Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 27-2019
3.07.2019

Әдәби сәхифә 27-2019

Гөлфия Исхакова
Җәй уртасы

Җәй уртасы, аллы-гөлле
Табигать күлмәк кигән.
Кызарып пешкән җиләктән
Тәлгәшләр башын игән.

Агачларда кошлар сайрый,
Кояшлы көнне бизәп.
Күбәләкләр очып уйный,
Пар канатларын изәп.

Гүя гөлләр елмаялар,
Назланып җылы җилдә.
Нурлар куышып уйныйлар,
Җемелдәп зәңгәр күлдә.

Ак болытлар йөзеп йөри
Күкнең зәңгәр битендә.
Күл урман белән тоташа
Күз күреме читендә.

Күңелләргә шатлык өсти
Бу матурлык җирдәге.
Каршы алам җәйге айда,
Куанып, һәр иртәне.

Воткинск шәһәре.

Наилә Харисова
Биш кыз идек

Без биш кыз идек авылда,
Исегездәме икән?
Безнең яшьлек сукмакларын
Агыйдел каккан дулкыннар
Тигезләмәде микән?

Без биш кыз өчен дөньялар
Ул чак түгәрәк иде.
Гомер алда булгангадыр,
Күкләр зәңгәр, таңнар алсу,
Җаннар күбәләк иде.

Бишебез бүген биш якта,
Бишбылтыр күрешкән юк.
Биш кат дөнья уе басты
Очрашып бер Әлләридә
“Их, малай!” — диешкән юк.

Без бишәү идек авылда,
Искә төшердегезме?
“Гармун тартып, йокы бүлеп,
Йөрдегез кыз башыгызга”, —
диеп “пешердегезме”?

Яшьлек кире кайтса әгәр,
Белмим ни кайтарасым.
Шул чакларның бер мизгелен,
Беразга гына булса да,
Их, килә кайтарасым!

Әгерҗе шәһәре.

Нәҗип Камалов
Акылга килербез микән?

Татар халкы өчен җан атармын.
Татар бит мин үзем дә, чын татармын.
Габдулла Тукай

Ниләр дисәм дә аз булыр,
Я, кемнәрне гаеплим соң?..
Татарча бер сүз әйтә алмый
Тилмерә бит татарларым.

Без татарча сөйләшкәндә,
Авыз ачып карап торган,
Бер кәлимә сүз белмәгән —
Кемнәр соң сез, татарларым?

Әти-әни, әби-бабай
Кайда булган, ни караган?
Ана телен аңламыйча
Тилмерә бит балаларың.

Акылга килербез микән
Берәр заман, татарларым?
Инкыйраз бугаздан тоткан,
Кемнәр аңлар милләт зарын?!

Бер Ходаем, үзең сакла,
Яклый күр син милләтемне,
Дөнья тоткан татарларны,
Мөкатдәс татар телемне.

Сарапул шәһәре.

Рәзилә Хәмидуллина
Тәгәри китте йомгагым

Тәгәри китте йомгагым
Фәлән чакрым юл үтә.
Шулай итеп гомер үтә
Йомгакны сүтә-сүтә.

Бер сүтелә, бер җыела
Тәгәри генә йомгак.
Аласы ла килә чорнап,
Атасы килә болгап.

Тәгәри йомгак, тәгәри,
Онытыла дөньялары.
Бәйли-бәйли җеп тә бетә,
Өстәлә яңалары.

Тәгәри йомгак, тәгәри,
Тәгәрәмәсә яман.
Чакрымнарны озынайту
Минем бердәнбер чарам.

Тәгәри китте йомгагым,
Тәгәрәсен булмаса.
Кулларым бәйләп торса,
Дөньялар онытылса,
Бәхет икән ләбаса.

Иж-Бубый авылы.

Әминә Гайфуллина
Халкыма

Язын шыткан иген басулары
Яшел хәтфәләргә төренгән.
Шул кырларда яланаяк йөргән
Балачагым чыкмый күңелдән.

Аңлашылмый торган сихри көчләр
Күңелемне тарта кырларга.
Табигатьнең матурлыгын тоеп,
Тургай тавышларын тыңларга.

Шул кырларда маңгай тире түккән
Тырыш халкым, әткәй-әнкәйләр.
Алар хөрмәтенә тарих өчен,
Их, куясы иде һәйкәлләр.

Ижау шәһәре.