Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 16-2018
18.04.2018

Әдәби сәхифә 16-2018

Әлфирә Низамова
Уяныгыз!

Танышулар, кавышулар —
Ярала яңа парлар…
Татлы сөю җимешләре —
Туа тора балалар.

Өйдә җылы, әти-әни —
Парканатлар – назлыйлар.
Ышыкланып җил-давылдан,
Үсә тора сабыйлар…

…Өйдә тавыш, гауга-низаг,
Савыт-саба ватыла.
Тиреләре текмәгән бит
Балалар үсә тора…

Әни эчә, әти кыйный
Юк котылыр чаралар!
Асфальт тишкән чәчәк кебек
Үсә тора балалар.

Ятимнәр йорты кимеми,
Арта торалар алар.
“Әни килеп алыр”, – диеп
Үсә тора балалар.

Вакыт җитми, тәрбияне
Кичектерә ата-ана.
Кальян тартып, сыра эчеп
Үсә тора шул бала…

Төн… урамда ят тавышлар
Улый, чиный, азалар…
Уяныгыз, бистә, сала,
Уяныгыз, калалар!
Бу бит- безнең балалар!

Исәнбай авылы.

Зәбир Хәлимов
Бәхетеңә сөен…

Болыт арасыннан кояш карый,
Кемнең икән бәхет ярчыгы?..
Әллә көткән микән бакчасында
Җир казучы ялгыз карчыгы?..

Нигә ялгыз?.. Бары Ходай белә,
Яшьлек хатасымы, язмышмы…
Ялгызлыкның ачылары телә
Яраларын шушы ялгышның.

Ире үлгән, бәлки, китеп барган,
Балалар юк яки еракта…
Ул үзе дә инде көтеп арган,
Дәрья булган яше елап та…

Сүрән кояш нуры аңа бәхет,
Күрше хәлен белсә — сөенеч…
Күкләр артындамы көтә тәхет,
Ә хәзергә тормыш — көенеч…

Яр Чаллы шәһәре.

Асия Корбангалиева
Чиккәндәй булсын эшең!

Авылыма кайттым тагын.
Беләм: юк әткәм, әнкәм.
Барыбер тартыла күңел,
Юк якын җир, юк бүтән.

Күршем чыкты мине күреп,
Сөйли әти турында:
“Өй түбәсен синең әти
Япты“, — диде ул шунда.

Күз төште өй түбәсенә,
Тамучы тамчы микән?
Югалтуга килешмәгән
Ачы күз яшем икән.

Икенче күршем дә килде,
Өстендә матур күлмәк.
“Әниең текте, яраттым“,- ди, —
Тегелгән бәби(и)тәкләп.

Балта остасы әтинең,
Тегүче әниемнең
Хезмәтләре һаман исән,
Алар дәвамчысы мин.

Исемдә алар әйткәне:
“Чиккәндәй булсын эшең!“
Ак кәгазьгә сүзләр “чигәм“,
Шигырьдә бөтен хисем.

Әгерҗе шәһәре.

Винер Садыйков
Фәрештәм булып калдың

Яра, яра… Яралана
Гомерләр узган саен.
Сөю хисләрем яңара
Озатып калган саен.

Кайнар хисләрем яңара,
Кояш сипкәч нурларын.
Кошлар да бит сайрап оча
Уянгач дөнья язын.

Бары син генә тоймыйсың
Йөрәгемнең янганын.
Бары сине генә уйлап,
Көеп, яшьләр тамганын.

Гомерләр ага шул судай,
Кирегә акмый бер дә.
Йөрәккә боерып булмый –
Көтә шул сине көн дә.

Ялгышыпмы, узып китте
Җавапсыз мәхәббәт тә.
Бер-беребезне табалмый
Икәүләп эзләсәк тә.

Күңелем фәрештәсе син,
Ак күлмәк кимәсәң дә.
Һәрвакыт сине уйладым,
Сөеклем димәсәм дә.

Ижау шәһәре.

Зөлфия Муллина
Бәхет агачы

Язлар җитү белән алмагачлар
Шау чәчәккә күмелер — мин беләм.
Һәр кешегә насыйп булсын икән
Көзләренә керү пар белән.

Бәхет агачының алмаларын
Кызардылар, җыя алмадык…
Ялган яла, мәкер, хөсетлекләр
Бакчабызның ямен ялмады…

Бәхет агачының алмаларын
Бик сирәкләр өзеп ашыйлар,
Үрелеп тә, буе җитмәгәннәр
Ярты юлда ярын ташлыйлар.

Бәхет агачының җимешләре
Югарыда, әйе, биектә…
Җимешләрен тату кемгә насыйп,
Серләренә, язмыш, өйрәт лә!

Исәнбай авылы.