Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 24-2018
13.06.2018

Әдәби сәхифә 24-2018

Ибраһим Биектаулы
Ураза гаете!

Бәрәкалла, иман нуры иңә,
Хакыйкатькә атлый киң җиһан.
Мөселманның Изге Уразасы –
Тәнгә-җанга бөек имтихан.

Ижау шәһәре.

Нәҗип Камалов
Бәхәсләшү

— Ничек болай маңкорт булдың,
Сөйлә әле, Габделбарый.
— Хәзер демократия бит,
Тел өйрәнү ихтыярый.

— Атаң-анаң кайда иде
Укыганда, Габделбарый?
— Тел кайгысы юк аларда,
Корсагына — тәмле ризык,
Иномарка кирәк, абзый.

— Әби-бабаң нәрсә диеп
Киңәш бирде, Габделбарый?
— Татар теле — кухня теле,
Җәфаланма, — диләр, — абзый.

— Синең мантыйк “саллы” икән,
Син “философ”, Габделбарый.
— Мин сәясәтне аңламыйм.
Бер тел җитә миңа, абзый.

— Туган телең — ана телең,
Ходай биргән, Габделбарый,
Үз телеңдә моңланмагач,
Кем буласың, Габделбарый?
— Белмим инде, кем буламдыр?!
Тәмам аптыраган, абзый!

— Соң түгел һич үз телеңдә
Сөйләшергә өйрән, ярый?
Син бөек татарның углы,
Сиңа маңкорт булу бармый!

Сарапул шәһәре.

Асия Корбангалиева
Кадер кичәсе кадерле

Мең айдан да кадерлерәк
Була кадер кичәсе.
Рамазанда соңгы ун төн —
Төгәл түгел ничәсе.

Кояш баеганнан башлап,
Таң атканга чаклы ул.
Кирәк изге ният белән
Аллаһыга ялвару.

Дога кылсаң, фәрештәләр:
“Амин!” — диеп торырлар.
Син сораган ризык, саулык
Сиңа насыйп булырлар.

Нәрсә сорасаң – шул булыр,
Ихлас күңелдән сора,
Янда фәрештә: “Аллаһы
Гафу итсен!” – дип тора.

Форсатны файдаланмыйча
Була күрмәгез гафләт.
Кадерле кадер кичәсе.
Искиткеч аның хикмәт.

Әгерҗе шәһәре.