Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 31-2018
1.08.2018

Әдәби сәхифә 31-2018

Каләм остасы Эльза Шагова Әгерже районының Яңа Аккужа авылында Фәйзи һәм Рәмзия Камиловлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Дүртенче сыйныфка кадәр авылда, сигезенче сыйныфка кадәр Тәбәрле авылы мәктәбендә белем алганнан соң, Түбән Кама медицина училищесына укырга керә. “Беренче сыйныфта укыганда әтием үлеп китте. Иң авыр вакытларым шул чаклар булгандыр, минемчә. Укуны да ташлап кайтасы килгән чакларым булмады түгел… әнкәемнең олы йөрәге, тырышлыгы, таләпчәнлеге, үземнең сабырлыгым аркасында укуны тәмамлап, Әгержегә эшкә кайттым”, — дип искә ала ул елларны Эльза.
Тормыш иптәше Фаиз Фаил улы белән өч кыз тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә кызлары тормышка чыгып, үзләре дә әни булып, бәхетле, матур гомер кичерәләр. Шаговлар гаиләсе Казанда яшәсәләр дә, Әгерҗе районы Яңавылда һәм Мукшур авылларында гомер кичерүче әниләре Рәмзия һәм Әминә ханымнарны хөрмәтләп, һәрдаим яннарына кайтып йөриләр.
Эльза ханымның 200ләп шигыре дөнья күргән, шуның 15енә көй язылган. “Яшәү – бәхет” исемле беренче шигырьләр жыентыгы да дөнья күргән. “Шигърият дөньясына кереп китүемә әле бары бер генә ел. Әтием юлыннан китәргә Ходай Тәгалә үзе юл күрсәтте, ахрысы. Тормыш кешене төрле яклап сыный, күрәсең… Сынмыйча, сыгылмыйча, яшәүнең кадерен белеп яшәү — үзе зур бәхеттер ул”, — ди шагыйрә, әңгәмәсен үз шигырь юллары белән дәвам итеп…
Яшәү рәхәт, яшәп булса икән
Адашмыйча барыр юлларда.
Бер-береңне хөрмәт итеп яшәп,
Һич калмыйча чит-ят кулларга.

Яшәү – үзе бәхет, әгәр балаларың
Хөрмәт итеп сине яшәсә.
Ходай биргән шушы гомерләрне,
Шөкер итеп, әгәр яшәсәң,
Иңне-иңгә куеп яшьнәсәң.

***
Яшәр өчен

Кайнарлыгын тоям сулышыңның
Яратасың мине, беләмен.
Сине назлап,сөеп яшәр өчен
Бу дөньяга мин бит килгәнмен.

Күзләр минем алдамыйлар сине
Алар сиңа сөйли дөресен.
Шул күзләрдән генә укып була
Гомер агышының барышын..

Гомерләр бит ике бирелми ул,
Яшәп калыйк әле сөелеп.
Син – минеке, мин – синеке, диеп,
Һәрбер туган көнгә сөенеп.

***
Мәңге яшә, минем бәхетем!

Мин бәхетле бары синең белән,
Тоеп яшим безнең бәхетне.
Син янымда минем мәхәббәтем,
Мин шуңа да бик нык бәхетле.

Әй, Ходаем, берүк күпсенмә син,
Күз тимәсен безнең бәхеткә.
Яратып һәм яратылып яшик,
Гомер үтсен иде бәхеттә.

Синең сөю миңа илһам бирә,
Булганыңа минем рәхмәтем!
Бары синең белән рәхәт миңа
Мәңге яшә, минем бәхетем!

 

Гыймран Сафин
Яшьлек сукмакларым

Туган якларыма кайтам әле,
Җан да, кан да анда тартадыр.
Анда тартып торган сихри көч
Һич кимеми – бары артадыр.

Яшьлек эзем калган сукмаклардан
Кулны артка куеп бер узам.
Күңелемне сагыш басып ала –
Тыныч кына моңлы җыр сузам.

Очраганнар гаҗәпсенеп карый –
Бер киная күрәм йөзләрдән.
Хиссиятсез заман белән бергә
Кешеләр дә ничек үзгәргән!

Чәчәкләрне өзеп иснәп карыйм,
Алар һаман тәмле исле ич!
Табигатьтә әле сакланган бит
Җаның куәт табар сихри көч!

Сөрелмичә калып, кылган үскән
Җирләр генә бары артканнар.
Күпләр дөнья куа… Кайберәүләр
Хәмер сазлыгына батканнар.

Табигатьнең матурлыгын күреп,
Мөкиббән китүче күрмәдем.
Йөрәкләргә дә юл асфальт бугай,
Тик мин ул юлдан йөрмәдем.

Төш вакыты. Болытлы көнем дә
Яктыргандай булды бер заман.
Авыл мәчете манарасыннан
Яңгырады шифалы азан.

Җылы керде җанга. Өмет артты
Тәңре саклар диеп халкымны.
Изге сүзләр юып алды кебек
Күңелдәге шомны, салкынны.
Ижау шәһәре.

***

Зөһрә Шиһапова
Җәйге иртә

Мин яратам каршыларга
Таңнан көннең иртәсен.
Күтәргәндәй булам үзем
Төннең серле пәрдәсен.

Менә җирем салмак кына
Уяна йокысыннан.
Чыклары белән юына
Кунаклар көткән сыман.

Әкрен исә таң җилләре,
Әнә офык кызара.
Тау артыннан кояш калка,
Җиргә карап куана.

Читән башына әтәч менеп,
Сәлам бирә, сөенә.
Кыз озатып, күрше егет
Кайтып килә өенә.

Җан керә кебек авылга,
Уяна йорт-тирәләр.
Кошлар сайрый бакчаларда,
Маллар тавыш бирәләр.

Мин күзәтәм, барсын тоям,
Барсына колак салам.
Тагын бер көн туды, диеп
Өметләнәм, шатланам.
Свердлау өлкәсе.