Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 37-2019
12.09.2019

Әдәби сәхифә 37-2019

Асия Корбангалиева
Гөмбә җыяр чак

Без – гөмбә патшасы, диеп,
Кукраеп утыралар:
Горур-мәгърур эшләпәле
Урман бизәге алар.

Тыгыз тәнле, гаҗәп тәмле,
Табын күрке – ак гөмбә.
Бик әйбәт каен гөмбәсе,
Майлы гөмбә, гөрәҗдә.

Без көн саен каеннарга
Сәлам биреп кайтабыз.
Кайтыгыз гөмбә җыярга,
Гел шәһәрдә ятмагыз.

Әгерҗе шәһәре.

Рима Зарипова
Тәүге тапкыр

Быел тәүге тапкыр мәктәпкә
Оныгым ашкынып җыена.
Китап, киемнәре, сумкасы –
Әкрен-әкрен бар да җыела.

Оныгыма карап искә алам
Өч баламның мәктәп елларын.
Олы бәхет бит ул – көтеп алу
Сабыеңның укып кайтканын.

Үзебез дә мәктәп бусагасын
Тәүге тапкыр атлап кердек бит.
Укытучы апа күзләреннән
Дөнья матурлыгын күрдек бит.

Озын-озак кебек тоелса да,
Бик тиз үтә мәктәп еллары.
Ул чакларны һич кайтарып булмый,
Сагындыра яшьлек юллары.

Кешелекле булсын килер буын,
Компьютерлар урап алса да.
Шөкер диеп, сөенергә язсын
Мәктәп белән саубуллашканда.

Кичкетаң авылы.

Азат Гаталы
Алда әле

Алда әле кояш нурларына
Чәчәкләрнең үрелеп үсүе.
Болыннарны парлап узган чакта
Тирбәлеп башларын июе.

Алда әле кичен күккә карап
Теләк теләп, йолдыз аттыру.
Ике йолдыз кара-каршы килеп,
Мәхәббәтнең хисен арттыру.

Алда әле хатирәләр буйлап
Ялгышны төзәтеп узасы.
Яшим диеп, яшәп канатланып,
Бу тормышның ямен сузасы.

Алда әле, бар да алда әле,
Үтсәләр дә яшьлек язлары.
Алда көтә гомер көзләренең
Язларга тиң сөю назлары.

Ижау шәһәре.

Альбина Гайнуллина

***
Бу җилбәзәк җәйнең вакыты да
Итәгедәй кыска шикелле…
Тәрәзәмә җилләр белән бергә
Көзләр төшә ахры ишелеп.

Син оныткан җырның сүзләренә
Иярә дә күңел, бер тына.
Чәчәкләрем яңгырларга түзә
Бер җылы карашың хакына.

Ә син оныт, сүзен дә, көен дә,
Яңа җырлар өйрән, бигайбә!
Мин үз җаем белән генә, сиздермичә,
Кайтыштыргалармын бу җәйгә.

Әлфирә Низамова
Көзге халәт

Көзе генә түгел,
Көннәре дә елак.
Өер-өер болыт йөри
Көне-төне елап.

Юеш салкын җиле
Үзәккә үтеп исә.
Яшьләр коя-коя,
Яфрак җиргә төшә.

Күк күзенә кунып,
Кояш багып ала…
Ул арада йөзен
Тагын болыт сара…

Әйтерсең лә, кемдер
Суын биреп тора.
Болыт–иләк шуны
Иләп-сибеп тора.

Төбе тишелгәндер,
Диләр бу күкләрнең…
Кемнәр күргәннәр соң
Анда төп барлыгын?!

Ишеткәнебезчә —
Күкләр җиде каттыр…
Күкләр күзе яшьле —
Монысы хактыр?!

Елатмаска иде дә бит
Болыт-күкләрне…
Сискәндерә, уйландыра
Бу хәл күпләрне.
Исәнбай авылы.

Рәмзия Җиһангәрәева
Көзге уйлар

Тынып калган таллар, оеп кына
Көтә көзнең килеп җиткәнен.
Усак яфраклары бертуктамый
Лепердәшеп сөйли үткәнен.

Вакыт үткән саен хатирәләр
Яңара да, искә төшәләр.
Сары яфрак сыман узган гомер,
Хатирәләр миңа дәшәләр…

Гамәлләрең дөрес, төз булдымы,
Рәнҗеш кермәдеме эшеңә?
Авырлыклар китермәдең микән
Гаиләңә, якын кешеңә?

Үпкәләшеп озак йөрмәдеңме,
Туганнарың белән үч тотып?
Күрше-күлән хакын хакладыңмы,
Исәнләштең микән уч тотып?

Балаларың хөрмәт итәләрме,
Якын итеп, хәлең белешеп?
Яннарыңа бик еш киләләрме
Шатлык-сагышларын бүлешеп?

Дөрес яшәдеңме, ий, кардәшем,
Хәрам кермәдеме малыңа?
Үз-үзеңә җавап таба алсаң,
Тынычлык табарсың җаныңа…

…Гомер көзләренә кереп барам
Шул сораулар өзә үзәкне.
Бер күз ачып ябу арасы ла –
Гомер кыска, бирә кирәкне.

Кичкетаң авылы.