Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 22-2018
30.05.2018

Әдәби сәхифә 22-2018

Роза Фәрхетдинова
«Яңарыш”ка

Ятсам-торсам, чыксам-керсәм,
Гел “Яңарыш” уемда.
Үзебезнең “Яңарыш”ка
Язылдым мин быел да.

Газетабызның килгәнен
Зарыгып көтеп алам.
Көнендә китермәсәләр,
Тәмам борчуга калам.

“Яңарыш” уналты битле.
Эчтәлеге бай, төрле.
Чын-чыннан күңелгә бәйрәм
“Яңарыш” килгән көнне.

Авырлыкларга бирешми
Елдан-ел алга бара.
Җитәкче, журналистларның
Тырыш хезмәте аша.

Читтә калмыйк, өлеш кертик.
Әйтик: “Без булдырабыз!”
Һәрчак алда барсын милләт,
Безнең “Яңарыш”ыбыз.

Ижау шәһәре.

Ибраһим Биектаулы
Иминлеккә киңәшләр

Рәхмәт көтмә! Тыныч яшә!
Вакыйгалар, гамәлләрне
үткәр аек акыл аша –
Миеңдә кайнат күргәнне!

Сорап йөрмә, курку белмә,
Гамәлгә ышан – түгел сүзгә!
Уртак җыйган табышыңнан
Өлеш чыгар партнерыңа!

Кемлегеңне анык белсәң,
Аллаһыны тиз танырсың.
«Яхшылыгым калсын!» — дисәң,
Кемне тиеш – ярат барысын!

Җиң үзеңне, ялкаулыкны,
Өйрән «текәлек» серләрен.
Вәгъдә итмә кылмас эшне,
Пөхтә булсын һәр гамәлең!

Гамәлләрне башлау фарыз –
Ахыр-нәтиҗәсен аңлап…
Гореф-гадәт, кануннардан
Намусың торсын югарырак!

Киңәшләрне үти алсаң,
Иминлеккә ирешерсең!

Ижау шәһәре.

Зәбир Хәлим
Кеше

Җылы сүзгә туймыйдыр ул
Гомер буе…
Ышанычлар аклау инде
Бөтен уе.

Барчасы да әйткәненә
Инансыннар.
Фикерләрен дикъкать белән
Тыңласыннар…

Эшләренең изгелеген
Сизсен бар да.
Күңеленең аклыклары
Яңа кардай…

Йорт та салган, агачлар да
Үстергән ул.
Улларына, кызларына
Көч биргән ул…

Бик тә күркәм нәсыйхәтләр
Биреп яши.
Мәңгелеккә ап-ак булып
Китә кеше…

Яр Чаллы шәһәре.

Әлфирә Низамова
Көтәм, балам

Кайтып кына китәсең син,
Өйдә җылың кала…
Шул җылыга төренеп яшим
Син кайтканчы, балам.

“Әнкәй”, – диеп сөеп дәшкән
Назлы тавыш кала…
Кулың тигән һәрнәрсәдә
Синең җылы, балам.

Яратудан мөлдерәмә
Нурлы караш кала…
Сине көткән тәрәзәләр
Кояш булып яна…

“Үпкәләмә, әнкәй, — дисең, —
Мин кайтам да, китәм…”
Көтеп алу – үзе бәхет…
Көтәм, балам, көтәм.

Исәнбай авылы.

Гөлфия Исхакова
Безнең гомер

Еласак та, ялварсак та,
Кире кайтмый яшь гомер.
Өмет яшәтә һәркемне,
Ә чынлыкта – яшәү бер.

Ел фасыллары дөньяны
Бизәп тора алмашып.
Ике кабат чәчәкле җәй
Килгәне юк адашып.

Безнең гомер – гөл гомере,
Көзләрендә сулабыз.
Күңел яшь, дип, үзебезне
Алдамакчы булабыз.

Чулпы тәңкәседәй чыңлап
Кала сибелеп еллар.
Кайтмаска, дип, киттеләр, дип,
Белмимен кемнәр елар?

Воткинск шәһәре.

Альбина Гайнуллина
Вакыт үтә

Үтә икән
Туган көн дә… Яллар да…
Үткән көннәргә ияреп
Үтә тора икән еллар да.

Уза икән
Гомерләр дә… Язлар да…
Узганнарны уйлап тормый
Алга кирәктер ул атларга.

Үзе дәшә
Юллар да… Еллар да,
Алдан сәлам бирә төсле
Күңелемдәге хыялларга…

Казан шәһәре.

Фәридә Айдарова
Күрешергә ашык

Кәеф-хәлләремне белер өчен
Шалтыратып, вакыт бүлмә бүтән.
Телефоннан биргән вәгъдәләрдән
Арыдым мин. Күрешүләр көтәм.

Минем күңел янә кайнап тора.
Һич тартынмыйм – кайнарлыгым таты.
Бик тирәнгә яшерелгән хисләр
Калкып чыкты.
Алар артык татлы.

Кәеф-хәлләремне белер өчен
Шалтыратып торма бүтән вакыт.
Ике генә сүздән хәбәр сал һәм
Юлга кузгал. Күрешергә ашык.

Әгерҗе шәһәре.

Зөһрә Шиһапова
Туктатасы иде вакытны

Ник куабыз икән бу дөньяны?
Вакыт җитми безгә, вакыт тар.
Буйсынмыйча безгә, рөхсәт алмый
Уза бара сәгать, минутлар.

Мөһимлеген тоеп бер мизгелнең
Туктатасы иде вакытны.
Белмим, сезгә ничек? Тормышымда
Мондый минутларның юк саны.

Тукта, вакыт, иркәм кочагында
Изрәпләр китсәм йокыга.
Таңнар атып, көлемсерәп, кояш
Калыкканда алсу офыкта.

Тукта, вакыт, балаларым килеп,
Шатлык, бәхет белән өй тулса,
Хатлар килеп, фикерләрем минем
Туган якларыма юл сызса…

Тукталмый шул, вакыт колак салмый,
Беррәхимсез суга сәгатьләр,
Кире кайтмый, күпме ялварсак та,
Бертуктаусыз уза гомерләр.

Ижау шәһәре.

Ракыя Шәрипова
Олы газап

Саубуллашып киттем авылымнан,
Урамнарын кат-кат урадым.
Күңелемнән чыкмый, оныта алмыйм
Балачагым, горур Уралым.

Урал тауның яшел итәгеннән
Яшь каеннар мине озатты.
Чит җирләрдә җирсеп яшәүләрне —
Кичермәгез андый газапны.

Урал тауга карап очар идем,
Иңнәремә канат куелса.
Кемнәр тотар күккә менгән чакта,
Канатларым сынып егылсам.

Аерылмагыз берүк туган җирдән,
Елга түгел, хәтта бер көнгә.
Туган җирсез яшәү – олы газап,
Кичерә алмас аны беркем дә.

Ишембай шәһәре.