Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 2-2018
11.01.2018

Әдәби сәхифә 2-2018

Ринат Батталов
Чалгы чыңы

Соры-кучкыл борчак кыры,
Ара-тирә – алабута.
Алабута ышыгында
Шыр ялангач бала ята.

Кара икмәк кыерчыгы
Бөре кебек кулларында.
Ә әнкәсе борчак чаба —
Пакус тезә юлларында.

Ана туктап дога укый,
Бала астын алыштыра.
Һәр икесен сискәндереп,
Чалгы чыңы – сагыш тора.

Кызу җилләр хөкеменә
Алар ничек түзде икән?
Ни гаҗәп бу, шушы бала –
Еллар аша үзем икән.

Еллар узган… Борчак кырын
Аҗаганнар теле ялый.
Урылган кыр кырыенда
Тал куптара теге малай.

Тал суыннан саргайган кул,
Исем китеп карап торам.
Бәгырькәе өзелгән чак –
Ник дип әле сорап торам?

Әткәсенең баш очында
Мәдхияләр тезгәндер ул.
Орчык кадәр моңсу малай
Телен тешләп түзгәндер ул.

Зур югалту, кайгыга да
Түзә малай, ул бит – Кеше!
Әнкәсенең догасына
Үтә алмый кайгы теше.

Эшли малай, үрсәләнә,
Яшен ташы түзем икән.
Ни гаҗәп бу, шушы түзем –
Еллар аша үзем икән.

Иңнәренә корал элеп,
Чит илләрдә йөри егет.
Тозлы яше тама җиргә,
Ятимнәрнең йөзен күреп.
Ярдәм сорап кычкырса да,
Язмыш тарта кулларыннан.
Чәч агара, тәне сула
Локаторның нурларыннан.

Сакта тора, җаны утта
Өзгәләнә телеп-телеп.
Көзге гөлдәй калды кибеп
Төз гәүдәле сөлек егет.

Ак морҗадай йөзен күреп,
Кызганмыймын: «Әй, дим, егет!
Борчак кырын, авылыңны
Су баскан бит, диңгез кебек».

Тыелмадым: нигә өздем
Сабыр гөлен, җанын, телен.
Икмәк белән бердәй күргән
Өмет хисен – соңгы телем?

Сабыр төбе – сары алтын —
Сыналганнар сүзе икән.
Ни гаҗәп бу, шушы сабыр –
Еллар аша үзем икән.

Әй чайкала тормыш-дәрья
Ярларына суга-суга.
Дулкыннарда без йөзәбез,
Гомер һаман чаба-ага.

Дулкыннарга карап багам
Гомеремнең көзләрендә.
Бер Ходайдан сабыр сорыйм,
Тезләремә тезләнәм дә.

Илгә рәнҗеп, күнеп яшәү
Җирдә гөнаһ кылганнарга —
Ай-һай, авыр сынау икән
Эчендә җан булганнарга.

Гомер – дулкын, шаша кубып,
Ярларыннан ташый тулып.
Заман – упкын, ә колакта
Чалгы чыңы һаман шул ук.

Теге малай еллар аша
Сөрән сала миңа көн дә:
«Туган илең: «Улым», — диеп
Эндәшәме син ятимгә?»

Тешем кысып түзсәм түзәм,
Читкә чәчмим зарларымны.
Мин бит сөям саф йөрәктән
Мең ел түзгән татарымны!
Җавап эзлим: үткәнемә
Каш җыермыйм – бу иң чыны.
Тик колакта һаман да шул
Үзәк өзгеч чалгы чыңы.

Янар кояш! Еллар гына
Күз нурларын алып китә.
Дуслар китә… Кем чираты?
Күке-сәгать келт-келт итә,
Гүя әйтә: вакыт үтә…
Вакыт үтә… вакыт үтә…

Ижау шәһәре.

Әлфирә Низамова
Йөрәкләрне өтә ялкыннар

Телибезме, юкмы, сорап тормый
Китеп бара дуслар, туганнар…
Капкаларны киереп ачып китә
Газизләрдән газиз булганнар.

Китеп бара, җанда бушлык кала,
Урын тапмый өзгәләнә күңел.
Ни хәл итмәк, һәркемгә дә килә
Озатулар… бездә генә түгел.

Озатабыз, буш кул белән китә,
Бер кат күлмәк бары өстендә…
Җанда бушлык, алып киткән сыман
Бәгырьләрдән өзеп барсын да…

Өстәлләрдә көтә чынаяклар,
Мендәрләр дә салкын — хуҗасыз…
Капка кыегында песи көтә,
Кайтыр әле диеп, хуҗасын…

Кайтмыйлар шул, телибезме, юкмы,
Мәңгелеккә күчә якыннар.
“Салкын туфрак суыта”, — дисәләр дә,
Йөрәкләрне өтә ялкыннар…

Исәнбай авылы.

Азат Гаталы
Дуслар барда яшәү күңелле
(Муллаәхмәткә багышлана)

Дуслар, дуслык, диеп янабыз без,
Ни көч бар соң бу өч хәрефтә?
Дусты барның күңеле шат, юкның
Күренә бит бар да кәефтән.

Дуслар күп булмыйлар, сине аңлар
Якын дус ул була бер, икәү…
Тик шулай да якын, ерак диеп,
Беркайчан да кирәкми чикләү.

Якын дуслар ерак йөрсәләр дә,
Күңеле белән синең яныңда.
Шатлыкларда гына түгел, михнәтләрдә
Терәк була синең җаныңа.

Тормыш бара шулай, без чабабыз,
Туздырабыз дөнья тузанын.
Шул чабышу аркасында хәтта
Сизмибез бит гомер узганын.

Яшь өстәлә, көтеп тормый вакыт
Безгә илле, ниләр эшләрсең?!
Яшик әле дуслыгыбыз саклап,
Япа-ялгыз булсаң, нишләрсең?

Гомер мизгелләре кире кайтмый,
Тормыш бит ул, үзең беләсең.
Теләкләрне кабул итсен Ходай,
Килә озын гомер телисем.

Ижау шәһәре.

Рушания Байтимерова
Эт елы – дуслык, тугрылык елы

Этләр шундый: хуҗам юк, дип
Яламый чит-ят кулны.
Кайбер кеше дә эт кебек
Булалмый тугры җанлы.

Яңа ел – этләр елында,
Тату һәм дус булыйк без.
Төрле бәхәс, ызгышларны
Читләп урап узыйк без.

Этләр өрсен тик кирәккә,
Юкка-барга өрмәсен.
Тыныч, имин каршы алыйк
Яңа елның иртәсен.

Әгерҗе шәһәре.