Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 36-2018
6.09.2018

Әдәби сәхифә 36-2018

«Бакча яме» конкурсы. Мидхәт Равилов, Ижау шәһәре.

Гыймран Сафин
Телефонга карап

Заманында күп газаплар белән
Омтылдык без белемгә-аңга.
Хәзер җиңел: белемне “алалар”
Карап бары тик телефонга.

Китап булды юлдаш, буш сүзне
Сукмадык без беркайчан санга.
Хәзер җиңел имеш, белем “эсти”
Багынып утырып телефонга.

Дуслар белән эчкерсез сөйләшеп,
Рәхәтлек ала идек җанга.
Күпләр җан-тән агуын таба
Карап хәзер тик телефонга.

Трамвайда аяксыз инвалид
Бара көчсез-хәлсез басып.
Әзмәвердәй егет утыра
Телефоны артына посып.

Халык түрә патшалыгына
Ничек керергә дип баш вата.
Кабинет хуҗасы яшь ханым
Телефоныннан гайбәт сата.

Мәктәптә уку җиңел хәзер,
Дәрескә караш “аннан-моннан”.
Укучының иң мөһим эше –
Дәрес алу текә телефоннан.

Космик кораб ясаучы Россия
Телефон ясый алмас микән?
Кытай телефоннар кертмәсә,
Тормыш тукталып калмас микән?

Ижау шәһәре.

Рәзилә Хәмидуллина
Соскы

Карашы хәйләле, сүзләре ясалма —
Икейөзле булу нәкъ шулай башлана.
Никадәр бәлаләр тагыла башына
Үзе үк болгата агуны ашына.

Ул була арада һәрвакыт бердәнбер,
Елмаеп салам-чөй кыстыра кемгәдер.
Кирәкмәгән җиргә һәрвакыт ул тыкшына,
Ничек тә башлыкка ярыйм дип тырыша.

Түкми-чәчми тапшыра ул җыеп алып,
“Соскы” дидек бер шәп исем  уйлап табып.
Эш күрсәтеп йөреп тора анда-монда,
Ярый әле укымаган югарыда.

Монда берне, анда өчне әйләндерә,
“Буйдакларны” күз йомганчы өйләндерә.
Йомшак җәеп катыга да утырта тиз,
Бар нәрсәдән ул хәбәрдәр, без белмибез.

Дүрткә-бишкә тапкырлады, бик шомарды,
Күзгә карап тезгә типте, әй алдады.
Ә кемгәдер яшен түкте чын күңелдән
Аңлашыла, тагын яңа битлек кигән…

Арабыздан чыгыштыра шуның ише
Һәрвакытта үзе булып калмый кеше.
Ясап йөргән икейөзле астыртыннар
Ни кызганыч, арабызда һаман да бар.

Югарыга күтәрмиләр андыйларны,
Дәрәҗәсе түбән төшкән кеше ярлы.
Кеше алдында яши калып ул оятка,
Соскы булды, чат ябышты кушаматка.

Иж-Бубый авылы.

Винер Садыйков
Тынычлык булганда

Солдат кебек басып атлап йөрсәң,
Сәгать кебек типсә йөрәгең,
Сәламәтлек, бәхет, юлдаш булса,
Ходай бирсә яшәү көчләрен.

Кошлар сайрап торса тугайларда,
Шаулап үссә иген кырлары,
Күгебезнең тынычлыгын саклап,
Уяу торса илем уллары.

Без яшибез, димәк, уфтанырга
Моңаерга безгә сәбәп юк.
Көннәр уза, вакытларны,
Аккан суны булмый туктатып.

Ижау шәһәре.

Гөлфия Исхакова
Мәктәп көтә

Рюкзаклары инде әзерләнгән,
Дәфтәр, китап барлый балалар.
Җәйге ялдан сәләт, көч, дәрт алып,
Мәктәпләргә китә баралар.

Мәктәп формасы да көтеп тора,
Шкафларга элеп куелган.
Һәр укучы бер сыйныфка үскән,
Күңелләргә белем уелган.

Сентябрьдә мәктәп ишекләре –
Киң ачылып барлый киләсен.
Укытучы һәм дә укучыга –
Рәхим ит! – ди, — әл дә, килгәнсең!

Китап йозакларын ачып куеп,
Өләшенә белем һәркемгә.
Тик, тырышып уку гына зарур,
«Икеле»сез! «Дүртле», «бишле»гә.

Воткинск шәһәре.

Зәнфирә Дәүләтшина
Күгәрченнәрем

Пар күгәрчен китте оясыннан,
Кайтмаслар шул кире ояга.
Иртә таңнан безгә бәхет теләп,
Кемнәр “Балам” дияр дөньяда.

Иртән торсам, күңел сезне көтә.
Кире әйләнеп кайтыгыз ояга.
Парлап кына гөрләп яшәгәндә
Ниләр булып куя дөньяда.

Уйланам да, хыялланам ахры,
Күзем бер ноктага төбәлә.
Шул ноктада әти-әнием дә
Пәйда була, нидер сөйләнә.

Күгәрченнәр үскәч балаларын
Яннарыннан очыра далага.
Ата белән ана изгелеге
Сагыш булып кала балага.

Әниләр дә күгәрченнәр кебек
Безне очырганнар як-якка.
Иртә таңнан исләренә алып
Сәлам көткәннәрдер шул чакта.

Яңа Аккуҗа авылы.

Роза Фәрхетдинова
Хакым бармы?

Язмышыма каршы баралмадым,
Аның агымына иярдем.
Ничек булыр иде каршы барсам,
Туктата алмыйм уйлар йөгәнен.

Үз уй-тойгыларым читкә куеп
“Син исән бул” диеп яшәдем.
Хакым бармы үземне уйларга?
Язмышымнан сорап дәшәмен.

Ана хакы — иң кадерле нәрсә,
Аны һәркем белә көн кебек.
Тик йөрәктә йөрткән сөйгән ярсыз
Яшәүләр да кара төн кебек.

Әнкәй, бәлки син дә елыйсыңдыр
Күктән тормышымны күзәтеп.
Теләгәнчә узмады гомерләр,
Хәзер инде булмый үзгәртеп.

Уйлар өермәсе алып кайтты
Язмыш дигән олы сүзләргә.
Туганда, күрәсең, язылгандыр
Түзәргә, тагын да түзәргә.

Ижау шәһәре.