Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 32-2017
9.08.2017

Әдәби сәхифә 32-2017

Шиһабетдин Садыйков
Кыз бала

Шаулап-гөрләп туйлар үткәч,
Кыз бала бик моңлана.
Үскән нигезен калдырып,
Ят җирләргә җыйнала…

Киләчәк бар гомер юлын,
Язмышын һәм бәхетен
Кыз багышлый сөйгәненә,
Аклар диеп өметен.

Кыз бала җыйнала юлга,
Зиһеннәре тарала,
Туган-үскән нигезеннән
Гомергә аерыла.

Биргән вәгъдә, әйткән антлар
Берүк җилгә очмасын!
Ир беләге һәм йөрәге
Кыз баланы сакласын!

Ижау шәһәре.

Зәбир Хәлимов
Унсигездә

Язлар җитсә, көтәм көз килүен,
Алтын көздән көтәм язларны.
Эзлим күктән яшьлек танышларым
Унсигезнең пар кыр казларын.

Унсигездә гел пар кошлар күрдек,
Унсигездә бар да бәхетле.
Күзләр белән күзләр очрашса да,
Кичердек без сихри рәхәтлек.

Гүзәл яшьлек күптән ерак калды,
Тик күңелем һаман яшәрә.
Кыр казларын күзләп канатланам,
Өметләнәм яшьнәп яшәргә!

Яр-Чаллы шәһәре.

Кәүсәрия Нуруллина
Син генә

Ышан минем сүзләремә,
Яратам сине генә.
Йөрәгемдә, уйларымда,
Син генә, гел син генә.

Син дә: «Яратам» , — дип әйтсәң,
Кочагыңда эрермен.
Иркәләрмен кадерлем дип,
Назларыма төрермен.

«Мин синеке генә», — диеп,
Әйтче инде үземә.
Бар дөньяны бүләк итеп
Бирер идем үзеңә.

Дөрләсен әле йөрәкләр,
Сөю ялкыннарыннан.
Меник әле, җитәкләшеп,
Тормыш баскычларыннан.

Чайковский шәһәре.

Гөлфия Фархушина
Гүзәллек

Җете зәңгәр күк йөзенең төсе
Чагыладыр аккан елгада.
Су буенда сылу камыш кызы
Шул елгада чәчен чылата.

Болыннарда шаулап үскән печән
Бары җилгә сөйли серләрен.
Шул болында яшел чикерткәләр
Эх, көйлиләр дәртле көйләрен!

Нәзек билле эшчән бал кортлары
Чәчәк балы җыеп очалар.
Челтәр күлмәк кигән күбәләкләр
Гөл таҗларын назлап кочалар.

Туймам, ахры, юк, мәңге туймам
Шушы матурлыкка сокланып.
Гап-гади бер авыл кызы булып,
Яшим жирдә, яшим шатланып!

Әгерже районы, Девятерня авылы.

Гыймран Сафин
Соңгы сүз
(Вилдан абый вафатына)

Үкенеч тә, аяныч та миңа,
Ирексездән күзгә яшь килә.
Өлкән абый китте бу дөньядан
Күңелдә ул мәңге яши лә.

Иң кирәкле сүзләр әйтелмәгән,
Хәзер генә төшә хәтергә.
Әйтерсең Газраил бармак яный:
“Үз киләчәгеңне хәтерлә!”

Иң кирәклесен дә оныттыра
Кайчак фани дөнья ваклыгы.
Чынлыкта бит энҗе-җәүһәрләрнең
Иң кыйммәте — йөзең аклыгы.

Сирәк очраштык шул гәпләшергә,
Дөньяның йомгагын сүтәргә.
Хәзер инде кабат очрашырга
Кирәк кыямәт көнен көтәргә.

Үкенергә сәбәп тә юк кебек,
Югалтулар… Тәңре язган эш.
Кайгы-хәсрәт, сагышлардан тора
Буын белән буын ялганыш.

Ижау шәһәре.

Рәзилә Хәмидуллина
Узды да китте гомер

Узды да китте гомер,
Сизелмәдеме элек.
Яшьлек белән орды-бәрде
Эшләнмәде дә кебек.

Йокылар да тәмле иде,
Тел йотарлык ашлар да.
Каядыр качты йокылар,
Тәм тоймыйм ашаганда.

Яшь вакытта бар нәрсәгә
Карый идем төкереп.
Кара төнгә кадәр сузам,
Ятам эшне бетереп.

Авыз ерык иде яшь чакта,
Хәзер тапмыйм кызыгын.
Шикәр шакмагыдай идем,
Олыгайгач бозылдым.

Куш йодрыкка төреп кенә
Тота идем дөньяны.
Узды да китте яшь гомер,
Сизмәдем дә мин аны.

Иж-Бубый авылы.

Роза Фәрхетдинова
Әй, кеше!

Җирдә мин хуҗа, дип йөрмә син,
Бар җиргә хуҗа бер Аллаһы.
Һәрбер кылган эшләрең өчен
Кирәк булыр җавап тотасы.

Җир тулы чүплекләр ясама,
Чисталык һәркемнән башлана.
Бер шартлар, аннары соң булыр,
Җир шары түзмичә шакшыга.

Гөрселдәп китерә давылын,
Боз итеп яудыра яңгырын.
Кеше соң барыбер аңламый
Ни өчен бу хәлләр булганын.

Җир-ана сыкрана, сызлана,
Күрә ул, әле дә түзә ул.
Яшә син кылып тик яхшылык,
Алдагы буынга үрнәк бул.

Җир-ана туйдыра баласын,
Үстерә мул итеп җимешен.
Беркемне дә мәхрүм калдырмый,
Һәркемгә чыгара өлешен.

Ижау шәһәре.

Әлфирә Низамова
Соңлап кына сизендем

Янәшәмдә идең дә бит
Югалттым… табалмадым.
Хәер, эзләп карамадым,
Кирәк дип санамадым.

Әле сөенеп тә йөрдем:
“Котылдым синнән!” — диеп.
…Инде ничә еллар яшим
Җанны сагышка төреп…

Киттең… Эндәшмәдем…
Кирәк дип санамадым.
Соңлап кына сизендем шул
Йөрәкнең канаганын.

“Әнә юлың, китә бир лә,
Күзләрем коры!” — дидем.
Сизмәмешкә сабыштым ла
Күңелем елый иде…

Ни чәчсәң — шуны урасың —
Сагышлар көлтә-көлтә…
Кылганлы басу түрендә
Хәтер йөрәкне өтә…

Исәнбай авылы.