Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 1-2019
29.12.2018

Әдәби сәхифә 1-2019

Гөлфия Исхакова
Каләмдәшләремә теләк

Елга бер килгәнгә, Яңа елны
Өметләнеп көтә һәр кеше.
Тигез итеп килмәсә дә бәхет,
Һәр бәндәгә тия өлеше.

Моңа өстәп, без теләкләр телик
Дус-туганга, таныш белешкә.
Яхшы сүздән күңел эреп китә,
Куллар ятып тора һәр эшкә.

Саулык телим башта һәр кешегә,
Башыгызга кайгы сармасын.
Йөргән чакта изге эшләр белән
Кул-аякларыгыз талмасын.

Ак хыялларыгыз чынга ашсын,
Ак өметләр бирсен җимешен.
Күмәр өчен гөлчәчәккә җирне
Дәүләт, халык бирсен бар көчен.

Башлаган эш һәрчак уңыш бирсен,
Изге теләк кенә үтәлсен.
Яныбызда бары дуслар булсын,
Тынычлыкка ниләр җитә соң?

Хезмәтегез шатлык бирсен сезгә,
Якты уйлар, хисләр уятсын.
Гаиләдә бәхет, шатлык артсын,
Битарафның башын уйлатсын.

Бу Яңа ел байлык алып килсен,
Һәрбер йортка, һәрбер кешегә.
Танышларга, таныш түгелләргә,
Теләкләрем тирә-күршегә.

Каләмдәшләр! Сезгә ак уңышлар,
Илһам килсен көткән чагында.
Романмы ул, шигырь дистә-дистә,
Яңа китап тусын тагын да.

Журналистлар, Яңа елда сезнең
Каләмегез туктап тормасын.
Мәкаләләр эчтәлекле тусын,
Язмыш сикәлтәләр кормасын.

Воткинск шәһәре.

Силүзә Мифтахова
Кышкы матурлык

Көмеш буяуларга манылганмы
Ботаклары һәрбер агачның?
Сихерләнеп калам матурлыктан,
Карап торып күзем талганчы.

Кулларымны сузып, йөгереп килеп,
Кысып алыр идем кочакка, —
Җиһанның бу чиксез гүзәллеге
Куркам сыймас, диеп, колачка.

Бәйрәм алды, кышның суыгы,
Такырайтты сукмак — юлларны.
Кыңгыраулар таккан парлы атлар
Алып килсен Яңа елларны.

Көмеш кыңгыраулар чыңлавы
Хәтерләтә үткән елларны.
Чыршы тирәсендә жырлап-биеп,
Кыш бабайны көткән көннәрне.

Суыклары әгәр куркытмаса,
Исләр китмәс иде кышларга.
Чыршы-нарат исе таралмаса,
Булмас иде Яңа еллар да.

Ижау шәһәре.

Гыймран Сафин
Кыш бабай һәм хакерлар

Тагын бер Яңа ел килә,
Якты нур чәчеп күңелгә.
Шатлан дөнья! Хәсрәт чигеп
Утырыр вакыт түгел лә!

Бер ел кылган ялгышларны
Утка ягып өтәр вакыт.
Уңышлы эш, бәхет-шатлык
Кыш бабайдан көтәр вакыт.

Яңа гасыр Кыш бабае
Капчык асып йөрми хәзер!
Компьютер белән принтер…
Бер, ике, өч… Бүләк әзер!

Йә Интернет кибетеннән
Ислемай һәм “текә” шәраб,
Затлы Кытай бүләкләре…
Искитәрлек, “чүпчи” харап!

Ә быел (шайтан алгыры!)
Кем шундый “ЧП”ны күргән?
Кыш бабай компьютерына
Мәлгунь хакер үтеп кергән!

Ә Кыш бабай каушап калган!
Нишләсен инде ул фәкыйрь?
Компьютерда бүләкләрне
Бутап бетергән бит хакер.

Хезмәт хакы арту түгел,
Күп нәрсәгә бәя арткан.
Кая барса да, ярлының
Иске туны йөри арттан.

Газга, суга, электрга,
Өстәлгән түләүләр чүпкә.
(Хезмәт халкы баеп китеп
Сикермәсен әле күккә!)

Күп ашап симерә халык –
Бу гадәтне ташласыннар.
Сыер мае урынына
Кокос мае ашасыннар.

Ә хакерлар үзгәрткәннәр
Алдау өчен алымнарны:
Компьютерда үстергәннәр
Халык өчен салымнарны.

Ә хакерлар кайдан, кемнәр…
Кем әйтә ала тәгаен?
Корткычлыкны инглизләр*
Эшләгәннәрдер, мөгаен!

*Инглизләрнең Рәсәйне “Скрипальләр эше”ндә гаепләргә тырышуларына ирония.

Ижау шәһәре.

Әлфирә НИЗАМОВА
Олы бәхет

Көлемсерәп, көнгә кереп барам,
Иске елның иске көненә…
Сугар сәгать… җаннар тоташырлар
Яңа елның яңа төненә…

Күңел кабат тиз-тиз баскыч куяр
Өмет-уйдан хыял күгенә…
Догаларга төренеп, ак теләкләр
Ояларлар йөрәк түренә…

Көлемсерәп, көнгә кереп барам,
Иске елның соңгы көненә.
Яңа елга аяк басу насыйп,
Күңелләр бит шуңа сөенә.

Олы бәхет яңа елга керү
Исәнлектә, бәхет, саулыкта…
Илләр тыныч булып, яшик әле
Бәрәкәтле байлык, муллыкта!

Көлемсерәп, көнгә кереп барам
Бәхет юрап килер көннәргә…
Чәчәк кебек карлар ак нур сала,
Сөрмә тарта керфек, күзләргә…

Исәнбай авылы.

Вәҗиһә Заһидуллина
Яңа ел килә

Агачлар ап-ак бәстә,
Тирән йокыга талып.
Кар бөртекләре төшәләр
Җиргә Яңа ел алып.

Җемелдиләр алар җирдә,
Тылсымлы нурлар чәчеп.
Җир саклана суыклардан
Җылы ак тунын киеп.

Кар бөртекләре сибелгән
Әйтерсең лә көмешләр.
Йөрәкләрдә иң саф хисләр,
Балкый якты өметләр.

Яңа елга изге теләк —
Илдә иминлек булсын!
Кыш бабай өләшсен бүләк,
Шатлыклар ташып торсын.

Ижау шәһәре.

Конкурска

Рима Зарипова
Кыш бабайга хат

Тәрәзәдән беренче кар күреп,
Әй сөендем балачакта күк.
Карлар белән тиздән Кыш бабай да
Килеп җитәр күчтәнәч өеп.

Юлга чыкканчы ук минем хатны
Ачып укыр әле Кыш бабай.
Башка теләкләрне үтәгәндә,
Минем теләкне дә күр, бабай!

Кыш бабайдан нәрсә сорыйм икән,
Авырайтмый бүләк капчыгын?!
Ак карларын бүләк итсен миңа,
Кышкы матурлыкның чып-чынын.

Балачактан бирле сагындыра
Кыш бабайлы матур уенчык.
Шул чакларның истәлеге итеп,
Кыш бабакай, өйгә кереп чык!

Кичкетаң авылы.