Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 33-2018
16.08.2018

Әдәби сәхифә 33-2018

Саҗидә Аширова

Сиртмәле кое

Сиртмәле кое. Ялгыз йорт.
Ә коесын күмгәннәр.
Тәрәзләргә такта кагып,
Ишеккә бик элгәннәр.

Заманында салкын суы
Шифа биргән күңелгә.
Сиртмәсенә карый-карый
Керфеккә яшь эленә.

Сиртмәле кое, ялгыз йорт
Көтә сыман хуҗасын,
Яшь вакытта уйламыйбыз
Гомернең тиз узасын.

Ялгыз йортлар, моңаешып,
Хуҗаларын көтәдер.
Нигез ташлары кыйшайган,
Кемнәр кайтып төзәтер?

Бәхет эзләп, яшь чакларда
Ашкынсак та чит җиргә,
Ике аршын урын сорап
Кайтабыз туган җиргә.

Ижау шәһәре.

Гөлфия Исхакова

Үзем генә…

Була кайчак үкереп елар чаклар,
Сагышлардан күңел тулган чаклар.
“Сабыр, сабыр!” — диям йөрәгемә
Бары үзем үз-үземне яклар.

Була шулай: яшьләр тамган чаклар,
Чәчәк сыман сулып сынган чаклар.
Өмет алга дәшеп атлата да,
Юк беркемем, хәтта якларга да.

Була шулай: шатлык тулып килә,
Көнче түгел, дуслар көлеп килә.
Йөрәк янган чакта берсе дә юк,
Яклаучым да, мактаучым да шул ук.

Төкермимен авыз тулы канны,
Тотып калам җилдә чыңлар чаңны.
Чөнки беләм бары үзем аңда –
Фәкать үзем генә аңлар җанны.
Бу — мин үзем!
Воткинск шәһәре.

Рәфисә Гыйзетдинова

Гомер мизгелем

Җәйге төннең саф һавасын
Рәхәт утыру сулап.
Узган гомернең җәйләрен,
Хатирәләрен уйлап.

Ялгыз гына, тып-тын гына,
Сеңеп төн тынлыгына,
Баганаларда ут яна
Төн караңгылыгында.

Арырак гөрли тормышлар –
Сату, яшьләр, тавышлар.
Әллә беркем дә йокламый,
Машиналар чабыша.

Минем гомер салмак ага,
Көзләремә керүем.
Күңелемә язып куям
Гомернең бу мизгелен.

Ижау шәһәре.

Шиһабетдин Садыйков

Булса әгәр…

Булса әгәр һәрбер кеше
Төпле акыл иясе,
Ул булыр иде дөньяның
Иң олы хәзинәсе.

Булса әгәр һәрберебез
Намуслы, тугры кеше,
Барыр иде бу тормышның
Уңайга һәрбер эше.

Булса әгәр һәрбер кеше
Уңган хезмәт иясе,
Булыр иде туган илнең
Хәерле һәр иртәсе.

Булса кеше шаян, хисле,
Күтәренке күңелле.
Яшәр идек бу дөньяда
Гел шатлыкта түгелме?!

Булса һәркем гаделлекнең,
Дөреслекнең иясе,
Булмас иде кан кою,
Ачы яшьләр түгәсе.

Булса кеше саф күңелле,
Әдәпле һәм тәртипле.
Булыр иде Аллаһ безгә —
Барчабызга рәхимле.

Газиз кешем, ниләргә соң
Үтәмисең боларны?
Бетмәс явызлыклар кылып,
Рәнҗетәсең дөньяны.
Ижау шәһәре.

Тәнзилә Хәбибуллина

Әмер

Гомер буе ашкынамын,
Бигрәк ярсу йөрәгем.
Шул йөрәккә гомер буе
Әмер биреп йөдәдем.

Ашыктырам йөрәгемне,
Дилбегәмне җибәреп.
Ничек булса, шулай кала,
Булмый икән үзгәреп.

Бар ялгышлар, бар язмышлар
Шул йөрәк аша уза.
Кайчак гаҗәпләнеп куям:
Бу йөрәк ничек түзә?

Олыгайгач та йөрәгемә
Мин һаман: “Алга! – димен. –
Гомернең кыл уртасында
Тукталып калма”, — димен.
Салагыш авылы.