Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 26-2018
27.06.2018

Әдәби сәхифә 26-2018

Асия Корбангалиева
Тарих бездә языла

Футбол карап төнгә керәм,
Футбол уйлап уянам.
Футбол тантана иткәнгә
Шатланам, бик куанам.

Футбол илебезнең көчен,
Булганлыгын күрсәтә.
Мондый бәйрәм бездә булу
Зур сөенеч тә, шәп тә.

«Футбол! Футбол!» — дия һәркем —
Фанат яки җанатар,
Бер ритмда һәркем дә:
Тамашачы, волонтер.

Менә кайда ул камиллек!
Менә кайда сүнмәс дәрт!
Булдырабыз! Булдырабыз!
Менә нәрсәдә хикмәт!

Чемпионат – Россиядә!
Тарих бездә языла.
Алга! Яңа җиңүләргә!
Ур-ра! Ур-ра! һәм Ур-ра!

Әгерҗе шәһәре.

Зөһрә Шиһапова
Олуг тантана

Бар Җир шары шаулый, бәйрәм итә
Планетада — олуг тантана,
Барлык халык зарыгып көтеп алган
Туп бәйрәме бүген дөньяда!

Ә хуҗасы шушы тантананың
Даһи Рәсәй — безнең илебез,
Кайда гына яшәсәк тә бүген,
Йөрәгебез белән анда без.

Барлык юллар Римга илткән кебек,
Бүген юллар безгә киләләр,
Төрле милләт халкы, бердәм булып,
Бер-берсенә куллар бирәләр.

Бар да бердәм, бар да бертугандай –
Йөзләрендә шатлык, елмаю,
Бер омтылыш, бер үк хисләр белән
Чын дусларча уртак тел табу.

Барыбыз да бүген җанатарлар,
Горурланып тибә йөрәкләр –
Мондый бәйге калыр тарихларда,
Илебезне мактап сөйләрләр.

Ижау шәһәре.

Гыймран Сафин
Сусау

Гөлләр шиңгән, башаклар иелгән,
Айлар буе кояш яндыра.
Дымсызлыктан җир ярыла,
Өметсезлек дәртне сындыра —
Җир яңгырга сусаган.
Аңлатып булмый һич сәбәбен –
Ни өчен дөрләп яна йөрәк?
Яшь гомернең шундый мәле,
Аңа үз парын табу кирәк —
Күңел сөюгә сусаган.
Байлык адәм аңын томалаган,
Йә, Ходай, дөнья кая бара?
Онытылып бара изгелек,
Күңелләргә салып тирән яра —
Кеше иманга сусаган.
Тартып алалар газиз телне,
Милли горурлык җирдә таптала.
Сүздә — тигезлек һәм туганлык,
Эштә гаделсезлек итә тантана —
Милләт иреккә сусаган.

Ижау шәһәре.

Роза Фәрхетдинова
Мәхәббәт көче

Су сибеп тә сүнми торган
Йөрәктәге ялкыным.
Яшәр өчен көч бирүче
Ерактагы якыным.

Минем өчен биекләргә
Күтәрелгән тәхетем.
Йөрәгемдә гомерлеккә
Урын алган бәхетем.

Бер күрергә тилмерсәм дә,
Син — сагышлы шатлыгым.
Берни белән алыштырмас,
Алыштырмас алтыным.

Өзгәләнеп, сине уйлап
Үткәрсәм дә көннәрем.
Төшләремә керәсең дә,
Бәхетлемен төннәрен.
Шул мизгелләр белән яшим,
Чиста, саф мәхәббәтем.

Ижау шәһәре.

Асия Мөхәммәтова
Чалбар

Әбиләр дә кия чалбар,
Кызларны – әйткән дә юк.
Матур-матур күлмәкләрнең
Никтер дәрәҗәсе юк.

Кәкрәеп беткән аяк
Бара дугадай атлап,
Озын, матур күлмәк кисәң,
Торыр иде бит каплап.

Күлмәк кигән хатын-кызның
Күренә гәүдә нәфис,
Мода артыннан куалар,
Тыялмыйлар шул нәфес.

Олыгайгач олыча яшә,
Салып ташла чалбарны.
Хатын-кыз булып яшәгез,
Кимсетмәгез ирләрне.

Яланбаш, чалбардан йөрү
Зур гөнаһ дип санала.
Уйламыйча киенеп йөреп,
Җәннәттән мәхрүм калма.

Можга шәһәре.

Зәйнәп Зәкиева
Төнбоектай

Бер кыз чаба яшел болын буйлап,
Киң кырларга сыймый кайгысы.
Туктый алмый елый ул сулыгып,
Күзләрендә тирән сагышы.

Кара хәбәр килде аңа бүген –
Юк сөйгәне, бәгырь кисәге.
Яу кырында газиз башын салган,
“Мин кайтырмын”, – диеп китсә дә.

Бирнәгә дип теккән мендәренә
Тезеп өчпочмаклы хатларын,
Күз алдына алып бергә чакны
Каршылады күпме таңнарны.

Көтте аны, көтте еллар буе,
Өметен җуймады бер көн дә.
Сары төнбоектай йомылды ул,
Ачылмады башка беркемгә.

Актаныш районы, Мерәс авылы.

Зәбир Хәлимов
Сердәшем

Дәртләндер күңел кылларын,
Кайтар үткән елларым.
Сафландыр илһам чишмәсен,
Ургып аксын, бетмәсен!

Алып кайт син, сөендереп,
Хыялый балачакка.
Гыйшык утында исереп,
Кош булып очкан чакка…

Җилфердәтеп бөдрәләрен,
Кайтсыннар каеннарым.
Китер алдыма чәчкәле
Яшьлегем болыннарын.
И сердәшем-гармуным,
Тарат җиргә бар моңың.

Яр Чаллы шәһәре.