Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 21-2019
23.05.2019

Әдәби сәхифә 21-2019

Әлфирә Низамова
Рамазан ае

Мәчетләрдән азан ишетелә,
Рамазанның тәүге азаны.
Ак әбиләр җыелып, тәсбих тарта,
Күрербез, дип, Ходай язганны…

Әбиләрнең яулыклары ап-ак,
Ак намазлык алар алдында…
Бар җиһанны назлый язгы кояш,
Яктылык, изге нур агыла…

Изге айның гүзәл бизәге ул —
Таңнан торып, сәхәр ашаулар.
Намазыңның берсен калдырмыйча,
Җыелышып авыз ачулар…

Изге айның һәрбер азаны
Игелеккә безне чакыра.
Иминлекләр теләп туган җиргә,
Ак әбиләр тәсбих тарталар…

Исәнбай авылы.

Әминә Гайфуллина
Хыялым

Сихри иртә, кояш нурга күмә,
Бар җиһанны сөеп, җир йөзен.
Хыялланам шушы изге җирдә:
Калдырасы иде үз эзем.

Гомер бит ул — тоташ бер могҗиза,
Тылсымнарын таба белмибез.
Янәшәдә торган могҗизаны
Еракларга китеп эзлибез.

Адашмыйк ла язмыш сукмагында,
Бер ялгышсак, булмас төзәтеп.
Гафу итмәс Ходай явызлыкны,
Сорасак та кабат тезләнеп.

Күңелең булсын һәрчак изгелектә,
Акланырлар көткән өметләр.
Дуслар кирәк һәрчак таянырга,
Сине аңлар үзең кебекләр.

Бу җиһанда эзем калсын дисәң,
Яхшылыклар эшлә кич-иртә,
Хыялларың чынга ашсын өчен
Тырышлык куй, нык бул, бирешмә!

Мин бәхетле, туган илем мине
Үз баласы итеп санаса,
Үзем салган язмыш сукмагында
Саф йөрәкле булып калалсам.
Шул сукмактан әкрен генә атлап,
Эзләремне шунда салалсам.

Ижау шәһәре.

Рәмзия Җиһангәрәева
Күңел кылы

Күңел соң ул ничә кыллы икән,
Бер кылы көй, татар моңы микән?
Сабый чакта сине назлап сөйгән
Әнкәеңнең бишек җыры микән?

Җыр-моң тыңлап, җаннар тынычлана,
Бәгырьләргә килеп кагыла икән.
Йөрәкләргә сихәт, ә хисләргә
Затлы бәлзәм булып ягыла икән.

Ә бер кылы – гармун көе микән
Тын кичләрдә йокыларны сүткән,
Иярткән дә борма-борма юлдан,
Хис урманында җитәкләп йөрткән?

Тау астында чишмә челтерәвен,
Тыңлап ләззәтләнә аласыңмы?
Кошлар сайравына хәйран калып,
Җаныңа ямь, сихәт табасыңмы?

Күңелеңне татлы изрәтәме
Җиләк чәчәкләренең исе, тәме?
Мәтрүшкәләр, болын үләннәре
Хушбуй кебек сине исертәме?

Шул инде ул күңелеңнең кылы,
Үз-үзеңне аңлап яшәү яме.
Күңел халәтеңне һәрчак тоеп,
Бу тормышны ихлас сөю тәме.
Кичкетаң авылы.

Роза Фәрхетдинова
Карга

Йорт каршында биш каттан да биек булып
Үсә юан карт бер карама агачы.
Ничә еллар монда яшәп бер тапкыр да
Кошлар оя кормаган иде моңарчы.

Быелгы март аенда бер кара карга
Иң биектә бик тырышып оя корды.
Ташыды ул томшыгында чыбык-чабык
Оясы аның бик тирән, ныклы булды.

Хәзер инде апрель ае, тырыш карга
Утыра анда — тәрәзәдән аны күрәм.
Бер күз салсам, койрыгы аның бу якта,
Икенче вакыт борылган башы белән.

Чайкала агач көчле җилдә уңга-сулга,
Оя ачык, түбәсе юк җылынырга.
Кар-яңгыры явып китә вакыт-вакыт,
Түзем карга утыра көн-төн урынында.

Каркылдый, кычкыра иртәнге якта,
Ярдәм сорап, кемнедер чакырган кебек.
Кайберәүләр ачуланып китә үтеп,
Карга хәлен аңламаган үтә көлеп.

Ашыйсы, эчәсе киләдер карганың,
Ашатыр идем дә, менәргә биек шул.
Сабыйлары өчен барсына да әзер —
Тын гына утыра башкаен иеп ул.

Ни күрим, каргага ашарга китерде
Таң атып килгәндә икенче бер карга.
Карга диген! Ташламый икән бер-берсен
Тугрылык саклыйлар алар да!

Тиздән чыгар аның нәни кошчыклары,
Исән үсеп очып китсен иде алар.
Каргалар да үз тормышы белән яши,
Кыенлыклар белән чыгарып балалар.
Ижау шәһәре.