Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 15-2019
10.04.2019

Әдәби сәхифә 15-2019

Александр Горбунов фотосы.

Азат Гаталы
Тигезсезлек

Пычрак җәймә… Юл чатында
Шул җәймәдә берәү бөрешеп,
Иске шәлен куеныннан салмый,
Кулын сузган, хәер сорашып…

Машиналар чаба тыз да быз,
Күзләр күреп хәтта җитешми.
Кем туктасын, кемнәр хәл сорасын
Сулар чәчрәтеп китешли?

Кая бар да ашыгалар икән —
Кемнәр кайларга кабалана?
Ул чабудан нинди хикмәт бардыр?
Берни күрми, туймас замана.

Берәү акча яга утын итеп,
Ә бер түрә закон чыгара.
Ул законны үзе өчен яза,
Халык нәрсә, халык томана.

Туймаганнар туя белми инде,
Комсызлыктан юктыр дарулар.
Кимсетүгә халык һаман түзәр,
Тиен санап, утта янарлар…

…Пычрак җәймә юл буенда ята,
Шул җәймәдә берәү бөрешеп,
Иске шәлен иңнәреннән салмый,
Утыра бирә хәер сорашып.

Ижау шәһәре.

Әлфирә Низамова
Кояш көтә күңел

Кояш җитми, яктылык,
Җылы җитми җанга…
Ничәнче көн тоташ инде
Карлы яңгыр ява…

Карлы яңгыр ява…
Күңел туңа, куллар өши…
Табигать белән көрәштә
Көчсез әле Кеше…

Кояш көтә, җылы көтә,
Язны көтә галәм…
Карлы яңгыр… Ак кәгазьгә
Серен түгә каләм…
Исәнбай авылы.

Рәмзия Җиһангәрәева
Сүз кодрәте

Апрель ае кояшыдай
Нурга төреп җиһанны.
Илаһи бер хис уяна,
Шул җилкендерә җанны.

Күңелдәге якты уйлар
Кәгазьдә “тереләләр”.
Хыял, өмет һәм ярату
Бер-берсе үреләләр.

Керле күңелләр агарсын —
Пакьлек салам хисләргә.
Илһамланып шигырь язам
Айлы тып-тын кичләрдә.

Моңсызларга моң өләшәм.
Сабырсызга – сабырлык.
Юатам ятим, үксезне
Сүз – көч! Хәйран калырлык.

Сүз кодрәте – шифа, бәлзәм —
Җансызларга җан куя.
Сүз кодрәте- хәнҗәр кылыч —
Кайчак бәгырьне уя.

Өметсезгә өмет өстим,
Дәрт иңсен дәртсезләргә.
Адашканнар юл тапсыннар,
Көч бирәм хәлсезләргә.

Читтә йөреп сагынганнар
Шигырь укып юансын.
Туган як сулышын тоеп,
Чын күңелдән куансын.

Сүз кодрәте – бөек көч шул,
Иҗат ул – татлы газап.
Күңел халәте – моң, җыр ул,
Илһам, дәрт, очар канат.
Кичкетаң авылы.

Нәҗип Камалов
Туган якны сагыну

Ел саен сагынып кайтам
Уразай каеннарын.
Тупылларны кочаклап
Таратам кайгыларым.

Уразаем – гүзәл як,
Гөлләргә күмелгән як.
Җиләкләре бал гына,
Чәчәкләре ал гына.

Таңга чаклы чут-чут итеп
Моңлана бер сандугач.
Сандугач та минем кебек
Туган җирен сагынган.

Әй, сез, чибәр сиреньнәрем,
Чакырып кул изисез.
Сезне җирсәп кайтуымны
Әллә инде сизмисез?!

Сарапул шәһәре.

Тәнзилә Хәбибуллина
Җилләр, җилләр…

Әй бу җилләр, әй бу җилләр
Исәләр дә исәләр.
Артларыннан чабар идем,
Яшьлек анда, дисәләр.

Яшьлек анда, дисәләрме?
Җилкән куеп җилләргә,
Китәр идем яшьлек гөлем
Чәчәк аткан җирләргә.

Йөрер идем шул чәчәкләр
Исләренә исереп.
Гүзәл чагым – яшьлегемне —
Күз алдына китереп.

Хатирәләр — якты кояш —
Җылыта гомер буе.
Олыгайгач кешеләрнең
Гел яшь вакытта уе.
Салагыш авылы.

Гөлфия Исхакова
Яшәү ямем

Җаным минем дәрт сандыгы,
Хыялый күңел миндә…
Мәхәббәт турында шигырь
Туып тора һәр көндә.

Кош оялаган йөрәккә,
Канатын кагып тора.
Сандугачмы илһам бирә —
Син аны коштан сора.

Бәлки ул кош бер тургайдыр?
Күккә омтыла һаман.
Сөю утында яндыра
Әллә шундыймы заман?

Барысын да җиңә сөю,
Әгәр чын булса гына.
Дөрләгәндә саф мәхәббәт,
Бураннар хәтта тына.

Үз вакытын белеп кенә,
Сөю туа йөрәктә.
Язмыш үз юлларын табып,
Ишек ача кирәктә.

Шигырьгә тама хисләрем,
Яшәү дәрте җанымда.
Гашыйк булам туар таңга,
Язар каләм кулымда.
Воткинск шәһәре.