Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 30-2019
25.07.2019

Әдәби сәхифә 30-2019

Роза Фәрхетдинова
Авыл яме

Авыл яме — сихри иртәләрдә,
Таң атканда, кошлар моңында,
Яз кошлары — сайрар сыерчыклар,
Сандугач, тургайлар җырында.

Авыл яме – күктә тезелешеп,
Җылы яктан кошлар кайтуда.
Җиргә яшел келәмнәр җәелеп,
Шомырт чәчәкләре атуда.

Авыл яме — урмам яңгыратып,
Ялгыз күке кычкыруында.
Ояларда нәни кошчыкларның
Канат сынап талпынуында.

Авыл яме, чаж-чож, иртә-кичен,
Тәмле сыер сөте савуда.
Сөт аертып, каймакларын җыеп,
Гөбеләрдә ак май язуда.

Авыл яме – ләйсән яңгырларда,
Чишмәләр челтерәп агуда.
Тырыш, булган авыл килененең
Җыр-моң көйләп, суга баруда.

Авыл яме – көнне төнгә ялгап,
Тракторчының җирне сөрүдә.
Йорт җирләрен саклап, этләрнең
Үтеп йөргәннәргә өрүдә.

Авыл яме – кытаклый-кытаклый
Тавыкларның күкәй салуда.
Әтәчнең, җим табып, кукыраеп,
Тавыкларын чакрып алуда.

Авыл яме – чия, алмагачта,
Безелдәп бал кортлары очуда.
Аллы-гөлле җитез күбәләкнең
Болын чәчәкләрен кочуда.

Авыл яме – җәй-кышка карамый,
Морҗалардан төтен чыгуда.
Туган якка дус-туганнар кайтып,
Сабантуйлар гөрләп узуда.

Авыл яме – җилләрдә чайкалып,
Басуларда икмәк үсүдә.
Чәчәкле болында бер-бер артлы
Кызарып җиләкләр пешүдә.

Авыл яме – печән өсте җиткәч,
Болын-кырда эскерт куюда.
Кызу урак өстендә амбарлар
Ашлык белән тулы булуда.

Авыл ямен әйтеп, сөйләп, язып
Мөмкин түгел санап бетерү.
Матурлыгын күреп, тоеп йөрим
Һәм ниятем сезгә җиткерү.

Ижау шәһәре.

Әлфирә Низамова
Гүзәллектән күзләр камаша

Кыр чәчәкләренә су сипмиләр,
Болын-аланнарда үсәләр.
Чәчәк исләреннән исерәләр
Авыл тугаенда иртәләр.

Яшел диңгез… Такыялар сыман
Йөзеп йөри гөлләр бәйләме.
Тәнгә җирдән сихәт күтәрелә
Тантана бу — күңел бәйрәме.

Кыргый кашкарыйлар, күктәтәйләр
Кыңгырау чәчәк, әнис, төймәбашлар.
Алар ташлап китмәс, алар кипмәс,
Туган җирнең җан җылысын саклар.

Күрче, аланнарда чәчәк туе!
Кәләш сыман ап-ак ромашкалар!
Аллы-гөлле үзәннәрне саклый
Чыршы, нарат, имән,төз наратлар.

Ак, шәмәхә, сары, зәңгәр, кызыл —
Гүзәллектән күзләр камаша…
Төсле җептән үргән келәмнәрдә
Бер йөреп кайт, хәйран-тамаша!

Исәнбай авылы.

Әминә Гайфуллина
Ялганчыга

Ялганчыны — Ходай дошманы, дип
Укыдым мин дини китапта.
Ходай дошманының урыны кая,
Беләсеңме икән шул хакта?

Булмаганны шулай, “Булды”, — диеп,
Ничек аны уйлап табасың?
Яшәвеңнең шунда мәгънәсе юк,
Рәнҗеш, каргыш, ләгънәт аласың.

Кызганмыйм мин сине. Ник дисеңме?
Намусың юк, калебең ялангач,
Үкенерсең, ләкин соң булыр шул,
Җавабыңны бирә алмагач.

Коръән аятьләрен таптадың син,
Ялган белән тормыш башладың.
Картлыгыңда кадерең, хөрмәтең юк,
Якыннарың сине ташлады.

Ижау шәһәре.

Рәмзия Җиһангәрәева
Парлы ялгыз

Парлы ялгыз гомер уздың,
Җаның җылы тапмады.
Сак-сок кебек ике якта,
Юлны томан каплады.

Ул сине өзелеп көтте,
Белдең дә бит… чараң юк.
Тормышыңа, яшәвеңә
Ялкын өрер чыраң юк.

Ялгыз аккош булып узды
Сөйгәнеңнең гомере.
Башканы җылыта алмады
Сүнгән учак күмере.

Ике ярда тилмерешү
Йөрәкне сыза икән.
Шуңамы, китү сәгате
Иртәрәк суга икән.

Кичкетаң авылы.

Асия Корбангалиева
Яңгырга ияреп…

Илерепләр елый җаным,
Елмаям, көләм үзем.
Түзим дигән сабырларга,
Ходаем, бирче түзем.

Күңелдә салкынча бушлык,
Йөрәк сыкрана, сызлый.
Үз-үземнән качар идем,
Юк икән, качып булмый.

Күңелгә иш – кара болыт,
Дип карап тордым уйлап.
…Яңгырга ияреп яшем
Агып китте юл буйлап.

Әгерҗе шәһәре.

Кәүсәрия Нуруллина
Хәтердә саклана

Күп еллар узса да,
Күп сулар акса да,
Туган як, балачак
Хәтердә саклана.

Еш кайтам авылыма,
Бик ерак булса да.
Балачак нигезем
Күптән буш калса да.

Җан сызлый: юк монда
Әткәем-әнкәем.
Каршы да алмыйлар
«Кайтты, — дип, бәбкәем”.

Әнкәем утырткан
Бакчада чияләр.
Гүя моңсу карап,
Башларын ияләр.

Ашкынып кайтмыйм мин
Элекке шикелле.
Капкалар, ишекләр
Булгангамы бикле?

Шунсына сөенәм:
Бикләнеп торса да,
Йорт-куралар исән.
Җыелабыз ел да
Туганнарым белән.

Чайковский шәһәре.