Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - “Әдәби марафон”да бергәләп катнашыйк!
12.03.2020

“Әдәби марафон”да бергәләп катнашыйк!

Быел без — Удмуртиядән 4 кеше — X Дөньякүләм «Әдәби марафон»ның җиңү­челәре булдык. Шул уңайдан Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәге бинасында узган бүләкләү тантанасында катнашу бәхетенә ирештек.

Бу көнне “Пирамида” гөр килеп торды. Финалга чыккан меңнән артык милләттәшебез җыелган иде бирегә. Әлеге чарада татар зыялылары, әдипләр, шагыйрьләр, язучылар, республика җитәкчеләре, матбугат әһелләре белән бергә ана телебезнең туган көнен бәйрәм иттек, язучылар белән очраштык, аралаштык, истәлеккә фотоларга төштек.

Әлеге бәйге китап укуга кызыксыну уятуга яхшы этәргеч булып тора. Мин “Әдәби марафон”да өченче тапкыр җиңүче булдым. Тик бүләкләү тантанасына беренче тапкыр гына барырга җай чыкты. Финалистларны бүләкләү җырчыларның чыгышлары белән үрелеп барды. Айгөл Бариева, Нәфисә Назарова, Лилия Шәмсуарова җырларын рәхәтләнеп тыңлап, язучы, шагыйрьләрнең чыгышларын тыңлап хозурландым. Алга таба да “Әдәби марафон”да катнашу теләгем артты. Ахырда әдәби марафончылар гимнын җырлаганда ана телем өчен горурлык хисләре кичердем. Китап һәм тел бәйрәмендә җиңүчеләрне котларга абруйлы кунаклар килгән иде. Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин, Данил Салихов, Римма Ратникова, Галимҗан Гыйльманов, Ләбиб Лерон, Айгөл Әхмәтгалиева, Зифа Кадыйрова, Рабит Батулла, Фәүзия Бәйрәмова, Камил Сәгъдәтшин һ.б. җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр һәм грамоталар тапшырдылар.

Быел халык санын исәпкә алу кебек зур чаралар көткән вакытта мондый чара тагын да мөһим. Чөнки “Әдәби марафон” туган телгә мәхәббәт, аны өйрәнүгә кызыксыну уяту белән беррәттән, үзебезнең кем һәм нинди милләттән булуыбызны тагын бер кат искә төшерә.

Унынчы “Әдәби марафон”да катнашучыларның 1082се финалга чыкты. Аларның 307се — мәктәп укучысы. Иң өлкән катнашучы — Лаештан, аңа 72 яшь, иң яшь катнашучыга — 6 яшь. «Теләк булу гына кирәк, чикләр юк. Чикләр безнең башыбызда гына бар”, — ди Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары , проект авторы Раил Гатауллин.

Тулырак язманы газетаның 11нче саныннан укый аласыз.

Гөлнара Вәлиева.