Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 34-2017
24.08.2017

Әдәби сәхифә 34-2017

Гыймран Сафин
Уйлану

…Йөрәгемне былбыл чакты минем,
Һәм өздереп елан сайрады!..
Зөлфәт “Ходай сулышы”

Бар теләк тә чынга ашса,
Булмас иде кызык та.
Буш елларны гомереңнән
Атмас идең сызып та.

Газапланып, бәхет эзләп,
Бу җирдә йөрмәс идең.
Аз җиңүгә күп шатлану
Кадерен белмәс идең.

Тирләп-пешеп ватмас идең
Бу язмыш киртәләрен.
Уйсыз-хиссез үтәр иде
Кичләрең-иртәләрең.

Шагыйрьне хис яшәтә шул,
Яшәтми муллык-байлык.
Җырга-моңга бай кешегә
Нәрсә ул кесә сайлык?

Ул халкының үткәннәре,
Тарихы белән горур!
Рухы сыек, елак аңа
Читтән көнләшеп торыр.

Шагыйрь уе – канатлы ат,
Хыяллары ак җилкән.
Талант чишмәсенең көче
Халкын сөюдә икән.

Ижау шәһәре.

Фоат Кәримов
Кызыл Нарат

Кызыл Нарат авылы
Кама буенда гына.
Шул авылга кайттым әле
Күп еллар узгач менә.

Яшь чагында уйнап үстем,
Елгасында су кереп.
Гармунымда күп уйнадым,
Кызлар озата йөреп.

Биек тауларына менеп,
Җиләкләр җыя идем.
…Шул чакларны искә алгач,
Күңелләр тула инде.

Ижау шәһәре.

Азат Гаталы
Өзмәгезче

Өзмәгезче, зинһар, чәчәкләрне,
Аларның да яшәр хакы бар.
Өзеп алсаң, алар шиңә, кибә,
Үскән чакта алар матурлар.

Өзмәгезче, зинһар, чәчәкләрне,
Өзеп биреп үтми үпкәләр.
Мең-мең тапкыр тәэсир көчле, әгәр
Бүләк булып җирдә үссәләр.

Өзмәгезче, зинһар, чәчәкләрне,
Алар нинди зыян эшләгән?
Гайрәт чәчеп, йолкып йөргән кеше
Көчле түгел, үзе пешмәгән.

Өзмәгезче, зинһар, чәчәкләрне,
Хуш ис аңкып балкып үссеннәр.
Мәңгелеккә килми бернәрсә дә,
Гомерләрен яшәп үтсеннәр.

Ижау шәһәре.

Фәнсилә Шәйдүләтова
Мин сөяргә, ахры, тумадым...

Соңгы тапкыр сиңа карармын да
“Саубул”, — диеп кулым болгармын.
Һәм яныңа инде килмәм бүтән,
Читтән карап кына багармын.

Арабыздан искән салкын җилләр
Сөю агачларын сындырган,
Тамырыннан өзеп ташлаган шул,
Эзен генә уеп калдырган.

Эх син, сөю, нигә бик ашыктың?
Нигә киттең? Мин бит кумадым…
Һәр кешенең үз язмышы, диләр,
Мин сөяргә, ахры, тумадым…

Яр Чаллы шәһәре.

Зөлфия Муллина
Соңлап килгән бәхетем

Күз тимәсен, шау чәчәктә
Гомеремнең көзләре.
Шомырт күзләреңә багам:
“Кайда булдың элгәре?”

Бәхетсезмен, дип еладым,
Соңлап килде бәхетем.
Куллар кулдан ычкынмасын,
Син бит — алтын тәхетем!

Бергә үтик гомер юлын,
Безгә тиеш насыйбын!
Соңлап килгән бәхетем син,
Соңлап килгән насыйбым!

Сандугачлар һәр таң сайрар,
Бергә-бергә тыңларбыз…
Мин Ходайдан гомер сорыйм,
Ә сез бәхет юрагыз!

Исәнбай авылы.

Рәкыя Шәрипова
Дөнья матур

Дөнья матур, гүзәл табигате,
Һәр минуты – нинди хозурлык!
Бу санаулы гомер узган мәлдә
Язмышыңа шөкер кылырлык.

Шигырьләрем минем сезгә бүләк,
Иң кирәген эзлим сүзләрнең.
Утларында аның җылыныгыз,
Салкыннарын тоймый көзләрнең.

Шигыремә күчә матур хисләр,
Сүзләр белән сүзләр көрәшә.
Шигырьләрем аша алтын көздә
Күңел байлыгымны өләшәм!

Ижау шәһәре.