Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 28-2019
11.07.2019

Әдәби сәхифә 28-2019

Әлфирә Низамова

«Недоступен…»

Их бу кесә телефоны
Кемнәр тапкандыр уйлап?!
Сөйләшү, фото, хисаплау…
Була уеннар уйнап…

Тик бер ягы һич ошамый,
Бер ягы барыбер ким:
Киреләнсә, кабатлый ул:
“Недоступен, недоступен…”

Ашыга-ашыга кабат җыям
Бер минут гомергә тиң…
Ә телефон җавап бирә:
“Недоступен, недоступен”

Бөтен яктан уңай үзе
Өйдә, бакчада, эштә…
Кемдер басып, кемдер йөреп,
Кемдер ятып сөйләшә…

Тиенде адәм баласы
Телефон –оҗмахка тиң.
Тик бер җөмлә кәеф боза:
“Недоступен, недоступен!”

“Вакытлыча!”, дип өстәсә,
Нишлисең соң, көтәсең…
“Недоступен” — араларны
Гомерлеккә өзмәсен!!!
Исәнбай авылы.

Азат Гаталы
Эх, бу вакыт!

Булсын иде вакыт — арба,
Сөйрәр идем бары алга.
Юк шул… вакыт — төпсез чана
Төшеп кала, эри карда.

Булсын иде вакыт — капчык
Саклар идем бәйләп, кочып.
Юк шул… вакыт — тишек янчык
Коела бара вакыт качып…

Тормыш яме

Яшел чирәм, болын исе,
Чәчәкләре — хәтфә юрган.
Яңгыр ява, кояш көлә…
Тормыш тора могҗизадан.

Агачлары чайкалалар,
Йомшак җилгә биреп аваз.
Бөгеләләр, сыгылалар,
Тезләнәләр укып намаз.

Кошлар сайрап ала кайчак,
Тынычлыкка бер ямь өстәп…
Бар да матур, аңлап булмый
Тормыш яме нинди төстә?
Ижау шәһәре.

Саҗидә Аширова
Гомер юлы

Ходай безне яралткан
Кирәк өчен дөньяга.
Биргән барлык мөмкинлекләр –
Корсын, дигән, оя да.

Биргән диңгез, күлләрен,
Урман, текә тауларын.
Биргән көчле ир-атларын
Җиңәргә дошман явын.

«Гомер» дигән сүзгә сыйган
Шул дөньяның барлыгы.
Күңелләрнең халәтендә
Аның киңлек, тарлыгы.

Тормыш юллары катлаулы,
Сынаулары җитәрлек.
Шул сынауларда чагыла
Безнең зиһен, зирәклек.

Дөнья кичү җиңел түгел,
Бар агы, бар карасы.
Күңел сафлыгын каралтмый
Килә саклап каласы.
Ижау шәһәре.

Гөлсәрия МИФТАХОВА
Рәхмәтле мин язмышыма

Рәхмәтле мин әти-әниемә,
Якты дөньяларны күргәнгә.
Рәхмәтле мин бик тә Ходаема,
Сау-сәламәт гомер биргәнгә.

Һәркөн рәхмәт укыйм язмышыма,
Яшимен мин аңа буйсынып.
Калган гомеремне узсам иде,
Бәхет, шатлыкларга туенып.

Рәхмәтле мин бик тә язмышыма,
Улым белән кызым булганга,
Парлы алар, балалары янда —
Тулы матур гаилә корганга.

Өзелеп яратамын оныкларны,
Сау-сәламәт кенә булсыннар,
Киләчәктә әти-әниләргә
Мәрхәмәтле булып калсыннар.

Тагын рәхмәтле мин язмышыма
Якын туганнарым булганга.
Туганнардан башка яшәп булмый,
Нинди генә язмыш булса да.

Дөнья матур, дөнья шундый иркен,
Кирәк кадерләрен белергә.
Ни юрасаң, шул алдыңа килә
Яхшы теләк кирәк теләргә.

Яшәүләрнең тәмен, ямен белеп,
Яшәргә дә әле яшәргә.
Гомерләрне бушка уздырмыйча,
Җитсәк иде әле йөзгәчә.

Тирсә авылы.