Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 15-2018
11.04.2018

Әдәби сәхифә 15-2018

Гөлфия Исхакова
Язмый булмый…

Яз килгәндә язмый буламы соң?
Тамчы булып тама шигъри юллар.
Кояш булып күктән уелып төшә
Нурлар кунган хисләр тулы уйлар.

Китеп барган бозлар шавы булып,
Кайтып килгән кошлар җыры тулып,
Шигырь туа яңа сулыш сыман,
Ерганактай ага ургып-ургып.

Үз кыйбламнан тавышым ишетим,
Иҗат кошым яз тургае итим.
Туң җаннарга якты өмет салып,
Ялгызларның бозлы бәгърен эретим.
Яз килгәндә язмый буламы соң?

Воткинск шәһәре.

Фәридә Айдарова
Бер хәбәр

Син искә алгансың, ниһаять,
Бу дөньяда минем барлыкны.
Хәбәрең килү үк ачтырды
Хисләрем бикләнгән сандыкны.

Тозакта яшәүдән арыган
Хисләрем, йозакны җимереп,
Кош сыман биеккә омтыла.
Һай, авыр көтүләр тилмереп.

Син күптән оныттың, билгеле,
Хәбәрең килмәде бик озак.
Яшьлекнең иң татлы хисләрен,
Серләрен мин саклыйм.
Мин – йозак.

Әгерҗе шәһәре.

Роза Фәрхетдинова
Язгы буран

Буранлы кыштагы кебек
Агачларны бәс сарган.
Тәрәзәгә кагыла кар
Күреп кал, дигән сыман.

Кошлар да очмый, күренми,
Җимлекләрен кар баскан.
Бердәм булып алар бар да
Ояларына качкан.

Язның уртасы булса да,
Бар дөнья ап-ак кар бүген.
Кыш быел соң килгәнгәме
Күрсәтә әле үзен.

Ижау шәһәре.

Силүзә Мифтахова
Китәргә уйламый кыш

Бу ни хикмәт, бу ни эш?
Китәргә уйламый кыш.
Апрель башы — буран уйный
Җил белән куыш-куыш…

Гөрләвекләр шаулап акмый,
Кояш та сирәк карый.
Ник соңарды бу юлы яз?
Сизми калмасак ярый!..

Җәйләр вакытында килсен,
Сызылып атсын таңнары.
Мәрхәмәтен җиргә сибеп,
Кояш балкыр аннары.

Ижау шәһәре.

Рамил Мухгалин
Туган авылыма

Туган авыл, сиңа атап язам
Бу шигырьне, йөрәк җырымны.
Тыңлап кара, ямьле туган җирем,
Синдә үскән газиз улыңны!

Йөрәгемнән чыккан хисләр,
Ә җанымның моңы түгелә…
Назлы җилең битләремнән сөя,
Кояш балкый күңел күгемдә.

Зәңгәр күктә тургай тавыш бирә,
Туган җирдә — язлар җылысы.
Бүген сезгә шигыремне язам,
Сезнең өчен килә җырлыйсы!

Туган авыл, мин бәхетле бала,
Кендек каным тамган биредә.
Яшим, эшлим, иҗат итәм…
Матур уйлар килә күңелгә.

Исәнбай авылы.

Ибраһим Биектаулы
Бер йотым

Кая ага гомер елгасы?
Кайда аның туктау мизгеле?
Ни мәгънә бар гомер-гасырда?
Авырмасаң – төштер бу, дисең.

Калка алмый беркем гавамнан,
Көл италмый киңлек-халыкны.
Табигатьнең серен ачканда,
Шуышалар күпләр – чериләр.

Вакытының соңгы тәгамен
Йотып калган чиксез сөенә.
Шулай ансат китеп бара ул
Дөм-караңгы дөнья эченә…

Ижау шәһәре.