Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 27-2017
6.07.2017

Әдәби сәхифә 27-2017

Гөлфирә Мәйдуллина
Татар кызы

Ак калфакта җемелдиләр
Энҗе-мәрҗән чаткылары.
Толымнарда биешәләр
Көмеш тәңкә, чулпылары.

Күзләрне камаштырырлык
Елык-елык беләзеге.
Чия ирен, энҗе тешләр,
Ах, билләре нәзеклеге!

Шомырт кара күзкәйләре,
Керфекләре – гөлләр таҗы.
Ефәк күлмәк, хәтфә камзул,
Бәби итәк катлы-катлы.
Бу бит безнең чибәрләрнең
Чибәрләре – татар кызы!

Шадрино авылы.

Рәзилә Хәмидуллина
Сабантуйга барам

Сабантуйга барышым, урамнар тын,
Ник бер кеше очрасын юлымда?
Чын күңелдән балкып, әллә каян
Үсмер чагым чыкты алдыма.

Шау-гөр килә урам, ул халыкның
Күплегенә исең китәрлек.
Танышларга, таныш түгелләргә
Табын тулы, мул сый җитәрлек.

Өстәл күрке — олы җиз самавыр
Ничә еллар моңлы җырлады.
Самавырда шушы кадерле көй
Әле дә колагымда чыңлавы.

Ишегалды тулы чабыш атлар,
Атлар ярсый – алда бит ярыш.
Ул чактагы атлар ярсу иде,
Бүгенге ат күңелендә сагыш.

Нигә сагыш, нигә моң сирпелә,
Нигә бәйрәм рухы сүрелгән?
Аралашмый кеше ачылып китеп,
Чыкмый сүзе йөрәк түреннән.

Үз кабыгына яшеренгән килеш
Белми хәтта якын күршесен.
Сабантуйга барам, ник бер кеше
Юлларымда очрап күрешсен?

Иж-Бубый авылы.

Фәридә Айдарова
Елмай син!

Бар дөньяны яктырткандай итә
Синең елмаюың.
Ирен читләреңдә пәйда була
Нурлар куануы!

Әллә нинди якты хисләр бии
Синең карашыңда.
Карамыйча инде ничек түзим
Күңелем кояшына.

Салмак кына бер көй уйный
Синең керфекләрең.
Җаныма моң иңә, карашыңда
Мине ят итмәвең.

Бөтерелә, оча чаткы,
Чәчри очкыннары.
Йөрәгемдә дулкын өермәсе –
Гыйшкым ташкыннары.

Әгерҗе шәһәре.

Роза Фәрхетдинова
Теләк

“Исәнме, мин кайттым”, — диеп ачып керү
Үзе бәхет капка белән ишекләрне.
Ялгышыпмы, язмыштанмы, китсәгез дә,
Кайтыгыз сез, онытмагыз нигезләрне.

“Ямьсезләнгән, беткән”, — диеп зарланмагыз,
Торсын алар туфрагында, урынында.
Төзәтегез җимерелгән җире булса,
Җан өрегез туган-үскән йортыгызга.

Нигез йортын сүтмәгез сез — тик шул теләк!
Үсмер чакта ничек булган, шулай торсын.
Сагынырсыз, сагышлардан саргаерсыз
Тапмасагыз олыгайгач таныш йортны.

Нигезегез сезгә бик рәхмәтле булып
Көтеп торыр, барчагызны сыендырыр.
Әгәр инде кайтыр кешесе булмаса,
Аңа да бит ялгызлыкта кыендыр ул.

Ижау шәһәре.

Шиһабетдин Садыйков
Ата-ана

Балалар якын атага,
Газиз алар анага.
Ата-ана бар гомерен
Сарыф итә аларга.

Бала, диеп яна-көя,
Өзелеп барсын сөя.
Үз ризыгын өзеп бирә,
Үз җаны кебек күрә.

Көч-кодрәтен һәм сәләтен
Гадел хезмәттә түгә.
Ни авырлыклар күрсә дә,
Барсына чыдый-түзә.

Шатлыгын да, кайгысын да
Йөрәк аша кичерә.
Җил-яңгырлар тидермичә
Сөеп-кочып үстерә.

Бала газиз һәркемгә дә,
Ул аның йөрәгендә.
Алар өчен яши кеше
Үзенең гомерендә.

Балага йөрәк түреннән
Иң изге теләк тели.
Күңеле гел изгелектә,
Ул башканы һич белми.

Бала, диеп янып-көеп,
Картлык көннәре җитә.
Балалардан мәрхәмәтлек,
Изгелек, шәфкать көтә.

…Аңлар микән үскәч бала,
Ни көтә ата-ана?
“Рәхмәт, әти-әни”, — диеп
Әйтсә, шул җитә аңа.

Ижау шәһәре.