Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 2-2019
10.01.2019

Әдәби сәхифә 2-2019

Зөһрә Камалиева
Яңа ел киче

Бисмилланы әйтеп аяк басыйк
Яңа елның тәүге көненә.
Раббым ташламасын беркайчан да,
Шәфкатьлелек булсын күңелдә.

Җир өстенә ап-ак карлар ява,
Юрган итеп япкан шикелле.
Зәңгәр күктә балкый йолдызлар,
Якты хисләр били күңелне.

Табын янында да яшәү яме
Дус-туганнар бергә җыелгач.
Бәйрәм рухы иңә йортларга
Яңа ел чыршысы куелгач.

Иске ел да инде китеп бара,
Өр-яңа ел килә алмашка.
Сәламәтлек телим барчагызга.
Күкләр тыныч булсын тормышта.

Ега алмасын халкымны беркем дә,
Тыныч кына чыгыйк кышлардан.
Ил-көнебез тынычлыкта торсын
Имин, дус яшәрбез: ышанам!

Ижау шәһәре.

Флүсә Хуҗина
Кышкы төн

Йөгереп чыгам кышкы айлы кичтә
Гүя миңа кемдер эндәшә.
Күккә карыйм, анда күз кысышып,
Йолдыз белән йолдыз сөйләшә.

Айлы кичнең сихри моңын тоям,
Колак салам, әнә янәшә —
Бер мин генә түгел йокы җуйган —
Әкрен генә парлар серләшә.

Талгын гына җил искән уңайга
Агач белән агач гәпләшә.
Ак кар бөртекләре җемелдәшеп,
Һәммәбезгә шатлык өләшә.

Сәхрә авылы.

Иҗаттан көч ала

Бар булмышың белән әдәбиятка, музыкага, сәнгатькә кереп китүне матур күренеш дип саныйм мин. Рухи азыксыз тормыш — буш, мәгънәсез, төссез. Җыр-моң, нәфис сүз, шигърият рухландыра, яшәргә дәрт өсти. Үзе иҗат утында янган кеше дөньяга бөтенләй башка күзлектән, нечкә хис аша бага.
Саҗидә Гайнетдин кызы Аширова — “Яңарыш” газетасының даими хәбәрчесе. “Шигырьләр яза, иҗат белән кызыксына башлавымда “Яңарыш” газетасының өлеше зур. Газетаны даими яздырып ала, җентекләп укып бара идем. 2008 елда газетага язылу белән бәйле иҗади бәйге игълан иттеләр. Шушы конкурста мин дә катнашып карамакчы булдым. Шигырь язып, “Яңарыш”ка алып килдем. Шушы килүемдә редакция хезмәткәрләре белән таныштым. Алар миңа тагын язарга куштылар. Шулай итеп бер-бер артлы шигырьләрем, төрле вакыйгаларны яктыртан мәкаләләрем дөнья күрә башлады. Иҗади тормыш белән янып яшәү тормышыма ямь, мәгънә өсти”, — ди ул.
Моннан тыш Саҗидә ханым “Спартак” халык иҗаты йортында эшләп килгән “Бәхет” ансамбленә йөреп, бер-бер артлы узып торган концерт, тамашаларда катнаша. Үзе иҗат иткән шигырьләргә язылган җырларны да башкара. Ансамбльдәге кешеләрне икенче гаиләсе итеп тоя.
Күз карасы кебек кадерле ике кызы, оныклары өчен янып, иҗат, сәхнә тормышы белән илһамланып яшәүне олы бәхет дип саный автор.
2 гыйнварда каләмдәшебез 70 яшен билгеләп үтте. Юбилее белән котлап, Саҗидә апага сәламәтлек, гаилә бәхете, иҗади уңышлар телибез.

Элмира Нигъмәтҗан

Саҗидә Аширова
Дөньям минем түгәрәк

Кыш көнендә тугангамы,
Яратам суыкларын,
Ләйсән яңгырга охшатам
Ишелеп яуган карын.

Бала-оныклар үскәннәр –
Дөньям минем түгәрәк,
Якты көнем, алсу таңым –
Тагын миңа ни кирәк?!

Эх, тормышның бураннары…
Еллар шулай узалар.
Гүзәл гомер бәйрәмнәре
Хәтер сандыгында алар.

Кар-буранлы урамнарны
Кабат-кабат урадым,
Тәрәзәгә кунган кошларны
Бәхетемә юрадым.

Минем бәхетле мизгелләр…
Ялгышма, йөрәккәем.
Әле гөлләрем сулмаган,
Яшәргә – теләкләрем.

Туган ягымда

Кайттым әле авылыма
Урамымны әйләндем.
Кереп чыктым һәрбер йортка
Белер өчен хәлләрен.

Без яшь чактагы бабайлар,
Ак яулыклы әбиләр,
Күптән инде дөнья куеп,
Бакыйлыкка иңделәр.

Уйнап-үскән яшьтәшләрнең
Күбесе юк дөньяда.
Җаннары оҗмах түрендә
Булсын безнең догада.

Бәхет эзләп, читкә киттек,
Сарашбашны калдырып.
Күрешкәндә елашабыз,
Күзләребез талдырып.

Туган якның изгелеген
Яши-яши тоябыз.
Исебезгә төшкән саен
Тирән сулап куябыз.

Очрашуга кайттык

Кайчан гына кергән идек
Атлап мәктәп бусагасын.
“Ярты гасыр үткән”, — диеп,
Үткәннәргә күз салабыз.

Төшме соң бу, әллә өнме,
Кайчан үткән бу гомер?
Күңел белми картаюны,
Искә төшерә оныклар.

Рәхмәт сезгә, мөгаллимнәр,
Туры юлны күрсәттегез,
Безгә төпле белем биреп,
Зур тормышка озаттыгыз.

Исәнлек-саулык телибез,
Сез бит безгә якты маяк.
Иң-иң изге теләкләргә,
Олы хөрмәткә сез лаек.

Сабакташлар! Яшәсәк тә
Төрлебез төрле төбәктә.
Еллар узар, ә без һаман
Күрешик шушы мәктәптә.

Ижау шәһәре.