Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 39-2019
26.09.2019

Әдәби сәхифә 39-2019

Зөһрә Камалиева
Әбиләр чуагы

Күк йөзендә ямьле кояш көлеп,
Нурын сибә алсу гөлләргә.
Хисләр өермәсе урап алып,
Үткән яшьлекләрне эзләтә.

Җылы һава куенында изрәп,
Һәр чәчәк кояшка үрелә.
Яшәү тәмен тою ләззәтеннән
Тормыш ваклыклары сүрелә.

Бакчаларның шау чәчәктә чагы,
Ак өметтә чагы дөньяның.
Хәтта үзгәртергә мөмкин сыман
Язмышларның күктә язганын.

Талгын җилләр туктап тыңлый хәтта
Чикерткәнең ярсып җырлавын.
Күңелләргә дәрт кабыза торган
Мизгел ул – әбиләр чуагы.

Чагылдыра күзне якты кояш,
Күбәләкләр бүлә уемны.
Хәтерләтә бакчам яшьлегемдә
Такыялар үргән болынны.

Кызып, чабып, тормыш куам диеп
Кабаланып йөрер чак түгел.
Яшәү ямен тоеп, салмак кына
Яши торган вакыт бу мизгел.
Ижау шәһәре.

Асия Корбангалиева
Яшәү җыры

Гаҗәп сентябрь урманы –
Анда көз, яз янәшә.
Тынгы белмәс яшь күңелем
Мине урманга дәшә.

Яз димичә, нәрсә дисең,
Яшел үлән аланда.
Кояшның җылы нурлары
Иркәли җанны таңда.

Бәлки, көздер… Бер аланда
Алтын яфрак бәйрәме.
Көзнең чуар келәмендә
Миләш, балан бәйләме.

Кай чәчәкләр сула, шиңә,
Кайберсе чәчәк ата.
Урман шулай яшәү җырын
Төрле тонда яңарта.

Әгерҗе шәһәре.

Элмира Нигъмәтҗан
Үзгәрсәм
(уены-чыны бергә)

Пока бабочка может летать, совершенно неважно, насколько изношены ее крылья. А если бабочка не может летать, бабочки больше нет.
Виктор Пелевин

Моңарчы язган җырларым
Моң һәм зар тулы икән.
Мин үзем дә чамадан тыш
Хисләрнең колы икән.

Тутырылган хатирәләр
Күңелемә дынгычлап.
Уйларыма биреләм дә
Йоклый алмыйм тынычлап.

Арынам әле алардан –
Үкенүләр, газаптан.
Хис-тойгымны вагоннарга
Төяп читкә озатам.

Капчык-капчык бу йөкләрне
Хәл җитмәсә ташырга,
Туры килер, хакын түләп,
Йөкчеләрне дәшәргә.

Юуук, ташып бетерерлекме,
Кемнең килсен көченнән,
Булмаса, мин уйларымнан
Үзем китәм, күченәм.

Күченәм еракка түгел,
Тик күршедәге йортка.
“Хис белән яшәмә!” — диеп
Тоткан идегез утта.

“Син хыялый бәндә инде!” —
Дигән идегез бит сез.
Яшәп карагыз бераз
Сез дә элекке минсез.

Булды бит авырлык белән
Үпкә күтәргәнем дә
Дөресен әйткән сүземнән
Читкә этәргәннәргә.

Хәзер битараф буламын,
Бернигә каршы дәшмим!
Барсына күзне йомам да
Таш дивар сыман яшим!!!

Нигә әле бу тормышта
Дөреслекне эзләргә?
Булмаган гаделлек эзләп,
Өметеңне өзәргә?

Мәгънәсенә төшенмәслек
Уйлардан китсәң ерак,
Дөньясы да, бәлки бераз
Күренәдер яхшырак.

Ялагайлар, куштаннарга
Карап елмаям читтән.
Күп очрадылар юлымда,
Андыйларга күнеккән.

Хисләремә йозак куям,
Салкын кан итсен хөкем.
Борчый алмас моннан соң
Беркайчан мине беркем.

Таушалмас, йончылмас башка,
Саклыйм йөрәкне хәзер.
Хисләргә әйләнеп кайтмам:
Үземә бирдем әмер.

…Гаҗәпләнеп карап тордым
Шул булачак үземә.
Җансыз тәнне кызганудан
Яшьләр тулды күземә.

Ижау шәһәре.

Чулпан Нурмөхәммәтова

Көз икән

Көз икән урамда
Сизмәдем.
Көннәрнең кояшын
Күрмәдем.

Әнкәйне югалткач,
Моң, бушлык.
Җанымда җан өзгеч
Тынычлык.

Яфраклар коелган —
Белмәдем.
Каплаган әнкәйнең
Эзләрен.

Чәчәкләр, үләннәр
Саргайган.
Әнкәем эзләре
Югалган.

…Ничә көз үтсә дә,
Тик һаман
Кайтыр күк әнкәем-
Сагынам…

Әгерҗе шәһәре.