Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 31-2017
2.08.2017

Әдәби сәхифә 31-2017

Рәкыя Шәрипова
Тәүге мәхәббәт

Гомер чаба, куып җитеп булмый,
Әйтеп тормый гына ник уза?
Хисләремнән үргән мәхәббәтем
Такыялар сыман ник туза?

Күбәләкләр булып шашкан идем
Танышканда туган җирләрдә.
Аһ, үкенеч, шушы айлы кичләр
Калды бары сагынып сөйләргә.

Чал чәчемне үрсәм, ирексездән
Искә төшә тәүге мәхәббәт.
Әллә бәхет, әллә каты җәза —
Көчләп туа җанда бер рәхәт.

Ижау шәһәре.

Гөлфия Исхакова
Шатлык

Шатлык кунды, онык туды,
Бәхет тулды өйгә.
Күңел җыр сызды үзенчә
Милли матур көйгә.

Нәниебез – гүзәл кызчык,
Гаиләне нурлап,
Тавыш салды бу дөньяга,
Җәйнең көнен зурлап.

Фәрештәдәй алсу йөзле —
Күзләр аңар баккан.
Могҗизадай күктән төшкән,
Кояш чәчәк аткан.

Сандугачлар тавышына
Кушып бишек җыры.
Тармакларын җәйде нәсел,
Бәхетләр яугыры!

Оныккаем – алсу алмам,
Син бит йөрәк парәм.
Яшәү тәмем, киләчәгем
Инде синдә күрәм.

Воткинск шәһәре.

Фәридә Айдарова
Килер алар

Тагын килер алар:
Хисләр тулы язлар.
Берни аңламыйча,
Берәү аны назлар.

Тагын килер алар —
Сөю газаплары.
Әмма оныта алмам
Аңа карап бары.

Тагын килер алар
Ал розалар белән.
Килми калалмаслар
Күңелем белән сизәм.

Тагын килер алар —
Рәхәт, матур көннәр.
Бәлки, кемдер сиңа
Чиксез бәхет теләр.

Исләремнән чыкмый
Җәйге якты төннәр.
Йөрәккәем ярсый:
Юк ул сиңа тиңнәр!!!

Әгерҗе шәһәре.

Саҗидә Аширова
Кайтсам туган ягыма

Кайтсам әгәр туган җиремә,
Яшьлек сукмагыннан үтәрмен.
Үткән сукмакларга кире кайтып,
Хәтер йомгагымны сүтәрмен.

Кайтсам әгәр туган ягыма,
Күзәтермен чишмә агышын.
Чирәменә ятып тыңлармын
Җир-ананың җылы сулышын.

Туган ягым, гүзәл Тол буйлары,
Кала тавым — Урал дәвамы.
Яшәсәм дә ерак җирләрдә,
Онытырга сезне буламы?!

Ижау шәһәре.

Тәнзилә Хәбибуллина
Авылда

Күргәнегез бармы сезнең
Авылда таң атканын,
Иртүк кычкырып, әтәчнең
Халыкны уятканын?

Күрдегезме ак казларның
Су буена төшкәнен,
Таңнан торып, балыкчының
Күлдә ишкәк ишкәнен?

Авыл мунчасына кайтып,
Бармы чабынганыгыз?
Читкә киткәч, шул ләззәтне
Юкмы сагынганыгыз?

Мичтә пешкән коймак исен
Тоймаган икән кемнәр?
Һәркемгә көч, илһам өсти
Авылда үткән көннәр.

Сагынуларны кемнәр аңлар,
Читкә чыгып йөрмәсә.
Рәхәт кадерен кем белер,
Сагыш-михнәт күрмәсә.

Салагыш авылы.

Фәнсилә Шәйдүләтова
Сәер җан

Сәер җаным йөри бәхет эзләп,
Күктән якты йолдызкаен күзләп.
Караңгыда куркып, адашып,
“Хәлләрем шәп”, – диеп алдашып.

Сәер җаным сорый күктән ярдәм,
Ябылмасын, диеп, өмет пәрдәм,
Сабырлыгым җитсә иде, диеп,
Башкайларын аска түбән иеп.

Сәер җаным сәерлеген аңлый,
Тик, кызганыч, ул үзгәрә алмый.
Аңа ышанычлы терәк кирәк,
Тик сәерне аңлаучылар сирәк…

Яр Чаллы шәһәре.