Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 27-2018
4.07.2018

Әдәби сәхифә 27-2018

Роза Фәрхетдинова
«Чекерил»да Сабантуй!

Көтеп алган бәйрәм бүген –
Җәйге Сабан туйлары.
Җыр-моңнардан гөрләп тора
Чекерил тугайлары.

Уеннар башланып китте
Бер-бер артлы барсы да.
Бүләкләр бик күп җыелган,
Рәхмәт татар халкына.

Бар көченә атлар чаба.
Иң җитезләр ярыша.
Илнең батыр егетләре
Көрәштә бил алыша.

Яшүсмерләр капчык белән
Бәргәләшә станда.
Үскәч, һичшиксез җиңәрләр
Күтәреп гер, штанга.

Биек баганага берәү
Ай-һай тиз менеп бара,
Ә бәйләнгән күзләр белән
Син чүлмәк ватып кара?!

Бала-чага сикерешеп,
Капчык киеп йөгерә.
Хатын-кызлар су ташыйлар,
Кем җитез — шул өлгерә.

Үз чиратын көтеп тора
Йомыркалар кашыкта.
Төшеп ватылмасын дисәң,
Әкрен йөгер, ашыкма.

Җырчылар дәртле җыр суза
Гармун тавышларына.
Бәя биреп күмә халык
Көчле алкышларына.

Бәйгеләрнең хисабы юк,
Катнашып өлгер генә.
Уңган, җитез, җиңгәннәргә
Жюри бүләген бирә.

Төрле тәм-том, шашлык пешә
Сабантуй учагында.
Җырла, бие, уйна, ял ит
Табигать кочагында.

Сабан туе, хезмәт туе
Елга бит ул бер генә.
«Чекерил»ның Сабан туе
Онытылмас мәңгегә!

Ижау шәһәре.

Асия Корбангалиева
Милли бәйрәм

Сабан туе! Бәйгеләрдә
Барча халык катнаша:
Гер күтәрә, бау тартыша,
Бу – гаҗәеп тамаша.

Сабан туе мәйданында
Күтәрелә күңелләр.
Җилдәй җитез атлар чаба,
Көрәшә ир-егетләр.

Һәр кешегә дә мәйдан киң,
Сәләтлеләр – уртада.
Язгы чәчү батырлары
Бүген итә тантана.

Киленнәр бизәкләр чиккән,
Нурдандыр өлгеләре –
Ел-чорлар аша җилферди
Сабантуй сөлгеләре.

Әгерҗе шәһәре.