Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 3-2018
18.01.2018

Әдәби сәхифә 3-2018

Әнисә Гыйззәтуллина
Этем дә ярап куя

Бала-чагалар үстереп
Гөрләгән чаклар кая?
Ялгыз калгач, бик зур иптәш –
Этең дә ярап куя.

Минем дә бар шундый дустым,
Ишегалдында иптәш.
Чыксам, өреп каршы ала,
Гүя бирә ул киңәш:

«Ялгыз калганга борчылма,
Ул синнән генә калмас.
Балаларың кайтып тора,
Алар сине ташламас.

Мин булырмын тугры иптәш,
Чит-ятларга карамам,
Майлы калҗа бирсәләр дә,
Ятлар кулын яламам».

Тәбәрле авылы.

Әминә Гайфуллина
Хыяллар, хыяллар…

Хыяллан син, моңа иреклесең,
Кемнең анда нинди эше бар?
Шул бәхетле – кемнең гомере буе
Хыялында йөртер кеше бар.

Ерактамы ул, якындамы —
Хыялда юк юллар барасы.
Юл арасын якынайтып була,
Якынаймый еллар арасы.

Күңелләрдән моңнар-хисләр ташый,
Хыялларга юк бит киртәләр.
Алар кайчак безне көтмәгәндә
Сихри иртәләргә илтәләр.

Хыялларым диңгез дисәләр дә,
Океаннарга тиңлим мин аны.
Хыялдагы кебек матур итеп,
Эх, төзисе иде дөньяны.

Ижау шәһәре.

Фәридә Айдарова
Ак карлардай түгелә хисләре

Бар җиһанга хуш ис, аклык бөркеп,
Бәхет булып оча ак карлар.
Кар-чәчәкләр бәйләменә төрелеп,
Күмелеп кала юлда яшь парлар.

Кар-чәчәкләр кайнар иреннәргә,
Бит очына кагылып алалар.
Ике язмыш юлы сүзсез генә
Бер сукмакка кушылып баралар.

Күзләреннән шатлык нуры булып,
Ак карлардай түгелә хисләре.
Хыялларның матур чынбарлыгы –
Ак кышларның туар кичләре.

Әгерҗе шәһәре.

Дилбәр Хәмәтдинова
Юллар

Кайда гына илтми юллар безне,
Тоташтыра ерак араны.
Адаштырмасын тик барыр юлда
Табигатьнең давыл, бураны.

Юллар, юллар… Тасма кебек алар
Офыкларга барып тоташа.
Шул юллардан барып, илдән илгә
Адәм белән адәм очраша.

Юллар… Уйландыра, моңландыра…
Фикер очын табу икеле.
Юлның да бит очы-кырые юк
Нәкъ әнә шул уйлар шикелле.

Юлга чыктым бәхетемне эзләп,
Бәхеткә илткән юл катлаулы.
Ышанам: бәхетем көтәдер,
Булмаса уйларым хаталы.

Гомер дә бит тоташ бер юл кебек
Сикәлтәле, озын, бормалы.
Кайсы тарафларда йөрсәм дә,
Өзелмәсен барыр юлларым!

Ижау шәһәре.

Рима Зарипова
Кеше китә, җыры кала

Тыныч иртә. Мәчет ягыннан
Әкрен генә агыла бер дога.
Димәк, кемдер бу дөньядан киткән,
Хәбәр итә шуны авылга.

Кемдер киткән… Яшьме, картмы,
Авырыпмы, әллә кисәкме?..
Кем булса да, кеше киткән инде,
Дөнья белән өзеп хисапны.

Кеше китә, җыры кала, диләр.
Нинди тирән мәгънә бу сүздә.
Җыр дигәнең – кылган гамәлебез,
Салган сукмагыбыз бу җирдә.

Һәркемнән дә үзенең җыры кала,
Гөрләп яши торган урында.
Тормыш җыры мәңге дәвам итми,
Туу булгач, килә үлем дә.

Җырга салган сүзләр аша гына
Искә алабыз киткән кешене.
Кеше китә, ләкин җыры кала
Юатырга моңсу күңелне.

Кичкетаң авылы.

Зәбир Хәлимов
Аерылулар очрашуга илтә

Озаттың да аны озын юлга
Җирдә калдың. Җирдә яшисең…
Ләкин ул юк, инде хәзер син дә:
«Әни!» — диеп көн дә дәшмисең.

Атар таңнар алда күпме — белмим,
Сагынулар гомер кыскарта.
Юанырга улың, кызларың бар,
Оныкларга карап көч арта…

Тормыш мәңге шулай: берне тапсаң,
Югалтасың ничә мәртәбә…
Һич үзгәрми гасыр арты гасыр,
Ходай сызгангамы тәртибен.

Тик яшибез әле өмет белән,
Очрашулар — оҗмах барында.
Гөнаһлардан тизрәк арыныйк та,
Гөрләшик без тагын, тагын да…

Яр Чаллы шәһәре.

Зөһрә Шиһапова
Туган йортымда

Мин тагын әткәм йортында
Иркәләнеп ятамын.
Кире кайтты вакытлыча
Ваемсыз балачагым.

Онытылды мәшәкатьләр,
Рәхәт шул миңа монда.
Яннарымда әткәм-әнкәм —
Яктырды бөтен дөнья.

Тукталсын барлык сәгатьләр,
Әйләнмәсен җир шары,
Озакка сузылсын әле
Очрашу минутлары.

Ижау шәһәре.