Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 29-2018
18.07.2018

Әдәби сәхифә 29-2018

Әлфирә Низамова
Минем дөньям

Минем дөньям үзгә инде,
Сезгә ошамас, бәлки.
Минем өчен ак томан — күл
Чишмә җыры –“Әллүки”…

Гаҗәп түгел егылмаска
Мин күкләргә тотынсам.
Чәчәк күзендә яшь күреп
Сөртергә дип омтылсам…

Гашыйкларга энҗе-сүздән
Сөю таҗы кидерсәм…
Кырмыскага дәү бер филнең
Горур башын идерсәм…

Сулар кире агып, әгәр
Язмышлар кушылсалар.
Җирне төн кочкан мизгелдә
Йолдызлар ватылсалар…

Ялган диеп уйламагыз,
Алдашмыйм мин ялгыш та!
Иҗат оеткысы салган
Ходай минем язмышка!

Исәнбай авылы.

Гөлфия Исхакова
Аллаһыга сыеныр вакыт җиткән

Кичә генә унсигездә идем мин…
Мизгел булып, гомер үтеп тә киткән.
Дога укып, намазлыкка басарга –
Аллаһыга сыеныр вакыт җиткән.

Күңелем яшьлектән чыкмый – адашкан,
Җан халәте күк беләнме тоташкан?
Балачагым итәгемә ябышкан,
Гомер юлларын санапмы ялгышкан.

Бер дустымны күреп, бүген шаккаттым
Сакал-мыек баскан йөзен ул картның.
Күз төпләре кара янган, таякта –
Кеше диярлеге бармы бу затның?!

Үзем сизми мин көзгегә күз салдым,
Карадым да үз-үземнән оялдым.
Телем-телем маңгай тулы җыерчык,
Кай арада сырып алган чукынчык.

Якадан алырга тора, ий картлык,
Бирешмичә каршы тору — ахмаклык.
Кая Коръән? Ашыгыгыз ярдәмгә,
Бер минутны сарыф итмик әрәмгә.

Воткинск шәһәре.

Тәнзилә Хәбибуллина
Ялгыз аккош

И, аккошлар бик күп килде
Быел яз Салагышка.
Авылымны якын итеп,
Ямь өстәп бу тормышка.

Наратлыкка якын күлдә
Йөзәләр парлы-парлы.
Нигә соң әле бер аккош
Аерылып артта калды?

Сискәндерә күңелемне,
Ник ялгызың син, аккош?
Бик озын юлда парыңнан
Аердымы әллә язмыш?

Өзгәләнә, бәргәләнә,
Парын чакыра бугай.
Әйтмәсә дә, сизеп торам:
Җаны нык сыкрый бугай.

…Туган якта ялгыз аккош
Адашмас микән ялгыш?
Күлдә ялгыз аккош күрсәм,
Йөрәктә туа сагыш.

Салагыш авылы.

Ибраһим Биектаулы
Кара кайгы

Ышандыра: могҗизалар,
Инкарнация-күчүләр,
Легендалар, әкиятләр,
Борынгы гореф-гадәтләр…

Күзгә сыйдыру – авыр хәл:
Галәмнәр, Аккош юлларын,
Тәмугның очы-кырыен,
Аллаһның мәрхәмәт чиген,
Кайдан ничек килгән бары?
Кайчан кайда китәр тагын?

Җанда – ярсу, кара кайгы –
Мәңгелеккә юкка чыгу…

Ижау шәһәре.

Зәйнәп Зәкиева
Күңел эзли

Өстәлләрдә ризык, кунак ашы,
Тик нәрсәдер җитми күңелгә.
Искә төшә кызыл бәрәңгенең
Күмелеп пешкәне күмергә.

Җиләк-җимеш – көньякта үскәне,
Күңел ни теләп сызланадыр?
Тәме телдә язын җыеп кайткан,
Урманнан сусыл кузгалагым.

Күңелемнең, тынычлыгын җуеп,
Ниләр эзләгәнен аңладым.
Кара күмерле бәрәңгеләрдә
Газиз балачагым калганын.

Актаныш районы,
Мерәс авылы.

Фәридә Айдарова
Гашыйклар вальсы

Ай нурына коенып, ике гашыйк
Вальс бии шашып.
Вакланмаслык булсын бу бергәлек –
Якынаеп басыйк.

Җаннан җанга күчсен бу җылылык,
Бөтерелеп очыйк.
Күзләр күзгә кушылып биегәндә,
Ай нурыннан качыйк.

Ул да, мин дә шул бер көйгә
Ирексездән гашыйк.
Бәхет нурына коенып, ике гашыйк
Вальс бии шашып.

Әгерҗе шәһәре.

Әминә Гайфуллина
Йөрәк сагышы

Ничә еллар үткән, сагынылган,
Туган якка кайтып барышым.
Тирәгемә туктап серем сөйлим,
Басылмасмы йөрәк сагышым.

Туган туфрагыма аяк бастым:
Таныш сукмак, таныш үләннәр.
Күз алдымда елгыр балачагым,
Үсмер чагым – икәү йөргәннәр.

Тирәк төбендәге зур таш та бар,
Элеккечә бар да исәннәр.
Тәүге мәхәббәтен аңлатырга,
Ничә буын килеп киткәннәр.

Син дә утырып мине көтә идең
Тирәк төбендәге зур ташка.
Язмыш шулай безне телгәләр дип,
Уйламаган идек ул чакта.

Утырдым да йөрәк сагышыннан
Балаларча үксеп еладым.
Бер бирелгән гомер сызып-әрнеп,
Сагыш белән үткән елларым.

Сөялдем дә барып өянкегә,
Китә алмый торам кузгалып.
Таш булып таш эреде
сагышлардан,
Таш елады мине кызганып.

Ап-ак чәчле таяк тоткан агай
Шулчак килеп ташка утырды,
«Очраштырырга вәгъдә иттең», — диеп,
Тирәкне әрләргә тотынды.

Авып төште утырган җиреннән,
Ул иде – ул! Җиргә егылды…
Ярдәмгә дип атлыйм аңа таба —
Өлгермәдем сузып кулымны.

Исемемне бары кабатлады,
Аңламадым соңгы сүзләрен.
Насыйп булды миңа иман әйтеп
Йомдырырга аның күзләрен.

Яшен яшьнәп, эре яңгыр яуды,
Күк күкрәде, таулар иңрәде.
Икебезнең дә сагыш күккә ашты,
Бар табигать кушылып елады.

Хуш авылым, тирәк, таныш сукмак,
Сау булыгыз, таныш үләннәр.
Йөрәк тибә телеп, телеп, телеп…
Сау булыгыз, мине белгәннәр…
Кире кайта алмый үлгәннәр…

Ижау шәһәре.