Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 14-2018
4.04.2018

Әдәби сәхифә 14-2018

Әлфирә Низамова
Язга авышкач

Көннәр озын, төннәр кыскаралар,
Кемдер кисә төннең итәген…
Куанышып, кошлар чыркылдаша
Хәбәр итеп язлар җиткәнен…

Көннәр көлә, төннәр йолдыз сибә,
Бозлар елый, карлар сызалар,
Гөрләвекләр үз юлына төшеп,
Язның тәүге җырын сузалар…

Ябалак кар төшә салмак кына:
“Соңга калдым инде!”- дигәндәй,
Гөрләвекләр кочагына сыенып,
Агып китә ап-ак көймәдәй…

Елгаларда бозлар кузгалганнар,
Көтә алар китәр көннәрен.
Җир-табигать ашыкмыйча гына
Алыштыра кияр күлмәген….

Исәнбай авылы.

Ринат Батталов
Кызыл, ак төсләр

Күбәләкләр — кызыл төстә,
Үрдәк-казлар — ак төстә.
Шул ике төс – кызыл һәм ак —
Күз алдымда, гел истә.

«Аклар» булган, «кызыл»лар да,
Афәт килгән илләргә.
Болгангандыр бөтен дөнья
Көзге ачы җилләрдә.

Кызыл һәм ак келәмнәргә
Йолдыз, канат уелган.
«Кызыл»лар, «ак»лар кулыннан
Күпме каннар коелган?

Әле кызыл, әле ак төс
Хәтерләрдә бутала.
Кем соң үзен кан-көрәштә
Кеше итеп тота ала?

Кызыл төсле, ак гөлләрне
Кочсыннар күбәләкләр.
Ике төсне дә үз күреп
Очсыннар каз-үрдәкләр.

Кызыл төсләр ак булалмый,
Тагаракта юсаң да.
Ак төсләр дә кызыл булмый,
Аппараттан кусаң да.

Илгә афәт китермәсен
Төс белән төс көрәше.
Һәрбер төстән илһам алып,
Яшәсен җирдә кеше.

Ижау шәһәре.

Кәүсәрия Нуруллина
Яратмыйча ничек яшисең?

Тәнкыйтьләде берәү, миннән көлеп:
“Мәхәббәт турында язасың, — дип, — күп.
Гел шуның тирәсендә әйләнәсең,
Күрәм, әллә берәүгә гашыйк үлеп.”

Исем китә туң йөрәкле кешеләргә,
Сөю тоймый гомер кичергәннәргә.
Охшатам мин аларны, чагыштырам,
Сүнәр-сүнмәс пыскып янган шәмнәргә.

Мәхәббәт бит мәңгелек, ул — бөек көч,
Туң йөрәкләрне җылытып эретә.
Мәхәббәт ул яраттыра, яндыра.
Тылсымлы, татлы сөю бүләк итә.

Язам шул, язам яратам дип,
Гомер биргән газизем әнкәемне.
Аттай җигелеп гомер арбасына,
Безне үстергән кадерле әткәемне.

Бер карында яткан туганнарымны,
Җанымнан яралган балаларымны.
Җаныемны, шашып сөйгән ярымны,
Балдай татлы оныкларны, дусларны.

Сокландыра сызылып аткан таңнар,
Җанга җылы биргән кояшлы көннәр.
Күңелне моңландыра кояш бату,
Сихерлиләр айлы, йолдызлы төннәр.

Мәхәббәтем көчле туган илемә,
Кендек каным тамган изге җиремә.
Авылыма, бишегем, нигеземә,
Яратмыйча ничек яшисең җирдә?!

Чайковский шәһәре.

Фәнсилә Шәйдүләтова
Кешегә…

Сабырлыгың җитәрме?
Буш сүзләрне, ялганнарны
Күңелең кабул итәрме?

Ай, көчләрең җитәрме?
Билгесезлеккә юнәлгән
Юлың ерак китәрме?

Үҗәтлегең җитәрме?
Язмыш дөреслек тутырган
Капчыкларны сүтәрме?

Тырышлыгың җитәрме?
Өмет тулы гомеркәең
Файдалыга үтәрме?

Яр Чаллы шәһәре.