Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 26-2017
28.06.2017

Әдәби сәхифә 26-2017

Азат Гаталы
Тормыш юлым

Чокыр. Сикертмәләр, түмгәкләр —
Урап узып булмый барысын.
Тормышның да юлы катлаулы,
Күпме сайласаң да турысын.

Күп кыйнады язмыш аямый,
Беткән төсле иде сынаулар.
Әмма җәйләрен дә боз ява,
Һаман төшеп тора кыраулар.

Язмыш бәрде, тик ватылмадым,
Бәлкем шуңа әле мин сафта.
Болгаса да борылмаларда,
Явыз уйлар кермәде башка.

Кимсетүләр булса, авыр сүз,
Күңелемдә гел дә кичердем.
Чыкмас кайгыларга батмас өчен,
Бала исе белән исердем.

Бар көчемне бирдем сабыйларга,
Алар җаны белән яшәдем.
Көенгәндә күз яшьләрен тыйдым,
Шатланганда — мин дә яшьнәдем.

Үстек инде, тик шулай да күңел
Алар белән генә юана.
Икесе дә туры юлдан атлый,
Күз тимәсен, диеп куанам.

Чокыр, сикертмәләр, түмгәкләр
Туры юлдан читкә каерса,
Каерган юл җиңел күренсә дә,
Тайпылмаслар, Аллаһ боерса.

Ижау шәһәре.

Әлфирә Низамова
Кизәнмә икән сөюгә

Хатларыңны күптән утка яктым
Кирәк булмас, диеп, тормышта.
Чын сөюгә син кизәнмә икән,
Кул күтәрмә икән ялгыш та.

Хатларыңның матур сүзе җитми,
Җитми җанга ялкын, җылысы…
Ий, туйдырды тормыш ваклыклары,
Мәшәкате, ыгы-зыгысы…

Хатларыңның кәгазь аклыгы да
Хәрефләрнең тигез, ваклыгы…
Күз алдымда…
Соңлап аңладым мин
“Сөям!” сүзләреңнең хаклыгын.

Кәгазьдәге сүзләр биешәләр
Ялкын теле булып йөрәктә…
Үзәкләрне өзеп, бер кош сайрый
Өй каршында – ялгыз тирәктә…

Хатларыңны утка яккан идем
Кирәк булмас, диеп, тормышта…
Коеларга, төкермә икән лә,
Суын эчмәм, диеп, ялгыш та!

Исәнбай авылы.

Саҗидә Аширова
Гомер — мизгел

Без киткәч тә, алсу таңнар атар,
Сулар агар, җилләр исәрләр.
Без атлаган яшьлек сукмакларын
Язын каплар бәбкә үләннәр.

Бигрәк кыска кеше гомерләре,
Каш белән күз кебек арасы,
Ходай биргән гомер юлларыннан
Эз калдырып ничек барасы?!

Очалмадым галәм киңлегенә,
Ачышлар да ясап булмады.
Үземнән соң шигырьләрем кала,
Язам әле, касәм тулмады.

Әйләнгәндә дөнья күләгәсе,
Кайгы-шатлык, булды төрлесе.
Сизелмичә үтеп китте мизгел,
Шулмы әллә гомер өлгесе?

Ижау шәһәре.

Зөһрә Шиһапова
Еллар узган саен

Кич була да саубуллашып
бата кояш,
Кышны озатып, юллар сала
ямьле яз.

Еллар да шул бер урында
тик тормый,
Еллар белән гомер уза,
һич туктамый.

Юк, борчылмыйм —
үтсен гомер, еллар узсын,
Чәчләремә картлык төсе –
бәсләр кунсын.

Ашыгырга сәбәбем юк –
ашыкмыйм,
Җирне тоеп яшәвемнән
һич туймыйм.

Бөтен дөнья аңлый мине
бүген, хәзер,
Ул алырга кочагына
бүген әзер.

Мин үзем дә бар нәрсәгә
сокланам,
Бар нәрсәдән ләззәт табам,
ял алам.

Узсын еллар, үтсен гомер –
хәерле юл!
Монда калам, елларыма
селтим дә кул.

Ижау шәһәре.

Рузалия Шәйдуллина
Гомерләр үтә икән

Чәчләргә көмешләр сибеп,
Гомерләр үтә икән.
Күңел картаюны белми,
Ниләрдер көтә икән.

Яшь, тәҗрибә, акыл арта –
Ә яшьлек китә икән.
Яшь чактагы җиңеллекләр,
Җитезлек бетә икән.

Кайгы-хәсрәткә түзәргә
Сабырлык җитә икән.
Елый-елый, көлә-көлә
Гомерләр үтә икән.

Казан шәһәре.