Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 4-2018
24.01.2018

Әдәби сәхифә 4-2018

Бүре улый тулы айга карап,
Ул улавын кемгә юллыйдыр?
Әллә сөйгән парын югалткан ул…
Мәхәббәтсез яшәп булмыйдыр.
Азат Гаталы.

 

Саҗидә Аширова
Кичер, авыл

Кичер, авыл, сине ташлап киттем,
Алтын таулар, ләкин тапмадым.
Бәхеткәйләр күктән яумады,
Булган бәхетемне сакладым.

Ташлап киттем, кичер, зинһар, мине,
Бик сагынам сине, Сарашым.
Синдә калды тәүге мәхәббәтем,
Синдә калды йөрәк сагышым.

Язлар җиткәч, туган якларым
Гөл-чәчәккә, ямьгә күмелә.
Чит-җирләрдә яшәп гомер итәм,
Йөрәк-бәгырьләрем өзелә.

Рәхмәт, Ижау, мине ят итмәдең,
Тормыш кордык, дуслар табылды.
Шәҗәрәмнең нәсел агачы
Бу җирдә дә җәйде тамырны.

Ижау шәһәре.

Роза Фәрхетдинова
Эт язмышы

Этләрнең дә кешеләр күк
Була тугры булганы.
Солдатлар белән беррәттән
Ил сагында торганы.

Җинаятьләрне ачуда
Зур булышчы да алар.
Кайда яшерсәләр дә,
Наркотикны табалар.

Чылбырга бәйләнеп куеп,
Көн-төн йорт саклаучы да.
Ялгыз калган кешеләрнең
Хәлләрен аңлаучы да.

Ижау шәһәре.

Әлфирә Низамова
Әйтә алмыйм

Мин акыллы, диеп әйтә алмыйм,
Ялгышлар да булды тормышта.
Хаталанып, сабак ала алдым
Рәхмәтле мин шуңа язмышка!

Сөйкемле мин, димим, юләр түгел
Үз-үземне шулай мактарга.
Тик шулай да хәтер кайтып килә
Чәчәк кебек чибәр чакларга.

Сабыр, диеп, мин мактана алмыйм,
Үксегән бар кайгы-сагыштан…
Егылмаска өйрәткәне өчен
Рәхмәтле мин ошбу тормышка.

Мин юмарт, дип шапырына алмыйм,
Саран булам кайчак чарасыз…
Нишли алам: күңел юмарт та ул,
Тик кесәләр һәрчак акчасыз.

Көчле мин, дип, аваз сала алмыйм
Беләгемдә көчем чамалы!
Акыл белән йөрәк тапты һәрчак
Көчлеләрне егар чараны!

Мин бәхетле, диеп кычкыралмыйм
Бәхетле күк бүген булсам да…
Ә иртәгә?! Шатлык, кайгынымы —
Кемне кертер ишек, бусага?

Исәнбай авылы.

Асия Корбангалиева
Әйбәт сабак

Син кырын карыйсың бүген,
Сәбәбен беләм.
Мин сиңа яхшылыкларны
Эшләдем гелән.

Яхшылыкларны күп кылдым,
Чамасыз, бик күп…
Күп булгач, бәясе төште,
Тәме китте күк.

Гел-гел килеп булышканга
Ияләштең дә,
Хәзер шуны гадәт итеп
Көтәсең көн дә.

Үзеңә яманлык булып
Кайтмасын дисәң,
Кемгә яхшылык кылырга –
Белергә икән.

Син кырын карыйсың бүген,
Сәбәбен белдем.
Кырын карап, рәхмәт сиңа,
Шәп сабак бирдең.

Әгерҗе шәһәре.

Асия Мөхәммәтова
“Яңарыш” — рухи азык

“Яңарыш”ны укымасам,
Йокы керми күземә.
Газетаны укый-укый
Сихәт алам үземә.

Хикәяләрен укыйм да,
Кайтам күк яшьлегемә.
Яшьлек турында уйлану
Күзләрне яшьләндерә.

Һәрбер битен укып барам,
Чишәм башваткычларын.
“Яңарыш”та барсы да бар,
Рухи талчыкса җаның.

Язылырга онытмагыз,
Милләттәшләрем, сез дә.
Татар рухы алып керер
“Яңарыш” сезнең өйгә.

Можга шәһәре.

Вәсилә Баймурзина
Авылым

Авылым юк инде, хәзер бары
Ике зур тау аның урынында.
Шул ике тау сөйли алыр кебек
Авыл фаҗигасе турында.

Халыкны тараткач, мәҗбүриләп,
Монда бульдозерлар килгәннәр.
Кырлар ашлыйбыз, дип, тирес белән
Кирмәнчектәй таулар өйгәннәр.

Шушы таулар итеп өйгән балчык
Ярамаган һичбер нәрсәгә.
Таулар шаһит булды вәхшилеккә —
Калыр алар зур су килсә дә.

Тукта, чү! Хәрәкәт бар авылда,
Тора анда бер йорт – өч кеше.
Авылымны саклый изге җанлы
Габдулла исемле йорт хуҗасы —
Авылыбызның изге кешесе!

Дулесово авылы.

Ринат Батталов
Авыр заман

Ни булса да, түрә хаклы бездә,
Ялганлауга инде өйрәндек без.
Бер бүленмәс Рәсәй, дия-дия,
Камыт кигән аттай көйләндек без.

Арыш, бодай үскән басуларда
Чәчмиләр дә хәзер, урмыйлар да.
Иген иккән чәчкеч, ургычларны
Талыйлар да хәзер, урлыйлар да.

Әллә кайда биш йөз дуңгыз үлгән,
Бер авылның калган бәрәңгесе.
Ат, сыерлар булган фермаларда
Үрчи хәзер әрлән белән күсе.

Шөкәтсезлек өсти баганалар,
Авышканнар, тәмам калҗайганнар.
Эшсезлектән газап чиккән халык
Кайсы киткән, кайсы картайганнар.

Карт-корылар яши нәфсен тыеп,
Кулларында дисбе белән Коръән.
Ат уйнатыр чаклар инде үткән,
Һәркайсының үз сиксәне сиксән.

Югарыдан акыл өйрәтәләр,
Укымышлы Мәскәү яраннары.
Арыш чәчеп, арпа уралар, дип,
Кул чабалар аңа калганнары.

Чуерташлар кебек шомарганнар,
Теләмиләр безнең исәнлекне.
Кануннары юнәлтелгән, фәкать,
Онытырга татар икәнлекне.

Җитми безгә, җитми бердәмлек,
Татарлык җитми, «Мин кем?!»лелек.
Татарлыкны оныта барган саен,
Каплый бара җирне ятимлек.

Түрәләрдән ярдәм көтеп ятсак,
Хәер сорап, кулны сузачакбыз.
Сайлау көне кабат якынлаша,
Тузачакбыз әле, тузачакбыз.

Ижау шәһәре.