Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 11-2018
15.03.2018

Әдәби сәхифә 11-2018

Юбилей

Азат Гаталы исеме “Яңарыш” газетасының шигърият би­тендә әле соңгы елларда гына пәйда булды. “Мин шагыйрь түгел, алдыма мондый максат куйганым да булмады. Кайвакытларны эштән соң ял иткәндә, кулыма каләм алып, шигъри юларны ак кәгазьгә төшереп куйсам, җанга рәхәтлек бирә”, — ди ул.
17 мартта Азат Гаталы үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Каләмдәшебезне туган көне белән котлап, сәламәтлек, имин тормыш, балаларының игелеген күреп яшәвен телибез. Сөю-сәгадәттә яшәргә язсын, иҗат дәрте һәрчак ташып торсын!

Азат Гаталы
Мин генәме?

Менә тагын бер көн узып бара —
Зур рәхмәтем минем Ходайга
Сау-сәламәт булып таң аттырып
Яшәвемә әле болай да.
Мин генәме һәр туасы көнгә
Өмет баглап янып йөрүче.
Чумабыз бит хыял дөньясына —
Һәммәбез дә бәхет көтүче!
Көтүче шул… Гомерләрне куып,
камчы белән кыйнап үтүче.

Кирәк иде җиңел атларга…

Бөтен булган ах-вахларны җыеп,
Бер йомгакка урап төйнәдем.
Һәм шуларга аяк сөртер өчен
Өй алдыма палас бәйләдем…

Юктыр алда кеше үтмәс юллар,
Нинди генә эшләр корсаң да,
Кайсы якка юнәлергә белми
Башың катып карап торсаң да.

Гади генә булган бу дөньяның
Адымнары нигә катлаулы?
Өч минутка килгән бу гомерне
Кирәк иде җиңел атлавы.

Йөгереп узып булган җирләрдә дә
Көч-хәл белән шуышып йөрибез.
Кайчак үтеп була алмас чиккә
Үзебезне илтеп терибез…

…Бөтен булган ах-вахларны җыеп,
Бер йомгакка ныклап төйнәгез.
Шул йомгактан аяк сөртер өчен
Өй алдына палас бәйләгез…

Җилләр таратмасын хисләрне

Очраштык без. Көтмәгәндә язмыш
Бүләк итеп куйды алдыма.
Кояш елмайгандай көләч йөзең
Күрергә, дип, күңел ашкына.

Насыйп булса икән гомер буе
Күзләреңә карап яшәүне.
Белсәң иде ничек рәхәт миңа
Сиңа, жаным, диеп дәшүе.

Кошлар сайрый күктә синең өчен,
Елга дулкыннары баш ия.
Жиргә нурын биреп, кояш көлә:
Ышан, чын мәхәббәт бар, дия.

Бәхет-шатлык кына юлдаш булсын,
Җилләр таратмасын хисләрне.
Кулга-кул тотышып, бергә атлыйк,
Ай яктыртсын безнең кичләрне.

Ижау шәһәре.

Ибраһим Биектаулы
Акылга кил, шагыйрь

Шагыйрь! Нигә җирне тарсынасың –
Азынасың?
Җиде күктә ни эзлисең –
Казынасың?
Сүзләрең – ят, аңлашылмый –
Син нишлисең?
Юкса, үзең – бер гап-гади җир кешесе…
Акылга кил, һич тайпылма –
Йөр бер эздән!
Арттырма син каләм телең
Биш йөз сүздән!
Шулай итсәң, сине халкың укыр, аңлар,
Һәм дә, бәлки “Үз шагыйрем” диеп санар!

Ижау шәһәре.

Гөлфия Исхакова
Үтә гомер

Балачаклар артта калды,
Белдекме кадерләрен?
Эзләсәк тә, табалмабыз
Ул чакларның эзләрен.

Яшьлегебез кул болгады,
Сизелмәде үткәне.
Алып китте, иләсләтеп,
Хыялның ал җилкәне.

Бер күрүдә гашыйк итте,
Йөрәкләрне ялгады.
Пар күгәрченнәр гөрләшеп,
Күздән күзен алмады.

Яшьнәп, яшенләп җәй үтте,
Атты кояшлы таңнар.
Кошлар үстердек, очырдык,
Алда көтәр көз, дип, бар.

Әнә көз дә кулын болгый,
Томан булып бәс сара.
Яшәргә өлгерми калдык,
Гомер үткән кай ара?

Борылып артка карыйбыз,
Хәтерләп үткәннәрне.
Тик күрмибез үткәннәрен –
Кирегә сүткәннәрне.

Воткинск шәһәре.

Гыймран Сафин
Булмасын сугыш кына

(сәяси сатира)

Яшәү бал-май булмаса да,
Күпне теләп әйтмә сүз!
Халык әйткән: “Аягыңны
Юрганыңа карап суз!”

Уңышсызлык – ярлыларга,
Байларга — уңыш кына.
Икмәккә тук, өйләр бөтен,
Булмасын сугыш кына!

Телне тартып алганга да
Халык күңеле тулмасын.
Чит телдә дә аңлашырбыз –
Сугыш кына булмасын!

Олигарх ил байлыгын
Таларга дип ашкына.
Калганы җитәр халыкка –
Булмасын сугыш кына!

Сатлыкҗанга калҗа атсаң,
Ашый да, тавышы тына.
Милләт сатканга дәшмибез –
Булмасын сугыш кына!

Баш иелгән, тел тешләнгән,
Түземлек җитә шөкер!
Сулар һава, эчәр су бар –
Булмаганына төкер!

Ижау шәһәре.

Альбина Гайнуллина
Үпкән… Кочкан…

Кабат кая очкан,
Җилгә диләрме соң?!
Үпкәннәр качкач, җавап тотучы
Ник соң әле җил булмасын?!
Очкан диләр җилгә.
Онытылган. Үткән.
Ә минем сорыйсы килә
Синнән күптән :
Шулай буласын белә идеңме?
Вакытлыча уйнап кына,
Онытылыр өчен генә сөйдеңме?
Сөйдеңме соң?! Әллә…
Җил кебек җилбәзәк,
Ник үпкәнне, ник кочканны
Йөрдеңме син белмичәрәк?!
Үпкәләмә.
Үткән, беткән. Очкан!
Сагынуларым да басыла икән,
Битләремне җилгә куйсам.

Казан шәһәре.

Асия Корбангалиева
Синнән башка…

Мин син йөргән сукмаклардан
Йөрмимен инде бүтән.
Язмышка да һәм сиңа да,
Әлбәттә, һич юк үпкәм.

Хисләр йомгагы сүтелер
Очрасаң шул сукмакта.
Мин яратырга өйрәндем
Сине …тик синнән башка.

Әгерҗе шәһәре.