Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 34-2018
22.08.2018

Әдәби сәхифә 34-2018

«Бакча яме» конкурсына: Рәфинә Сабирҗанова, Кырынды авылы.

 

Зәнфирә Дәүләтшина
Туган авылым

Шөшле иде исемнәрең,
Туган авылым, хәзер — Аккуҗам.
Яңа буын аны белми калган,
Иске буын белеп оныткан.

Безнең авыл бик тә зур иде ул
Әби-бабаларым бар чакта.
Иртән торып намаз укыдылар
Илгә муллык теләп һәрчакта.

Һәрбер йортта бала-чага иде,
Без үскәндә бигрәк күп идек.
Биек тауда кышын чана шудык,
Ә җәйләрен суда коендык.

Без картайдык авылым белән бергә
Бер-бер артлы йортлар бикләнде.
Бергә уйнап үскән яшьтәшләрнең
Исән түгел инде күпләре.

Санап китсәң, бармаклар да җитми –
Хуҗасыз йорт бик күп авылда.
Балаларын көтеп торалардыр
Керә алмый дип капка төбендә.

Урамнарда шул йортларны күрсәм,
Эчтән елап үтәм баш иеп.
Алар безгә ялваралар кебек
“Бикле йозагымны ач!” — диеп.

Әй, Аккуҗам, шушы язмышыңнан
Кемнәр килеп йолкып алырлар?
Ата-бабам сөргән изге туфрак
Кемнәр кулларына калырлар?

Еллар узар, көннәр үтә торыр,
Җиргә кемнәр килеп, кемнәр китәр.
Ышанам, газиз җир, яшь буынга
Изге көннәр, бәхет бүләк итәр.

Яңа Аккуҗа авылы.

Асия Корбангалиева
Шигырь язумы шөгыль?!

Әйттеләр: “Тапкансың, һи, шөгыль,
Калыр синнән көл генә”.
Мин әйттем: “Янсын да дөрләсен,
Янмаган йөрәк нигә?“

Әйттеләр: “Сулышың, ут булып,
“Уфлап“ чыгар бөркелеп”.
Мин әйттем: “Ничек тә түзәрмен,
Сайладым аны белеп”.

Әйттеләр: “Давыл ул, җимерер
Ипле барган дөньяңны“.
Мин әйттем: “Туйдым гел
тынлыктан,
Күрим шаулы, яңаны”.

Мин әйттем: “Без бергә бәхетле,
Ул – җанымның балкышы.
Һәркемгә язган бит, дусларым,
Үз сайлаган язмышы”.

Әгерҗе шәһәре.

Әлфирә Низамова
Уйлар гына бергә

Төннәр – уртак, тик без аерым-аерым
Без икебез ике кочакта…
Уйлар уртак, уй-чыбыкны өстәп,
Җылынабыз уртак учакта.

Күзләр йомык, куллар назлый читне,
Күңел күзе сине иркәли…
Әй син, язмыш, газаплама мине
Бирче миңа, бирче иркәмне!

Ялганнарны төн карасы йота,
Тик һәр төннең була таңы да…
Күңел хыянәте тынгы бирми
Әрнү белән тулган җаныма.

Нигә язмыш усал шаярасың
Гашыйкларны ташлап чит-ятка?
Күпме җаннар берсен-берсе эзләп,
Төн чыгалар сөю-сукмакта?!

Төннәр уртак, тик без аерым-аерым
Без икебез ике кочакта…
Уйларыбыз уелып очрашалар —
Йолдыз атыладыр шул чакта!!!

Исәнбай авылы.

Гөлфия Исхакова
Авыл мине көтәдер

Җәй дә килде, тик җай чыкмый,
Кайтырга туган юкка.
Авыл инде сагынгандыр
Баскандыр чыгып сакка.

Көтәләрдер ак каеннар
Ефәк шәлләр бөркәнеп.
Печән вакыты җиткәндер,
Чабар өчен селтәнеп.

Сут җыядыр җиләк-җимеш,
Урманнарда, тауларда.
Бөреләнеп тама сагыш,
Кайтып бала чакларга.

Таллар да көтәдер мине,
— Кайтмый калмас бала, дип.
Җилләр аша хәбәр салдым:
— Көт кенә, көт, кайтам, дип.

Күз алдымда тыкрыклар,
Тауларга алып менгән.
Чуерташлы көмеш елга,
Гасыр буе түгелгән.

Әйләнмәле юллар әйди,
Әрәмәгә, Шушмага.
Тау-ташларны тишеп юлда –
Шифалы сулар ага.

Авылымның урамнары-
Уравымны көтәдер.
Балам сагынып кайткан, дип,
Яшәрепләр китәрдер.

Воткинск шәһәре.

Альбина Гайнуллина
Ташлар

Ташлы-ташлы яр буйлары…
Ташлы-ташлы юл башы…
Таш калалар, башкалалар
Төрлесеннәндер ташның.

Асылташларга алданган
Таш бәгырьләр дөньясы…
Юшкыныннан юашлыкның
Ничекләр котыласы?!

Вакыт-вакыт үземнең дә
Әйләнәсе килә ташка…
Катылыгым чамалы шул.
Үзгә җисем. Холкым башка.

Казан шәһәре.