Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 38-2018
20.09.2018

Әдәби сәхифә 38-2018

Роза Фәрхетдинова
Әбиләр чуагы

Әбиләр чуагы – табигатьтә бәйрәм,
Чәчәкләр дә әле түтәлдә.
Зәңгәр күктән кояш нурын сибә,
Бар галәм сөенә бу хәлгә.

Агачлар да затлыдан киенгән,
Ябынып гәрәбә шәлләрен.
Озагырак торса иде икән
Көзнең бу гаҗәеп мәлләре.

Ижау шәһәре.

Гыймран Сафин
Нәфес

Бу кешегә һәрчак нидер җитми:
Кара икмәк булса, ак җитми,
Шуышып йөргән чакта – аяк җитми,
Җәяү йөргән чакта ат җитми…
Әнгам Атнабаев.

Изге китап яхшылыкка өнди –
Укып кара һәрбер хәдисне.
Бу адәмгә нәрсә җитми икән
Җиңәр өчен кара нәфесне?

Меңе булганнарга миллион кирәк,
Көмеш булса, җитми алтыны.
Комсызның җанын-тәнен яндыра
Иблис төрткән утның ялкыны.

Комсызга чын матурлык кирәкми,
Чүп тоела гөлнең нәфисе.
Күзен һәм вөҗданын каплаган
Мәңге туймас кара нәфесе.

“Үзгәргәндәй тоела бар дөнья,
Кара итеп күрә ак төсне.
Үз рухына хуҗа итеп куйган
Изгелекне түгел – нәфесне.

Адәм туймый – һаман байлык җыя,
Белми алда нәрсә күрәсен.
Комсызлыкның нәфесен җиңәр өчен
Тәмуг уты кирәк, күрәсең.

Ижау шәһәре.

Фәридә Айдарова
Сагыш

Урам буйлап атлыйм:
Көз сулышы,
Көзге төсләр,
Яфрак исләре.
Җанны өтеп ала
Көзге җил дә,
Искә төшереп
Соңгы сүзләрен…

Урам буйлап атлыйм
Берьялгызым.
Көзге сагыш,
Ахры, үзем дә.
Ышаналмам
Якты кояшка да.
Торалмадың
Син дә сүзеңдә…

Әгерҗе шәһәре.

Гөлфия Исхакова
Көз

Сары яфраклар коелып җиргә ятты,
Әйтерсең лә янар кояш күлгә батты.
Елый-елый ак болытлар төсен җуйды,
Көйсезләнеп, көз килене яшен койды.

Оялгандай шәрәлектән каен-таллар,
Җылы эзләп, бер-берсенә сыеналар.
Авылдагы калай башлы йорт-куралар –
Шыбыр-шыбыр яңгырларда коеналар.

Очар кошлар көньякларга юл алдылар,
Күңелләргә онытылмас моң салдылар.
Күгәрченнәр ямьли җирне парлы-парлы,
Җор чыпчыклар сикерешә әрле-бирле.

Тәлгәш-тәлгәш кызыл балан уттай яна,
Тамчы-тамчы кояш кунган гүя аңа.
Усал җилләр зәһәрләнеп канат изи,
Табигать фасыл саен үзен бизи.

Воткинск шәһәре.

Зәбир Хәлимов
Аерылулар очрашуга илтә

Озаттың да аны озын юлга.
Җирдә калдың, җирдә яшисең…
Ләкин ул юк, инде хәзер син дә
«Әни!» диеп көн дә дәшмисең.

Атар таңнар алда күпме — белмим,
Сагынулар гомер кыскарта.
Юанырга улың, кызларың бар,
Оныкларга карап көч арта…

Тормыш мәңге шулай: берне тапсаң,
Югалтасың ничә мәртәбә…
Һич үзгәрми гасыр арты гасыр,
Ходай сызгангамы тәртибен.

Тик яшибез әле өмет белән,
Очрашулар — оҗмах барында.
Гөнаһлардан тизрәк арыныйк та,
Гөрләшик без тагын, тагын да…

Яр Чаллы шәһәре.

Рәйсә Зарипова 
Уйлану

Менә тагын бүген кичләр җиткән
Кояш баеган, намаз укылган.
Капка төбендәге утыргычка
Ялгыз карчык чыгып утырган.

Ага икән гомер дигәннәре
Агымнарын булмый туктатып.
Тузып барган өйнең түбәсенә
Яңгыр гына ява тып та тып.

Уйлый шунда гомер үткәннәрен,
Уйлый шунда баштан кичкәннәрен.
Һәм сагынып искә ала шунда
Бу дөньядан инде киткәннәрен.

Ялгыз гына калган минутларда
Уйлыйсың да, хәйран каласың.
Ә алдагы көндә киләчәктә
Ниләр көтә адәм баласын?!

Әкрен генә һаман яңгыр сибә,
Һич керәсе килми өенә.
Яңгыр түгел, гүя моң сибелә,
Сагышланган ялгыз күңеленә.

Кайтып булмый кире үткәннәргә,
Кешеләрне йөртә язмышлар.
Һәм төзәлмәс үкенечләр кала,
Тормышыңда булса ялгышлар.

Кичкетаң авылы.