Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 29-2018
26.07.2018

Әдәби сәхифә 29-2018

Альбина Гайнуллина.
Мин дә бит берәүнең бәбкәсе…

Күршеләрнең ата казы искә төште әле менә…
Ак тәнемне тешләп, йолкыганы истә.
Сәер, кайчак адәм заты ата каздай,
Ысслап, тиктамалдан дулап килә өскә…

Күршеләрнең ата казы искә төште әле менә…
Урау юллар аша йөрткәне газаплап.
Ата казлы балачагым да бит
күптән үткән. Ярасы гына барды озакка.

Күршеләрнең ата казы искә төште, кызык…
Ул бит бәбкә саклый иде! Ул бит- әткә!
Күңелемне талап китте берәү беркөн,
Көчсезлегем күреп. Бер сәбәпсез.
Тиккә.
Казан шәһәре.

Асия Корбангалиева
Алай түгел, болай ул

Чыныгу һәм үсү өчен
Авырту тою кирәк.
Шуны җиңгәч, көчлеләнә,
Үзгәрә безнең йөрәк.

Бар нәрсә дә вакытлыча,
Яраң булса, төзәлә.
Җәй озын дип онытылма,
Ул тоташа гел көзгә.

Дулкынлану, зар елаудан
Үзгәрми синең тормыш.
Бу хәл тиздән үзгәрәчәк –
Шуны аңларга тырыш.

Һәрбер көрәш – алга таба
Бер-ике адым атлау.
Көрәш-киртә түгел, алга
Бару, үз юлың саклау.

Кайберәү сине ошатмый –
Синең проблема түгел.
Эшлисең зур ышаныч белән
Кушканга синең күңел.

Буласы әйбер булачак,
Кабул итәргә тырыш.
Табу булмый югалтусыз –
Шулай корылган тормыш.

Баш имичә алга барсаң,
Көчең артыр көн саен,
Язмыш тиешле ярыңа
Китерер табып җаен.
Әгерҗе шәһәре.

Рима Зарипова
Хатын-кыз бәхете

Хатын-кыз бәхетен аңлар өчен
Кирәкмидер бирү сораулар.
Туташларга, ханымнарга хәтта
Җылы карашта да дәва бар.

Чын бәхетнең серен ачып була
Үзең башта бәхет өләшсәң,
Яныңдагы якын кешеләрнең
Чын йөрәктән хәлен белешсәң.

Иң зур бәхет – дөньяга китергән
Кыз-улларың яныңда булса.
Бәйрәм көннәрендә, шау-гөр килеп,
Оныкларың сине ураса.

Үзең әни, үзең әби булу –
Бәхет өчен тагын ни кирәк?
“Үз бәхетен үзе тапты”, — диеп,
Юкка гына әйтмиләр, димәк.

Бәхеткә илтәсе юллар гына
Сикәлтәле була, чокырлы.
Шул юлларны дөрес үтә белү
Таләп итә бик зур сабырлык.

Бәхет телим һәрбер хатын-кызга
Сөенечләр телим, шатлыклар
Бу дөньяда яшәү – үзе бәхет,
Аннан да зур бәхет кайда бар?!
Кичкетаң авылы.

Роза Фәрхетдинова
Кайтыр нигез булмады

Ял җиттеме, бар да җыелышып,
Авылларга кайтып китәләр.
Ник кайтмаска, анда, балалар, дип,
Ата-аналары көтәләр.

Җомга җитсә, тәрәзәдән генә
Карап кала идем көнләшеп.
Кайтыр идем мин дә, диеп елап
Тыя ала алмый күз яшен.

Җиңелрәктер тормыш итүләре
Атаң-анаң көтеп торганда.
Синең өчен җанын-тәнен биреп
Үләргә дә әзер булганда.

Нигә, әткәй, алыштырдың безне,
Гаиләңне башка кешегә.
Сез булсагыз, бәлки минем язмыш
Болай ачы булмас иде дә.

Үзеңнең дә, шулчак минекен дә
Җимердең бит тормыш сукмагын.
Бөреләнеп кенә килгән чакта
Чәчәк ата алмый туктадым.

Язмышлардан узмышлар юк икән,
Тормыш юлы җиңел узмады.
Әткәй-әнкәй, диеп өзгәләнеп,
Минем кайтыр җирем булмады.
Ижау шәһәре.

Тәнзилә Хәбибуллина
Әткәм моңнары

Әткәемне юксынам да кайчак
Көйләп йөрим аның моңнарын.
Күз алдыма килсен әле, диеп
Урап кайтам йөргән юлларын.

Ул яраткан наратларга карап,
Серләремне сөйлим сагынып.
Исән булсаң, назлап сөяр идем
Иңнәреңә, әткәй, сарылып.

Иртәләрдә искә төшерәм дә
Әткәм җырлап йөргән ул чакны,
Моңнарына урап калдырган бит
Үзе йөргән барлык сукмакны.

Әткәм моңы гомер юлларымда
Мине һәрчак озата бардылар.
Саркып чыккан моң чишмәсе булып,
Йөрәгемнән агып тордылар.
Салагыш авылы.