Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 3-2019
18.01.2019

Әдәби сәхифә 3-2019

Рәзилә Хәмидуллина
Могҗизалар эзлисе юк

Бер-берсенә охшамаган ак бөртекләр,
Берсен-берсе узыша-узыша күкне били.
Бу дөньяда кешеләр дә шундыйлардан
Уйлап баксаң, бу могҗиза түгелмени?

Бер-берсенә охшамаган басу-кырлар,
Калкулыклар, биек таулар итәкләре.
Яфракларга күз саласың – төрле бизәк,
Болар бар да Аллаһының хикмәтләре.

Сулар төрле: төчесе бар, тозлысы бар,
Тын күлләре, шаулап ага торганнары.
Бернәрсә дә кабатланмый, хәтта кышның
Ап-ак кары, җилдәй җитез бураннары.

Йомры йомшак булганнары бар арада,
Үткеннәре пыяла күк кисә торган.
Игътибарлы булсак әгәр тирә-юньгә,
Бар дөньябыз могҗизлар белән тулган.

Җәйләр, кышлар, язлар, көзләр үзгәрмәде.
Без үзгәрдек, түгел безне танырлык та.
Әллә кайдан могҗизалар эзлисе юк,
Тик күзләрне ачып карыйк чынбарлыкка.
Иж-Бубый авылы.

Әлфирә Низамова
Мәхәббәтнең яше юк аның

Сөю гөле күңелләрдә яши.
Каты япма күңел капкасын!
Ярат кына, бары ярат кына
Сөю гөлен сөю сакласын…

Ярат кына, бары ярат кына,
Сөй халыкны, халык дөньясын.
Онытма син: мәхәббәтле күңел
Бәхетеңнең асыл тоткасы!

Ярат кына, сөю китә димә,
Мәхәббәтнең яше юк аның…
Мәхәббәт ул булган, булачак та
Өрлеге ул ошбу дөньяның!

Мәхәббәт ул – тормыш җыры
Дәвамлысы, иң-иң асылы…
Мәхәббәтсез кем дөньяга килгән,
Мәхәббәтсез яши кайсыгыз?!

Исәнбай авылы.

Вәҗиһә Заһидуллина
Бәхетсез ата

Иксез-чиксез зәңгәр күкне гизеп,
Нурлы кояш бата офыкта.
Көчле язмыш җиле какты кинәт —
Ялгыз калды бәхетсез ата.

Алтын көзләр җитте, кышлар килде,
Җилләр исә аны кызганып.
“Йөрәк парәләрем килер әле,
Ярдәм итәр, җиңен сызганып”.

Көннәр үтә, салкын кышлар китә,
Язлар килә, дөнья яңара.
Балаларын көтә, өмет итә,
Хәлен белер, бәлки алар да?

Җиләкле җәй бик тиз үтеп китә,
Баш өстендә йөзә болытлар.
Күптән инде аның мөлкәтләрен
Тартып алган икән оныклар…

“Хәлең ничек, ялгыз яшисең?” – дип
Кызыксынмый хәзер балалар.
Ата ризалыгын сорамыйлар,
Түбәнлеккә төшеп баралар.

Ата җыйган малны тартып алып,
Бәхеткә ияме балалар?
Кадерләп үстергән газизләре
Турыга тәмугка баралар.

Тирә-якны караңгылык баса,
Күктә сүнә кояш нурлары.
Исән чакта кадерләрен белеп
Хөрмәтләмәгәч оланнары.

Ижау шәһәре.

Асия Корбангалиева
Кыш бабайга хат

Шигырь язам, җырлар язам
Туган җиргә карата.
Әй, ник әйтеп торам инде
Беләсез бит бу хакта.

Язар өчен илһам, каләм
Һәм ут яктысы кирәк.
Илһам килә, һәрвакыт бар
Иҗат итәргә теләк.

Өстәл лампасы бик якты,
Кирәк тик яхшы каләм.
Кыш бабайдан шәп язучы
Бер каләм көтеп калам.

Әгерҗе шәһәре.