Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 1-2018
1.01.2018

Әдәби сәхифә 1-2018

Ибраһим Биектаулы
Теләгем

Әй, дусларым,
Җирдән күккә карыйк –
Яшик әле шаян, шук булып!
Кунагыбыз – хәерле Эт елы
Хезмәт итсен тугры эт булып!
Янсын гомер якты ут булып!

Ижау шәһәре.

Наилә Харисова
Эт елын каршылап

Этләр шундый: хуҗам юк, дип
Яламыйлар ят кулны.
Этләрдәнме өйрәнәсе
Иманга килер юлны.

Кешеләрнең якын дусты
Эт булган гомер бакый.
Бәндә берсен-берсе сата,
Этләр тугрылык саклый.

Койрык болгамас читләргә,
Үзенекен бирмәс ятка.
Хатиколар ияреп китмәс
Сынык күрсәткән якка.

Юньсез бәндәләргә: “Эт!”- дип,
Рәнҗетәләр этләрне.
Эт булып карасын әле
Кешеләрнең күпләре.

Эт елын каршылап, изге
Теләкләрне теләшик.
Якыннарга һәм дусларга
Эт кебек тугры яшик!

Әгерҗе шәһәре.

*Хатико — акита-ину нәселле эт. Япониядә тугрылык символы.

Гөлфия Исхакова
Гөрләшеп яшик!

Эт елына кереп барыш,
Көртләр, таулар юк кардан.
Салкыны да юк урамда,
Тик әтәч эшләп арган.

Ник дилбегәсен җибәргән,
Әтәч елын озатмый?
Әллә эттән курыкканмы?
Тиктормас йоклап ятмый.

Ышанычым юк этләргә,
Алар бит төрле-төрле.
Белгәнемчә, үз итәләр
Хуҗаны бердәнберне.

Ә без бик күп җир шарында,
Кемгә ярап бетәр ул?
Һәркемгә дә өреп йөрсә,
Бик тиз дуслык бетәр ул.

Каршы алыйк Яңа елны
Елмаеп көлеп кенә.
Ел үтсен бәхет, шатлыкта,
Кайгылар күрми генә.

Күк түрендә кояш көлсен
Җылы өстәп күңелгә.
Игелекләр, изге эшләр
Башкарыйк бергә-бергә.

Яшәтик туган телне без,
Гореф-гадәтне саклап.
Ата-бабайлар мирасын
Бирмик үтәргә таптап.

Тынычлыкка берни җитми,
Кояшлы булсын көннәр.
Кышын ап-ак булсын карлар,
Җәй чәчәк атсын гөлләр.

Ишетелсен тирә-якта
Шат балалар тавышы.
Чишелсен уңай бар җирдә
Милли мәктәп язмышы.

Эт елымы, бет елымы –
Тынычлык булсын илдә.
Дус, тату булсын бар милләт,
Гөрләшеп яшик җирдә.

Воткинск шәһәре.

Саҗидә Аширова
Дуслар белән Яңа елга!

Көтеп алган карлар яуды.
Эт елына керәбез.
Киләчәккә өмет баглап,
Имин тормыш корабыз.

Ап-ак карлар күңелләргә
Сафлык, пакьлек иңдерсен.
Көтеп алдык Яңа елны –
Шатлык, бәхет китерсен.

Әй, дусларым, эт елында
Калмыйк әле этлектә.
Бер-беребезне хөрмәт итеп
Яшик без бергәлектә.

Эт – кешенең тугры дусты,
Дусларыбыз күп булсын!
Илләребезгә иминлек,
Күк йөзе балкып торсын.

Ижау шәһәре.

Зөһрә Камалиева
Яңа ел төне

Җиһанда ләйсәндәй ак карлар
Җемелди юлларга сибелеп.
Яңа ел киченә ямь өстәп,
Чыршылар бизәлә иң элек.

Күңелгә бөркелә саф һава
Хисләрне төйнәгән наз кебек.
Ал таңдай күкләрдә — ак болыт,
Йолдызлар яктырта нур булып.

Бизәкле ак чиләк тирбәлә
Ай кызы Зөһрәнең иңендә.
Нур сибеп, якыртып җиһанны,
Тулган ай чакыра үзенә.

Яңа ел кичләре үзгә ул,
Серле дә, ямьле дә, сихерле.
Дөньяда тынычлык булганда,
Кардай саф кешеләр күңеле.

Ижау шәһәре.

Фәридә Айдарова
Яңа елга — яңа ышаныч

Уйларыма уралыплар бетәм,
Салыр савытлар да тапмыймын.
Эч пошыргыч сөйләшүләрдән дә
Күңел тынычланмас, аңлыймын.

Кеше күңеленең капкаларын
Бик сак кына телим ачарга.
Авыр сүзләр әйтеп рәнҗетсәләр,
Тырышмыймын һич тә качарга.

Ялыктыра, ахры, бертөслелек.
Яңалыкны сагынып көтәмен.
Уңышларга сөенәм, күңелемдә
Ихлас сүзләр генә йөртәмен.

Яңа елга яңа ышанычлар,
Яңа гамьнәр белән атлыймын.
Үткәнемнең якты мизгелләрен
Йөрәк түрләремдә саклыймын.

Әгерҗе шәһәре.

Дилбәр Хәмәтдинова
Максатлар чынга ашсын!

Менә тагын ел ахыры җитә,
Яңа елга аяк басабыз.
Яңа өмет баглап тормышларның
Яңа битен янә ачабыз.

Янә карлар ява, ак бәхеттәй
Яңа елның яңа карлары,
Шул карлардай бәхет яусын безгә,
Артта калсын борчу-зарлары.

Яңа еллар ел да кабатлана,
Ел саен без аны көтәбез.
Һәм нигәдер Яңа елдан һәрчак
Могҗизалар өмет итәбез.

Ә могҗиза үзебезнең кулда!
Ятмыйк аны көтеп кемнәндер.
Зур максатлар куеп, Яңа елда
Ирешергә язсын — теләк бер!

Ижау шәһәре.

Рамил Мухгалин
Теләкләр

Ябалак-ябалак кар төшә
Акка төреп дөньяны.
Яңа еллар якынлаша
Бик көтәбез без аны.

Яңа елга — яңа теләк
Һәрбер йөрәк түрендә
Тынычлык, байлык насыйп ит,
Ходай, туган җиремә.

Татулыкта, бердәмлектә
Яшәсен барча халык.
Сабыйлар да куандырсын
Җиһанга аваз салып.

Сөенечтән, шатлыклардан
Балкысын барча йөзләр.
Яңа елда кабул булсын
Безнең теләкләр, сүзләр.

Ижау шәһәре.