Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 35-2018
29.08.2018

Әдәби сәхифә 35-2018

«Бакча яме» конкурсы. Асия Әхмәтова, Ижау шәһәре.

 

Ибраһим Биектаулы
Пирамидалар да…

Пирамидалар алдында –
Тузан кеше гомере дә.
Безнең бәхет эленеп тора
Үрмәкүчнең бер җебендә.

Безнең хыялларның чиге
Каплый Кояшны, Җир шарын.
Безгә насыйп түгел – өзү
Гөнаһларның чылбырларын.

Кем чәчкән безне бу Җиргә –
Төсле төрле түтәлләргә –
Сөю гөле булсын, дипме?
Чүп үләне булсын, дипме?

Таркалмасмы гасырларда
Биомассаның акылы?
Явыз яндырмасмы Җирне?
Мөмкинме безгә котылу?

Мәңгелек җәннәт тормышы –
Рәхәттер ул, тик шулай да,
Күпләр, уйлап башын ватмый,
Яши күнегелгән җайга.

Һәр көнең, сулыш мизгелең –
маҗарадыр, иң зур бүләк.
Дөрес, мәкер дөньясында
Мескен мизгел көтә кайчак.

Бүләк — гомер, шәмдәй, яна
тәү мизгелдән – кабергәчә.
Пирамидалар да иңә –
Буйсыналар серле көчкә…

Ижау шәһәре.

Гөлфия Исхакова
Төшләремә генә керәсең

Белсәң иде, эзлим, юксынамын,
Өзелеп, өзелеп китә үзәгем.
Күз алдыма килеп басасың еш,
Тешләремне кысып түзәмен.

Күзләреңне кайчак моңсу күрәм,
Төсен җуйган, җансыз, сагышлы.
Әллә күңелең сизеп үзенә алды –
Күңелемнән чыккан агышны.

Иреннәрең тойдым иреннәрдә
Җылың тойдым, тик бу – төш иде.
Уяндым да күктән аваз килде
«Язмышлардан узмыш юк инде».

Воткинск шәһәре.

Саҗидә Аширова
Акча колына әйләндек

Әйләндерәләр дөньяны
Пыран-заран китерәләр.
Нәфесләре туймый һаман
Кесәләрен тутыралар.

Акча диләр карты-яше,
Акча диеп үләләр.
Халыкка салым салырга
Баш катыра түрәләр.

Халык әйтсә, туры әйтә –
“Башыннан чери балык”.
Үз кабыгына бикләнде
Ирек дулаган халык.

Акча кортына әйләндек,
Сәлам бирми күршеләр.
Акча диеп башы каткан,
Шулай яши кешеләр.

Ижау шәһәре.

Кәүсәрия Нуруллина
Сагыш

Бергә узган сукмаклардан үтәм,
Сары сагыш басты күңелне.
Түзә алмый янган йөрәгемә,
Каеннарга сөйлим хәлемне.

Оныта алмый татлы мизгелләрне,
Җаным елый, бәгырь өзелә.
Күз алдымнан китми синең сының,
Мөлдерәп яшь тула күземә.

Күзләремә карап тора идең,
Риза булып һәрбер сүземә.
Назлап кына, “җаный” диеп дәшеп,
Бәхет бүләк итеп үземә.

Ник ташландың ялкын кочагына,
Сөю канатларын көйдердең.
Газапларга салып җаныеңны
Кайгы күлмәкләре кидердең?

Аяз көнне яшен яшьнәде дә,
Мәңгелеккә сине урлады.
Көннәремне төнгә әйләндерде.
Кайгы-сагыш белән урады.

Йөрәгемне кысып учларыма,
Түзәм инде, түзәм, соң нишлим?
Яшәргә көч бир Раббым диеп,
Сабырлыклар сорап яшим мин.

Чайковск шәһәре.

Әлфирә Низамова
Өмет өзмә

Син озаттың мине сабыр гына
Һәм юаттың:»Тагын килермен».
Тетрәнделәр бары керфекләрең
Соңгы тапкыр күрү түгелме?…

Читкә бордың миннән күзләреңне,
Күрсәтмәскә теләп яшеңне,
Күкрәгемнән нидер сызып үтте —
Хәтерләтеп җәйге яшенне.

Күпме генә сабыр кылансаң да,
Күз яшьләрең төште тәгәрәп…
Ике бөртек яшең тамды, минем
Бәгыремне кисеп-телгәләп…

Ирләр өчен елау хас түгел дә…
Чү, ашыкма, елый ирләр дә.
Күңелен сагыш басса елый алар
Әрнү, югалтулар килгәндә…

Күз яшьләрең… Бары ике бөртек
Йөрәгемне әллә нишләтте…
Өмет өзмә, без яшибез әле
Син яшәрттең мине, яшәрттең.

Исәнбай авылы.