Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 40-2018
4.10.2018

Әдәби сәхифә 40-2018

Шәфкать Ганиев фотосурәте

Роза Фәрхетдинова
Картлыгыбыз
(уены-чыны бергә)

Матур иде күзләр дә,
Нурлы иде йөзләр дә,
Сизелмичә узды гомер
Инде кердем көзләргә.

Көзгедә йөземне күрсәм,
Кайчан куркып китәмен.
Туксанга җиткән диярсең,
Җитмеш тә юк бит әле.

Хәтерләр дә әллә кая
Киттеләр сәфәр чыгып.
Суыткычны ачам да,
Карап торам онытылып.

Күздәге күзлекне кайчак
Эзлим дөнья бетереп.
Кибеткә, даруханәгә
Чыгам исемлек төзеп.

Ишек тапмыйм, төнлә йөрим
Үз өемдә адашып.
Керү-чыгу юлын эзлим,
Куллар белән кармашып.

Аяк-куллар язылганчы
Ышкый-ышкый арыймын.
Иртән ботка пешерергә
Кайчак соңга каламын.

Балаларны озатырга
Гадәткә кергән инде.
Әби күңеле тыныч булмый:
Ач китәрләр шикелле.

Өй эшләреннән арынгач,
Карап алам көзгегә
Миңа аннан карап тора
Җыерчыклы йөз генә.

Бит очына, иреннәргә
Иннекләр сөртеп карыйм.
Азрак кабарып торсын дип,
Сирәк чәчемне тарыйм.

Болай гына матур булып
Калып булса иде дә.
Әллә нәрсә эшләп булмый
Җиткәч алтмыш җидегә.

Бер уй килде әле башка:
Ничек тә үзгәрергә!
Артистларны яшәртәләр
Эшләтмиләр ни генә?

Иренне, күз кабакларын
Укол ясап кабартып;
Тешләрне төптән куптарып,
Фарфор тешләр ясатып.

Нигә шулай яшәрмәскә,
Без алардан киммени?!
Экраннан мәңге яшь дип,
Тиккә мактыйлармыни?

Әнә алар очрашканда
Сорый алып баручы:
“Ничек сакландыгыз сез?” — ди,
Белмәгәнгә сабышып.

Артист нинди булыр иде
Үз көенә картайса?
Сәхнәдә кеше куркытып,
Бер тешсез җырлый калса.

Ни файда соң яшәртүдән
Тышкы кыяфәтеңне?
Ни дисәң дә, ул картлыктан
Качып булмый бит инде.

Бу буш сүзләр генә булды,
Гафу итә күрегез.
Картлыгыбыз тик бер килә
Кадерләрен белегез!

Ижау шәһәре.

Әлфирә Низамова
Бәхет

Өлкәнәю берни түгел,
Яшь булсын һәрбер күңел.
Булганына шөкер итеп,
Елмаеп үтсен гомер!

Елмаюлар нур өстәсен
Күзләргә, йөзебезгә…
Сөенеч өләшеп яшик
Без гомер көзебездә.

Картлык шатлык түгел, диеп,
Бик белеп әйтмәгәннәр…
Бик күпләр бит, кызганыч,
Бу яшькә җитмәгәннәр.

Чәчләрне ак бәс сарып,
Уңса да бераз күзләр…
Әбиләр чуагы белән
Яктыра бит ул көзләр.

Гомер көзләрендә яшәү
Үзе бәхет ләбаса…
Көзге кичтә шигырь туды
Өлкәннәргә карата!

Исәнбай авылы.

Гөлфия Исхакова
Өлкәннәр көненә

“Гомер үтә”, — диеп уфтанмагыз,
“Картлык килә”, — диеп моң басса.
Кайберәүләр пенсиягә чыккач,
Яши генә башлый ләбаса.

Яшь чактагы сыман көзгегә дә
Онытмагыз ешрак карарга.
Бәйрәмнәрдә иннек, кершән яксаң –
Яшьлек иңәр, булмас зарар ла.

Яңа туган таңга шөкер кылып,
Көч-дәрт алып омтыл яшәргә.
Дуслар белән бергә җыелганда,
Күңелләр бит кабат яшәрә.

Бер очрашу – үзе бер гомер, дип
Каршылыйбыз сезне яратып.
Бәхәссез ул – хезмәттәшләр белән
Утырулар хәтер яңартып.

Һәрбер кеше сезне хөрмәт итсен,
Гаиләгез булсын түгәрәк.
Өегездә бәхет ташып торсын,
Бәйрәмегез булсын мөбарәк!

Воткинск шәһәре.

Винер Садыйков
Укытучыма

Беренче укытучымны
Беркайчан да онытмам.
Күңел сандыгым актарып,
Хатирәләр яңартам.

Үзендә булган гыйлемне
Өләште укытучы.
Тормышка аяк басканда,
Киңәшләре булышты.

Китап-дәфтәрләр актарып,
Акбур коеп тактадан,
Кабат-кабат аңлатып,
Кагыйдәләр ятлатты.

Ул куйган дүртле-бишлеләр
Нигезе ныклы булды.
Уңышларга омтылудан
Тора тормыш юлы да.

Көзге алтын аяз көннәр
Мәктәпне хәтерләтә.
Әйләнә дә җитә көзләр —
Гомерләр бик тиз үтә.

Алтын көздә матур бәйрәм —
Укытучылар көне!
Чын күңелдән, укытучым,
Бәйрәмең белән сине!

Ижау шәһәре.

Шәфкать Ганиев
Мукшурым
Дөнья мәшәкатен читкә куеп,
Сабыр итеп торыр бар эшем.
Бер тутырып иркен сулар өчен
Туган якка кайтып килешем.

Чит-җирләрдә гомер иткән улын
Инеш, таулар мине сагынган.
Кайткан саен җаным тансыклаган
Җылы алам туган ягымнан.

Дөнья гизеп йөргән юлларым күп,
Ниндиләре генә булмады?!
Күңелемә, ләкин иң якыны —
Сиңа алып кайта торганы.

Онытылмый торган хатирә син,
Йөрәгемдә йөрткән бер җырым.
Еракларда яшәсәм дә, истә
Туган ягым — ямьле Мукшурым.
Ижау шәһәре.