Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 19-2019
8.05.2019

Әдәби сәхифә 19-2019

Лүзия Мәрданова
Җиңү көне
Бәйрәм бүген. Барча халык бергә
Җиңү көнен итә тантана.
Аяз күкнең зәңгәрлеген күр син,
Нурын чәчеп, кояш елмая.

Мәңгелек ут… Халык шунда атлый,
Кулларында чәчәк бәйләме.
Горурлану, сагыш чагылса да,
Шатлыклы ул — Җиңү бәйрәме.

Сугыш елларының хатирәсен
Оркестр уйнавы яңарта.
Халык җырлый, бии, күңел оча,
Бәйрәм дәрте һәрбер тарафта.

Туплар түгел, салют тавышы гына
Яңгырасын туган илемдә.
Мәңгелек ут яна искә төшереп,
Тыныч тормыш бәясен бүген дә.

Ижау шәһәре.

Шиһабетдин Садыйков
Ак пароход
Ак пароход алып китте
Идел буйлап сугышка.
Инде ниләр язды микән
Минем яшьлек язмышка.

Авылымны чыккан чакта
Кулъяулыгым болгадым.
Ходаемнан исән йөреп
Кайтуымны сорадым.

Әле миңа унсигез яшь,
Чәчкә кебек вакытым.
Исән алып кайтсын иде
Тагын ак пароходым.

Беләм: алда мине көчле
Дәһшәтле сугыш көтә.
Тик шулай да минем яшь җан
Исәнлек өмет итә.
Үттек без бик озын юллар,
Күренде биек таулар.
Шул тауларда бара икән
Без керәсе сугышлар.

Кулга автоматлар тотып,
Мендек биек тауларга.
Иртәнге ал таң атканда
Ташландык фашистларга.

Китте коточарлык атыш,
Яңгырый яман тавыш.
Җир тетри, һава дулый,
Менә ул нинди сугыш?!


Иртә таңнан кичкә кадәр
Ярсып-шашып сугыштык.
Йөзләп түгел, меңнән артык
Яшьтәшләрне югалттык.

Мин тәнемә яра алдым,
Кайнар канымны койдым.
Яраларны төзәтергә
Дәва йортына яттым…

…Ак пароход, ак пароход,
Булдың минем юлдашым.
Йөргән юлымны уң иттең,
Насыйп иткәч язмышым.

Ак пароход алып китте
Мине канлы сугышка.
Ак пароход алып кайта
Газиз туган авылга.

Бу көнне мин озак көттем,
Бик озын юллар үттем.
Газиз туган илне яклап,
Кайнар канымны түктем.

Язмышыма насыйп булгач,
Бер Ходаем саклагач,
Күпме үлемнәрдән калдым,
Исән кайтырга язгач.

Бар сугыш юлларын уйлап,
Чумам тирән уйларга.
Ике күземне тутырып
Карыйм туган якларга.

Яшь йөрәгем, саф күңелем
Ярсыплар дулкынлана.
Күрешү сәгатен көтеп,
Газиз җаным шатлана.

Ак пароход гудок биреп,
Кайту хәбәрен сала.
Җәйге кояш нурын сибеп,
Елмаеп ал таң ата.

Үзем карыйм, үзем елыйм,
Пароход җитә ярга.
Мәңге сүнмәс бәхет, шатлык
Иңәдер газиз җанга.

Яшь йөрәгем ярсып тибә,
Мин туган як җирендә!
Тизрәк авылга кайту
Хәзер минем күңелдә.

Туган абый — Низаметдин
Килде мине алырга.
Сөйләшеп туя алмыйча
Кайттык туган авылга.

Йөрәгемдә бәхет балкый,
Бар кеше мине котлый.
Әти-әни, туганнарым,
Кочаклап, сөеп туймый.

Шул бәхетле минутларым
Күңелемнең түрендә.
Аның сүнмәс кайнар хисен
Саклыймын йөрәгемдә.
Ижау шәһәре.

Фәния Сундукова
Көтәм, әти
Гомер узды, ничә еллар үтте,
Аккан сулар булды чамасыз.
Көтеп-көтеп тә син кайтмадың,
Һаман сыкрый йөрәк ярасы.

Карт әниең, карт әтиең калды,
Хатының калды, өч балаң.
Башкайларың нинди нужа күргән,
Анысын белә инде бер Ходай.

Безгә дә бик җиңел булмады,
Әнкәй бәгърем күрде авырлык.
Сынмады ул, көчле рухлы булды,
Күңелендә саклап сабырлык.

Мин бит, әткәй, синең төпчек кызың,
Унбиш көнлек булып калганмын.
Бер күрмичә сине, назың тоймый
Синсез үскән ятим бала мин.

Сугыш чыгып, синсез калгач, әти,
Күпләп эчтек кайгы шулпасын.

Хатын-кызлар, сабый балалар —
Бергә тарттык нужа арбасын.
Кәлҗемәләр ясап, алабута,
Кычытканнар ашап туендык.
Ярый инде ачтан үлми калдык,
Әнкәебез шуңа сөенде.

Бу дөньяда бармы икән тагын
Явызрагы канлы сугыштан?!
Әти, әни сугыш аркасында
Рәхәт күрми китте тормыштан.

Әткәй, сине көннәр-төннәр уйлыйм,
Бер күрмәсәм дә, син уемда.
Кайталмадың, күпме көтсәм дә,
Һәлак булдың сугыш утында.

Туган илем, сөйгән җирем, диеп,
Син ант иттең Ватан каршында.
Горурлыгы булып калдың мәңге
Туган илем, газиз халкыңа.

Исәнбай авылы.

Роза Фәрхетдинова
Ветераннар

Явыз фашист афәт алып килде,
Илебезне кайгыга салып.
Биш елга сузылган бу сугышта
Күпме солдатлар калды ятып?!

Соңгы көчкә кадәр көрәштегез,
Яраланып, түзеп барсына,
Көчле рухлы, батыр ветераннар,
Баш иябез сезнең каршыда.

Сез җиңү яулаган илдә тыныч,
Сакта тора уллар, оныклар.
Яшәгез сез, безнең ветераннар,
Була күрмәсен тик сугышлар!
Була күрмәсен тик сугышлар!

Ижау шәһәре.