Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 10-2018
7.03.2018

Әдәби сәхифә 10-2018

 Фәридә Айдарова
Иң кадерле кешем син – әни

Мин әнинең ачык карашыннан
Һәрчак кадер тоеп яшәдем.
Кайчак аңламыйча, күпчак аңлап,
Яшен булып атылып яшьнәдем.

Мин әнинең ачык кочагына,
Җылы эзләп, сусап сыендым.
Мин алганнан әни күбрәк биргән
Назларына һәрчак коендым.

Мин әнинең сабыр канатлары
Сынган чагын бер дә күрмәдем.
Аның киңәшләрен тотмаганга,
Үзем сындым кайчак, белмәдем.

Ана булгач кына аңладым мин
“Әни” сүзе ничек кадерле!
Ана кочагында икән бөтен җылы,
Эретерлек тимер бәгырьне!

Әниләрнең сабыр канатлары —
Ышанычлы терәк икән ул.
Ана киңәшләре, ана назы
Артык булмый, кирәк икән ул. Әгерҗе шәһәре.

Дифинә Җәлилова
Мөгаллимә

Күңелемә нур алам
Мәчеткә йөрүдән мин.
Дәресләре җанга азык
Дини мөгаллимәмнең.

Сокланам мин аңа карап –
Кайдан сабырлык ала?!
Өлкән бит без, кагыйдәләр
Авырдан истә кала.

Һәрбер аваз әйтелешен
Кабатлата артыннан.
Тавышында гүя сихәт
Бирүче көч бар сыман.

Дини сабаклар өйрәтеп,
Рухи көч биргәненә.
Рәхмәт әйтәм милли җанлы
Изге мөгаллимәмә.

Ижау шәһәре.

Рамил Мухгалин
Язлар килгәндә

Язлар килә, кабатлана
Тагын күңел канатлана.
Җаннан шигъри моңнар тама
Куллар тагын каләм ала…

Кояш көлә зәңгәр күктә,
Тамчылар тама инде…
Язлар килә, җан ашкына
Йөрәкләр яна инде…

Язлар алып килә безгә
Әниләрнең бәйрәмен…
Котлы булсын, көлеп торсын
Язның тәүге бәйрәме!

Йөрәккә моң тама кебек
Боздан тамчылар түгел…
Еллар аркылы сагына,
Юксына сине күңел…

Гөлләр бүләк итәр идем,
Җырлар идем җырларым…
Әниләрнең исән чакта
Беликче кадерләрен!

Язның тәүге бәйрәменә
Чәчәк ата гөлләрең…
Дога юллыйм, якты булсын,
Әнием, каберләрең!

Исәнбай авылы.

Силүзә Мифтахова
Ике йолдыз

Бәйрәм бүген, икеләтә бәйрәм
Хатын-кызларыбыз көнендә.
Милләтебез горурлыгы булып,
Йолдыз балкыды илемдә.

Фигуралы шуып, кызларыбыз
Җиңеп чыкты куеп егәрен.
Күбәләктәй очып әйләнделәр,
Яуладылар җиңү үрләрен.

«Двойной аксель, тройной тулуп» —
Бу кызларнын иң төп алымы.
Алинә — милләтнең йөзек кашы,
Тыйнак кызы, даны, алтыны.

Киләчәктә дә сез гел шулай
Алдынгы сафларда булыгыз.
Күз тимәсен сезгә, матур кызлар,
Афәрин, дим, сез булдырасыз!

Ижау шәһәре.

Роза Фәрхетдинова
Әнкәм гөлләре

Тәрәз төпләрендә өйне бизәп
Үстерде әнкәем гөлләрне.
Хуш ис сибеп өйгә, аңкып торды
Ак чәчәкле исле гөлләре.

Куе кызыл бәрхет дигән гөлләр
Чын бәрхеттәй иде үзләре.
Тәрәзләргә карыйм үткән чакта,
Тик күргән юк андый гөлләрне.

Күз явын алырлык төрле төсле
Купшы, күркәм яран гөлләре.
Дүрт тәрәзә төбе шау чәчәктә
Сокландырмый иде кемнәрне.

Тәрбияләп карады һәрберен
Сусыз калып, алар кипмәде.
Бозлы тәрәзләр дә куркытмады,
Кызу кояш нуры өтмәде.

Күз алдымда тора бүгенгедәй
Әнкәем үстергән ул гөлләр.
Күңелдә уелган хатирәләр
Аның булганлыгын сөйлиләр.

Ижау шәһәре.

Зәбир Хәлимов
Җан

Җан өргән һәркемгә әнкәсе,
Барыбыз әнкәгә — бәбкәсе.
Иманың — жаныңның азыгы,
Нык булсын бу терәк-казыгың.

Йомшак сүз — шифадыр җаныңа,
Сеңсен ул мәңгегә каныңа.
Изгелек җәннәткә юл ача,
Җаннарны бирүе ай ачы!

Бу җиргә җаныбыз мизгелгә
Килә дә аша ул күкләргә.
Белмиләр изгелек эшләргә
Ашыгу кирәген күпләр лә…

Тәннәрнең газабы нәрсә ул?
Җаннарның газабын бирмәсен!
Ожмахка барасы туры юл —
Бары тик ак күңел, саф күңел!!!
Яр Чаллы шәһәре.