Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 33-2017
16.08.2017

Әдәби сәхифә 33-2017

Ибраһим Биектаулы
***
“Кеше” дигәнең – сәер зат —
аңлый алмый дөньяны,
сөртенә, җан-фәрман чаба,
яхшырталмый ул аны…

***
Кырмыскалардан көнләшәм:
Бәхетле җаннар алар.
Туганлыкның чын үрнәге
бармы башка дөньяда?!

***
Капитализм гомерен
кемнәр әйтер наугад?
Кешелекнең җанын талкып,
озак яшәрме ул – гад?

***
Хәйям хакыйкатьне тапкан,
шәраб белән корып әңгәмә.
Ибраһим да яши бәйрәмдә –
нектар эчә бөек галәмдә.

Ижау шәһәре.

Венер Садыйков
Төсләр

Күкнең йөзе якты, матур,
Буяулар мул сибелгән.
Һәрнәрсәнең үз төсе бар –
Сихри җептән чигелгән.

Соры җирдә сары иген,
Җылы җәйләр җәйләгән.
Яшел урман, көрән таулар
Зәңгәр яулык бәйләгән.

Кояшның да үз нуры бар,
Ай да җирне яктырта.
Тәнем тели саф һаваны,
Җаным аклыкка тарта.

Күлдә йөзә ике аккош,
Сайрый сары сандугач.
Бәхетнең дә үз бер төсе
Буладыр шулай булгач.

Зәңгәр, кызыл, сары, яшел,
Карасыдыр, агыдыр.
Иҗатымның шул төсләрдән
Илһам алган чагыдыр.

Ижау шәһәре.

Әлфирә Низамова
Үткәннәрем кире кайталар

Кое капкачларын япкан кебек
Биклисе иде күңел капкасын.
Бимазалап, бер уч якты эзләп,
Үткәннәрем кире кайтмасын.

Язмышымның ачы ялгышлары
Кабат-кабат үзен акламасын.
Белеп, белми кылган гөнаһларым
Җанкаемны кат-кат вакламасын…

Соң инде, соң, диеп, үкенечләр
Хәнҗәр кадамасын йөрәккә.
Кирәк чакта — хәтер тишек иләк,
Ә болары китми йөдәтә…

Гөнаһсызлар, беләм, юктыр инде,
Кем кылмаган ялгыш-хаталар?!
Күңел капкаларын киереп ачып,
Минекеләр бик еш кайталар!…

Исәнбай авылы.

Раил Разов
Минем бәхет

Күңелемдә җәйдә тудың,
Кышта таптым үзеңне.
Йөрәгем төреп ялкынга
Әйттем сөю сүземне.

Кыш салкынында сөяргә
Тормыш үзе өйрәтте.
Гомергә суынмас итте
Мәхәббәтле йөрәкне.

Күздән күзләргә караштык
Һәм серләрне аңлаштык.
Йөрәкләрне җылытырлык
Сүзләр белән алмаштык.

Яңа җырым – яратуым,
Бәхет турында хәбәр.
Мәхәббәтем хак булмаса,
Янмас идем бу кадәр.

Ижау шәһәре.

Рәзилә Хәмидуллина
Буш вакыт булмасын икән

(Уены-чыны бергә)

Вакыт “үтереп” утырдым,
Тыңлап кеше гайбәтен.
Гөнаһ җыя-җыя шулай
Үтеп китте сәгатем.

Буш вакытның урыны түрдә,
Оныттырмый диванны.
Ни белән дәваларга соң
Зәгыйфьләнгән иманны?

Бүген эшлисе эшемне
Калдырамын иртәгә.
Бүген эшли ала идем,
Ялкау тия теңкәмә:

“Җитешерсең, эшләмә, — ди, –
Ашыккан ашка пешкән.
Күршеләреңә кереп чык,
Алар килен төшергән.

Кырын ятып, телевизор
Карасаң соң ни була?!
Керләреңне тутыр да куй,
Машина үзе юа.

Өең җылы, суың ага,
Ят түшәмгә төкереп.
Күпме генә тырышсаң да,
Эшне булмый бетереп…”

Дөрестән дә эш бетмәде,
Үзем беттем, ахрысы.
Көч-хәл белән селкенәмен,
Тазарганмын ярыйсы.

Үз өстемдә эшлим хәзер,
Нишлим китереп тоткач.
Рәхәтлеген үзем сиздем
Буш вакыттан котылгач.

Берәр файдалырак гамәл
Уйлап табыгыз сез дә.
Булмасын диеп буш вакыт
Телим һәрберегезгә.

Иж-Бубый авылы.

Рима Зарипова
Хөрмәтлә өлкәннәрне

Дулкыннары нык булса да,
Сулар үргә акмый шул.
Сулар кебек шаулап үткәч,
Яшьлек кире кайтмый шул.

Яшьлек матур, яшьлек батыр,
Яшьлек гүзәл җырга тиң.
Җырның азагы булгандай
Яшьлек бит ул уза тиз.

Күңелләр гел яшь калса да,
Гомер үтә, яшь бара.
Олыгайган көндә никтер
Хәтерләр бик тиз кала.

Юктан гына күңел тула,
Күзләр никтер чылана.
Тормыш рәхәт үтә, әмма
Йөрәк һаман уйлана.

Әй, яшь дустым! Чын күңелдән
Зурла өлкән кешене.
Кадер-хөрмәт тойсын алар
Бер көн түгел, һәр көнне.

Кичкетаң авылы.

Роза Фәрхетдинова
Җавапсыз мәхәббәт

Көтеп еллар узды, күңел моңнан сулды,
Ник тилмерттең, нигә килмәдең?
Күзләрдә моңсулык, сине күрә алмагач,
Нурлар сипми минем йөзләрем.

Гүзәллекне күрмим, ни эшләргә белмим
Син биләдең минем күңелне.
Гомерем буена бер күрергә теләп
Тилмерүдән шашам бит инде.

Җавапсыз булса да, йөрәгемдә йөрткән
Газаплы бәхетем син минем.
Яшьлегемнән алып янәшәмдә барган
Онытылмас озын мизгелем.

Йөрәк җавап эзли: нигә язмышымда
Синсез генә яшәү язылган?
Сагынып, уйлап, елап, әрнеп, йөрәгемдә
Сагышлардан яра уелган.

Ижау шәһәре.