Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 39-2018
27.09.2018

Әдәби сәхифә 39-2018

Альбина Гайнуллина
Көз

Кызара баланнар… Кызара.
Җәй-килен тутыра бирнәсен.
Белдек лә баланың беркөнне
Туган йорттан чыгып китәсен…

Ник авыр соң шулай озату,
Ятларга бирүе кызыңны?!
Күр әле, ак күлмәген салып,
Баланнар да инде кызарды…

Кайнанадай сабыр елмая,
Тәрәзәмә карап, юмарт көз.
Бәлешем өлгерде, чәй куям,
Кодалар, кунакка килегез!

Кызара баланнар, кызара…
Ачысын да алыр кыраулар.
Бәхетле булсыннар балалар,
Сындырмасын берүк сынаулар.

Җәй-килен бирнәсен төйнәгән,
Әй, гомер, кайчаннар өлгергән?!
Кодалар да түрдә, көзләр дә…
Очырабыз кошлар нигездән.

Казан шәһәре.

Әлфирә Низамова
Яхшылык

Бер уч яктылык эзлим мин,
Эзлим җирдән яхшылык.
Күп тә түгел, күз төбенә
Кырып кына салырлык.

Уңга барам, сулга борам
Мәкер җирдә, хыянәт…
Хөсетлек, ялган, алдашу,
Әйтерсең лә кыямәт!

Илләр дошман бер-берсенә
Арада караңгылык…
Ничек яктылык табарга
Зууур күперләр салырлык?!

Салават күпере төсле
Җиде төстән торганын,
Яхшылык, ярдәм, игелек
Шәфкать, дуслык корганын!

Ничек барсын җыярга соң
Уртак олы табынга?!
Ничек ышандырырга соң
Яхшылыкның барына?!

Игелекләр кылыйк, дуслар,
Яхшыртыйкчы дөньяны!
Бер уч яктылык тусын дип
Яздым мин бу язмамны.

Исәнбай авылы.

Саҗидә Аширова
Ике кызым — багалмам

Ике кызым – багалмам,
Сезгә карап туялмам.
Иминлек, бәхет телимен
Кабул итче, бер Аллам!

Туганлык җебе нык булсын,
Бер-берегезне саклагыз,
Ике туган – бер йодрык.
Өметләрне аклагыз.

Оныклар бүләк иттегез,
Шул түгелме зур байлык?!
Дөнья малына кызыкма,
Матди байлык — бер айлык.

Калдыра алмыйм байлык:
Алтын-мәрҗән, таш пулат.
Дус булып, тату яшәгез –
Миннән сезгә васыять.

Ике кызым – күз нурым,
Мәхәббәтем җимеше.
Сез минем киләчәктә
Картлыгымның өмете.

Ижау шәһәре.

Лилия Рә
Ышанам

Дустым, берәр ишеткәнең бармы икән
«Сак белән Сок»ның бәетен?
Очратканың бардыр микән җаны үлгән,
Үзе тере кеше «мәетен»?

Синең дә бар микән сызланганың, күреп
Улын җуйган ана күзләрен,
Йөрәгеңнән үткәрдеңме икән аның
Таммый каткан ачы яшьләрен.

Дустым, син дә үти алган булсаң иде,
Бабакаеңның әйткән нәзерен.
Гомер баскычына үрмәләсәң иде
Ким-хур итми аның нәселен.

Таеп китеп, син баскычтан очкан мәлдә
Җирдә тотты микән фәрештәң.
Шул фәрештәң яшәтәме икән сине
Мәхрүм итми якын кешеңнән.

Балаң..? Сабыеңны үлем тырнагыннан
Йолкып-тартып ала алдыңмы?!
Керфекләрең какмый чыккан атналарда
Акылыңда чак-чак калдыңмы?

…Ут астында өстәл… “ак халатлар”, пычак…
Күрдеңме син өстән үзеңне?
Тормыш җебең өзелерлек минутларда
Ачтың микән көчләп күзеңне?..

Бар да синең белән бәхилләшкәч,

Тәңрем чабакладымы яңагыңны?
Балаларың хакы өчен кайттыңмы син
Ике-өч урап теге дөньяны?!

Синең истәлекләреңне кузгатамы
Туган якка кайтыр юлларың,
Кайткач, игътибар иттеңме әтиеңнең
Кан тамыры бүрткән кулларына?

Әтисезләр ятим бит ул… Чынлап ятим!
…Икеләтә ятим әнисез…
Әниләрдән калгач, дускай, беләсеңме,
икеләтә… юк, мең ятим без!

…Шакмак тәгәрмәчле, йөге шыгрым тулы…
Шундыйрак шул гомер арбасы…
Сиңа язган язмыш юлы буйлап
Тартасы да аны тартасы…

…Бар да шулай булса,
Сак-Сок сагышын син
Бик ышанам, дустым, аңларсың…

Сарапул шәһәре.

Рәмис Хаҗи
Исәнбаем

Кояш балкый тик синдә,
Иртәдән кара төнгә.
Җәннәт иле тик синдә
Булыр гомер-гомергә.

Чакыр син мине кышын
Һәм дә эссе җәйләрне?
Мин сагынып кайтамын
Тәпи баскан җирләрне.

Үзең олуг, халкың күркәм,
Газиз җирем — Исәнбай!
Урманың- җиләк-җимешкә,
Халкың синең моңга бай.

Шушында үстек, ныгыдык,
Буй җиткәнне сизмәдек.
Шәһәрләргә таралышып,
Сине никләр ташладык?!

Ашыгам, сиңа кайтам,
Йөрәгем түзмәс бүтән.
Гафу ит син, Исәнбай!
Газизең китмәс бүтән.

Сарапул – Исәнбай.