Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 12-2018
22.03.2018

Әдәби сәхифә 12-2018

Зәйнәп Зәкиева
Көянтә

Аны салган җилкә бөкрәйде,
Ә ул, киресенчә, төзәя.
Сөенми турайганына бер дә,
Сагышлары гына күбәя.

Скрипка кебек җырлый-җырлый
Сулы чиләкләрне күтәрде.
Көнен яшь кызларның иңнәрендә
Чишмә юлларында үткәрде.

Зәңгәр күктәй зәңгәр көянтәдә
Сандугачлар канат кагынды.
Сандугачлы көянтәгә кушылып,
Мәхәббәт җырлары агылды.

Тугры сөю, вәгъдәләшүләргә
Шаһит булды зәңгәр көянтә.
Менә хәзер кирәге беткәнгә
Ята бер тузанлы келәттә.

Әллә көянтәсез булгангамы,
Тормый кызлар бик әдәп саклап.
Сарылып калды, ахры, көянтәгә
Оялчанлык һәм дә тыйнаклык.

Актаныш районы, Мерәс авылы.

Әлфирә Низамова
Сөю барын ишеттер

Өйләнмәгәнсең дип ишеттем мин
Гаеплесе миндер, сизәмен.
Онытмаган булсаң, үзең өздең
Син араны каты “кизәнеп”.

Икеләндең, яшьлек куркыттымы,
Иләслегем каршы төштеме?
Син җибәрдең үзең өзелеп сөйгән
Бердәнберем дигән кешеңне.

Ялгыз яшисең дип ишеттем мин
Гомер көзләрендә, ә нигә?!
Йөрәгеңне ача алмадыңмы
Миннән башка тагын берәүгә?

Зәңгәр күзләреңнең тирәнлеген
Күрмәдеме миннән башкалар?
Беркемгә дә бүләк итмәдеңме
Кочак-кочак ап-ак чәчкәләр?

Беркемне дә алып кулларыңа
Кермәдеңме агым суларга?
Битләреннән, күзләреннән үбеп
Салмадыңмы кайнар уйларга?

Гашыйк булмадыңмы? Нигә?
Синең хакта бүген ишеттем.
Минем йөрәк чуар… Син дөньяга
Сөю барын, зинһар, ишеттер!

Исәнбай авылы.

Зөһрә Камалиева
Кич утырып шигырь яза идем…

Офыкларга караш тартылганда
Күктән йолдызларны чүпләдем.
Илһам алдым галәм киңлегеннән…
Белмим, хәзер әллә нишләдем.

Әллә күңелемдә давыл тынды,
Тик җанымда калды ярсуы.
Давылларда калган дәрвиш кебек,
Баса алмый хәтта кар суы.

Төне буе тышта карлар яуды,
Кемдер туды, кемдер өзелде.
Бәгыремне өтеп, өнгә килдем,
Ялгыз итеп сиздем үземне.

Кич утырып шигырь яза идем,
Белми идем хыял чикләрен.
Йөрәгемнең шашкын дулкыннарын
Күкрәк читлегенә бикләдем.

Яшь вакытта шатлык-ямьнәр табып
Яшисең дә хыял-уй корып.
Картлык килгәч, башыңны иясең
Язмышыңа инде буйсынып.

Шау-гөр килеп биеп йөргән чаклар —
Узып китте яшьлек еллары.
Сиздермичә генә якынлашты
Гомеркәйнең моңсу көзләре.

Ижау шәһәре.

Рәзилә Миннәхмәтова
Туган ягым, сине яратам

Бәйрәм алды киче, агачларның
Иңнәренә ак шәл ябылган.
Гүя язның беренче бәйрәмен
Бар табигать көткән, сагынган.

Агачларның ап-ак сыкы шәле
Җемелдиләр кояш нурыннан.
Бер-берсенә күз кысышкан кебек
Узып киткән чакта турыннан.

Мин сокланып туктап карап торам,
Күз чагыла ныклап карасаң.
Шундый гүзәл табигатең өчен,
Туган ягым, сине яратам.

Ижау шәһәре.

Роза Фәрхетдинова
Күңел халәтем

Кеше язганнарны укыймын да,
Яза алмый туктап каламын.
Бераз вакыт туктап каламын да,
Фикер туып, тагын язамын.

Надан гына каләм чарлаучы мин,
Ферма кызы, авыл баласы.
Ә шулай да газет битләрендә
Килә минем урын аласы.

Чүп-чар язып, кәгазь тутырамын,
Тибрәткән буламын каләмне.
Башка нәрсә килсә, шуны язып
Көлдергән буламын адәмне.

Кайчак язган булам кызык өчен,
Үз күңелемне үзем күреп.
Җиңел булып китә яшәүләре
Көлке язсам, үземнән көлеп.

Куштырнаклы гына “язучы” мин
Рифмалар да туры килми бик.
Эчтәлеге дә пешеп җитмидер,
Шулай да язасы килә бит.

Уйлар диңгезенә чумып китеп,
Төн йокламый юллар тезелә.
Хатирәләр ташый ярларыннан,
Күңел тула, яшьләр түгелә.

Туктый алмый сыкрап елый җаным,
Ярсый-ярсый елый кайвакыт.
Кагылмагыз, еласын туйганчы,
Бушаныр да туктар бервакыт.

Кемгә сөйлим тойгы-хисләремне,
Синең хәлең кирәк кемнәргә?!
Ташып чыккан күңел халәтемне
Тезәм шулай шигъри сүзләргә.

Ижау шәһәре.

Саҗидә Аширова
Алдым кулыма каләм
(шаяру)

Илһам килде күңелемә
Алдым кулыма каләм.
Язып ташлыйм әле шигырь
Шаккатып торсын галәм.

Кайчагында күңел шулай
Хисләремнән тулыша.
Ак кәгазьнең битләрендә
Шигырь булып оеша.

Җанда шигырь оеткысы
Тулып, ташып түгелә.
Күңелем хисләргә тулып,
Шигъри тәлгәш үрелә.

“Синең кебек шагыйрьләр, — дип, —
Бусаң, буа буарлык”.
Зинһар, көлмәгез, дусларым,
Әлегә мин өйрәнчек.

Шигырь язам әле, дуслар,
Күңелем минем төпсез.
Алып китсәләр Казанга,
Калырсыз әле минсез.

Ижау шәһәре.