Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 17-2018
25.04.2018

Әдәби сәхифә 17-2018

Әлфирә Низамова
Тукай дәрес бирә

Тукай язы, дибез, язлы Тукай
Тукайлы яз, дисәк, дөресме?
Апрельне мин гади генә итеп
Әйтер идем — Тукай дәресе!

Күктә кояш күзен кыса, әнә
Тамчы җырлый: тып та тып…
Күңел капкаларын киереп ачкан
Яз җилләрен булмый туктатып.

Хәтер кайта ачык капкалардан,
Хәтер кирәк бүген барларга.
Кара такта, акбур кирәк бүген
Тукай исемен зурлап язарга.

Кирәк түгел хәтер — процессорлар,
Интерактив такта,клавиатура…
Бүген Тукай үзе дәрес бирә,
Китап тотып, түрдә утыра:

“Шул вакытта мин кулыма китап алам,
Аның изге сәхифәләрен актарам;
Рәхәтләнеп китә шуннан җаным, тәнем,
Шуннан гына дәртләремә дәрман табам…”

Бөек Тукай да син! Нәни Апуш!
Кем булсаң да, безгә кадерле!
Язлар белән илһам килә безгә,
Тукай язы очлый каләмне!

Исәнбай авылы.

Саҗидә Аширова
Милләт улы

Киткән кошлар яз кайталар,
Кошлар моңы җиһанда.
Татарның бөек улы —
Тукай туган бу айда.

Гасырлардан гасырларга
Хәтерлик туган көнен.
Туган телем – Тукай теле –
Бишектән сеңгән телем.

Тукайның әйткән сүзләре
Горурлыгым, яклаучым.
“Сөй гомерне, сөй халыкны,
Сөй халыкның дөньясын”.

Тукай торган тел сагында,
Саклыйк без бу байлыкны.
Тапшыралсак киләчәккә,
Үтәрбез зур бурычны.

Ижау шәһәре.

Вәҗиһә Заһидуллина
Тукай телендә сөйләшәм

Бөек Тукайны беләбез
Бәләкәй чагыбыздан.
Тукай телендә сөйләшәм,
Шуңарга мин шатланам.

Кечкенәдән җырлап үстем
Тукайның “Туган тел”ен.
Язылган ул яратканга
Үзенең телен, илен.

Шигырьләр, әкиятләрен
Яраталар балалар.
Габдулланың иҗатында
Дини темалар да бар.

Аллаһка сыена ул,
Дин сабакларын ала.
Яшь буынны чакыра
Булырга туры юлда.

Кайберәүләр тырышса да,
Аны динсез, дияргә.
Бөек Тукайны тиңлибез
Йолдызга милли күктә.

Ижау шәһәре.

Роза Фәрхетдинова
Мәңге яшь

Тукай абый дияргә тел бармый,
Миннән күпкә олы булса да.
Күңелдә ул яшь килеш саклана,
Ике гасыр элек туса да.

Тормыш авыр диеп зарланмаган,
Туган телгә мактау җырлаган.
Язганнары тирән эчтәлекле,
Милләт өчен янып сызланган.

Башка сыймый, кыска гомерендә
Язган ничәмә әсәрләр?
Илем, милләтем, дип яшәгән ул,
Шундый буладыр чын шагыйрьләр.
Шундый була бөек шагыйрьләр.

Ижау шәһәре.

Гөлфия Исхакова

Тормыш кыйпылчыгы

И шагыйрәм! Аңлыйм сине бик тә,
Хыялларда үтә гомерең.
Тының өреп торгызасың учак
Пыскып кына калган күмернең.

Шул учакта үзең янасың бит
Уйламый да йөрәк тузганын.
Көнен, төнен каләм тибрәндереп
Сизми хәтта гомер узганын.

Утлар йотып кеше язмышыннан
Дөрләп янганнарың азмы соң?
Каләм белән, кыя таштан торган
Кайгыртасың кеше кайгысын.

Их, шагыйрәм!
Әзме синең җанда
Чишелмәгән серләр адашкан?
Ә кәгазьгә кабат чит берәүнең
Тормыш кыйпылчыгы урнашкан.

Воткинск шәһәре.

Альбина Гайнуллина
Үтә икән

Үтә икән
Туган көн дә… Яллар да…
Үткән көннәргә ияреп
Үтә тора икән еллар да.

Уза икән
Гомерләр дә… Язлар да…
Узганнарны уйлап тормый
Алга кирәктер ул атларга.

Үзе дәшә
Юллар да… Еллар да,
Алдан сәлам бирә төсле
Күңелемдәге хыялларга…

Казан шәһәре.

Ибраһим Биектаулы

***
Шаһ-әсәрләр –
җанга тансык җимеш!
Гасырга бер – Тукай, Пушкиннар!
Яшен яшьнәтүләр – илаһ гамәл…
Күкрәүләрне көткән күңелләргә
канат куя, хәтта, очкыннар…
***
Бу дөньяда:
Ни – максат? Ни – мәгънә?
Белүче Зат бер генә – Аллаһ
Тәгалә!
***
Һәрчә мәхлук – ау юлында –
ашыга.
Чебен-черки борынында –
кашыгы…

***
Беренчелек – магнит… –
Тарта һәркемне:
Чоландагы симез иткә – күсене.
Җирдән
җиде катлы күккә – кешене…

Ижау шәһәре.