Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 37-2018
13.09.2018

Әдәби сәхифә 37-2018

Әлфирә Низамова
Гомер көзем

Кемнәр әйткән көзләр сары диеп,
Кемнәр әйткән – көзләр сагышлы?
Мең төсләргә манып, нурга төреп,
Яктыртты ул минем язмышны.

Кемнәр әйткән көзләр салкын диеп,
Яңгыр ява диеп тоташтан.
Күңел күгем аяз — бер болыт юк
Шатлыкларым күккә тоташкан!

Гомер көзем җимешләрен бирә
Ак биләүдә онык кулымда!
Көннәремне ак шатлыкка төрде
Ниләр языйм көзләр турында?!

Көзләр дә бит якты, көләч икән,
Көлә икән ул да шатлыктан!
Бер Ходаема мең рәхмәт укыйм
Гомер көзләремне яктырткан!

Исәнбай авылы.

Азат Гаталы
Якынаер йөрәк арасы

Мәхәббәтне юк дип сызып атма
Төзәлер бер күңел ярасы.
Сүнде дигән хисләр кабынырлар
Якынаер йөрәк арасы.

Мәхәббәт ул бүген яралмаган,
Заман агымында йөзеп яши.
Кемнәргәдер бәхет китерә ул,
Ә кемнедер ипләп кенә тешли…

Язмыш утларында янганнары
Кинәт сөю юк дип йөри башлый,
Кемдер читләр бәхет китерә дип
Янда булган газиз ярын ташлый.

Ташлый да ул, вакыт үткәч кире
Кайтырга юл эзли кирегә.
Ә ярату бит ул — көчле сынау
Бары көчлеләргә бирелә!

Мәхәббәт юк диеп сызып атма,
Төзәлер бер күңел ярасы.
Сүнде дигән хисләр кабынырлар
Якынаер йөрәк арасы.

Ижау шәһәре.

Зөлфия Муллина
Сусау

Бармы сусаганнарыгыз
Коеп яңгыр яуганда?
Сагынасызмы зәңгәрлеген
Төннең, айлар тулганда?

Көтә беләсезме икән
Озак, хәбәр килгәнен?
Тоясызмы күз яшенең
Ничек тозлы икәнен?

Мәхәббәттән, саф сөюдән
Ерак йөрми үч-нәфрәт…
Каерсаң әгәр канатын,
Көтмә коштан мәрхәмәт!

“Бу бит әле яз гына!…”
Диеп әйтә алырсыңмы
Ялган кушып әз генә?

Яшәвеңнең мәгънәсен син
Күрәсең, әйт, нидә соң?!
Яңгыр коя, ә мин сусыйм,
Нигә икән, нигә соң?

Исәнбай авылы.

Альбина Гайнуллина
Ашыктырма!

Көннәр… Төннәр…
Бертуктаусыз алышына!
Исең китәр бу елларның агышына…
Кичә генә кояштай балкыган кала да
Бүген сагаебрак киткән сыман.

Төннәр… Көннәр… Һаман шул көй инде.
Ашыктырма, заман.
Ашыктырма!
Таш урамнар арасында һава җитми кайчак
Минем төсле авыл баласына.

Ә син барын төяп тормыш арбасына
Ашкынасың.
Шайтан куган сыман.
Күрәсеңме, төннәр озыная.
Йолдызлар да
Кабына бит күктә, сынап кына…
Ашыктырма!

Казан шәһәре.

Асия Корбангалиева
Алай түгел, болай ул

Чыныгу һәм үсү өчен
Авырту тою кирәк.
Шуны җиңгәч көчлеләнә,
Үзгәрә безнең йөрәк.

Бар нәрсә дә вакытлыча,
Яраң булса, төзәлә.
Җәй озын дип онытылма,
Ул тоташа гел көзгә.

Дулкынлану, зар елаудан
Үзгәрми синең тормыш.
Бу хәл тиздән үзгәрәчәк –
Шуны аңларга тырыш.

Һәрбер көрәш – алга таба
Бер-ике адым атлау.
Көрәш киртә түгел – алга
Бару, үз юлың саклау.

Кайберәү сине ошатмый –
Синең проблема түгел.
Эшлисең зур ышаныч белән
Кушканга синең күңел.

Буласы әйбер булачак,
Кабул итәргә тырыш.
Табу булмый югалтусыз –
Шулай корылган тормыш.

Баш имичә алга барсаң,
Көчең артыр көн саен.
Язмыш тиешле ярыңа
Китерер табып җаен.

Әгерҗе шәһәре.

Флүсә Хуҗина
Оныттыра алсаң, оныттыр

Онытырмын диеп өметләнмә,
Җаның бар чагында тәнеңдә.
Көндезләрен күз алдыңнан китмәм,
Төшеңдә булырмын төнен дә.

Исләреңә төшәрмен әле мин
Сызылып кына таңнар атканда.
Бергә булган чаклар искә төшеп,
Моңсу булыр кояш батканда.

Онытырмын диеп өметләнмә.
Эзәрлекләр сине күзләрем.
Яннарыңда мәңге яшәсәм дә,
Бетмәс кебек әйтер сүзләрем.

Син онытсаң, мин дә онытырмын,
Оныттыра алсаң, оныттыр.
Ярты гасыр чорны онытырлык
Беркемдә дә кодрәт-көч юктыр.

Сәхрә авылы.

Ибраһим Биектаулы

Хыял

Болыт булып оча акбүз атлар,
Иярлисе иде шул атларны!
Җиңел кичәр идем давылларны,
Кайдан алыйм шундый канатларны?

Кояш

Иртән ерак сәяхәткә чыга,
Көнен – эштә – күкләр гизә Кояш –
Мәхлүкләргә бәхет ул өләшә,
Ял итәргә кереп китә нык арыгач…

Кем көчле?

Ерткыч коралы – теше.
Кирәксә, эшли эшен.
Ни белән көчле кеше?
Дошман итә үз ишен…

Заман һәм проблема

20 нче гасыр башы проблемасы –
Михнәт чиккән,
җимерелгән кул арбасы.
Яңа гасырның төп ярсыткычы –
компьютерның микроб
кергән программасы…

Ижау шәһәре.