Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Әдәбиятка ничек җан өрәсе?
16.05.2018

Әдәбиятка ничек җан өрәсе?

Сер түгел: совет чорында әдәбият компартиянең катгый контроле астында булды. Компартиянең ни өчен сүз ирегеннән курыкканлыгының сәбәбе дә ачык: илдә ачлы-туклы гына яшәгән халыкка сүз иреге биреп, сәяси партияләр оештырырга да ирек куйсаң, властьтан бәреп төшерәчәкләрен көт тә тор. Шуңа күрә цензура компартия сәясәтенә тел-теш тидерә торган әсәрләрне бастырып чыгарырга ирек бирмәде.
Ә әдәбиятта дөреслек дәгъва­лау­чылар йә чит илгә чыгып китәргә (А. Солженицын, И. Бунин, Гаяз Исхакый һ.б.), йә төрмәләрдә (Ибраһим Сәлахов, В. Шаламов һ.б.) газап чигәргә мәҗбүр булганнар.
СССРда идеология эше белән идарә итүчеләр язучылар өчен камчы белән бергә татлы прәннек тә әзерләгәннәр иде шул. КПСС җитәкчеләре күңеленә хуш килерлек әсәрләр язган кешеләргә гонорарларны да, орден-медальләрне дә, дәүләт дачаларын да һәм дөнья җәннәтенең башка рәхәтлекләрен дә мулдан өләшәләр иде.
Бөек дәүләт таркалып, ил базар икътисадына күчкәч, беренче карашка, әдәбият өчен хөррият заманы килде: ниһаять, халыкка сүз иреге бирелде (ни теләсәң – шуны яз), цензура бетте, дәүләт нәшриятыннан башка шәхси нәш­риятлар барлыкка килде һ.б. Ләкин (ни гаҗәп!) әдәбиятта чәчәк ату күзәтелми. Яңа Шолоховлар да, Гамзатовлар да үсеп чыкмадылар. Илне дә, дөньяны да шаулатырлык гениаль әсәрләр язучылар да юк. СССР вакытында сүз иреге дау­лап йөргән “даһи”лар да телләрен тешләделәр. “Демократия” дә, сүз иреге дә әдәбият әһелләре өчен башка “оҗмах җимешләре” алып килделәр шул.
Язучылар берлекләре дәүләт струк­турасы булудан туктап, җә­мәгать оешмаларына әверелделәр. Ә җәмәгать оешмалары үз көннәрен үзләре күрергә тиешләр (теләсә кайдан акча тап та, үз эшеңне оештыр!), орден-медальләрне дә, башка “оҗмах җимешләрен” дә оныт дигән сүз. Язучылардан камчы белән бергә “прәннекне” дә тартып алдылар. Ярый әле Татарстанда биш елга бер булса да язучыларга дәүләт хисабына китап чыгарырга рөхсәт итәләр, иншаллаһ. Аңа гонорар да түлиләр. Рәхмәт Татарстан Хөкүмәтенә. Ә бит башка төбәкләрдә бу юк.
Мисалга ерак барасы юк – үзе­без яши торган Уд­муртиядә дә иҗатка киң юл ачык дип әйтеп булмый. Классик әдәбияты бик саллы әсәрләргә, зур талантка ия язучыларга бай булган республикада бүген Язучылар берлеге язмышы турында күңелсез “имеш-мимешләр” ишетергә туры килә. Яңа власть әһелләренең җирле әдәбиятка карашы турында хәбәрләр юк.
Милли китапханә, үз бинасы ярымҗимерек хәлдә булганга, башка төрле биналарда “квартирант” хәлендә эшли. Ярый әле эшен туктатмый – анысы өчен дә рәхмәт! Эшләп торган китапханәләрдә дә халык тулып тора дип әйтеп булмый.
Республика халкының әдәбиятка, республика китапханәләренә карашын уңай якка үзгәртү, аеруча удмурт язучылары әсәрләренә яшь буында кызыксыну уяту рес­публика җәмәгатьчелеге өчен мөһим проблема булып тора. Менә шушы максатларны күздә тотып, республиканың Милли китапханәсе Мәдәният министрлыгы һәм “Удмурт кенеш” оешмасы алдында шундый тәкъдим белән чыга: һәр елны нинди дә булса районны республиканың әдәби башкаласы итеп сайларга. Ул районда әдәбият көннәре үткәрүнең киңәйтелгән еллык планын төзергә һәм шул план нигезендә район үзәгендә, авылларда һәм Ижауда халыкны язучыларның әсәрләре белән таныштыру, китап күргәзмәләре, язучылар белән очрашулар, яңа китапларны тәкъдим итү кичәләре, шигырь уку конкурслары, әдәби кичәләр үткәрү, җирле драматургларның әсәрләре буенча куелган спектакльләрне театр­ларда карауны оештыру һәм башка файдалы чаралар үткәрү күздә тотыла.
Республика җитәкчеләре бу файдалы инициативаны хуплыйлар һәм 2017 елда әдәби башкала итеп Алнаш районын сайлыйлар. Алнаш районы әдәби елны лаеклы уздыра. Ә 2018 елда әдәби башкала итеп Можга районы сайлана. 30 мартта Халыклар дуслыгы йортында шушы вакыйгага багышланган күңелле генә кичә үткән иде. Әлеге җылы, матур, эчтәлекле кичә әле дә күңел түрендә тора. Можга районының республикада әдәбият көннәре үткәрү комиссиясе кичәне оештыру өчен зур эш башкарган иде.
Фойеда Можга үзешчәннәре кү­ңелле җыр­лар, биюләрдән торган концерт белән тамашачыны каршы алалар, милли киемнәр кигән удмурт чибәрләре һәр тамашачыны перепеч белән сыйлыйлар. Бик матур йола. Мин шәхсән мондый нәрсәне беренче тапкыр күрдем. Һәр тамашачыга “Удмуртиядә 2018 елда Можга районы әдәбияты көннәренең программасы”н бир­деләр. Программа буенча бик зур күләмле файдалы чаралар үткәрү күздә тотыла. Тик кәгазьдә генә калмасын, тормышка ашырылсын иде ул чаралар. Бездә бик еш кына матур планнар төрле сәбәпләр аркасында үтәлмичә дә калалар.
Кичәдә Милли китапханә дирек­торы Т.В.Тенсина районнарда әдә­бият көннәре үткәрүгә зур әһәмият бирелү турында һәм аның максаты, халыкны китапханәләргә тарту, социаль челтәрләрдән башны күтәреп, карашны китапларга юнәлдерү булуын билгеләп үтте. Әдәбиятның халык вөҗданы икәнлеген күпләр оныта башладылар.
Быел Удмуртия Милли ки­тап­ханәсенә 100 ел тула икән. Шуңа күрә бу чараның әһәмияте икеләтә арта. Оештыручылар Можга районыннан чыккан язучылар турында тирән эчтәлекле кызыклы видеофильм төшергәннәр, тамашачылар аны кызыксынып карады.
УдДУ доценты Вера Пантелеева Можга районыннан чыккан язучыларның иҗатлары, тормыш юллары турында күләмле доклад белән чыгыш ясады, ул видеофильм белән бергә уңышлы кушылып, чыгышны җанландырып җибәрде.
Кичәдә Удмуртия мәдәният министры Владимир Соловьев, УР иҗтимагый палатасы рәисе Павел Вершинин, Можга районы депутатлар советы рәисе Галина Королькова һ.б. чыгышлар ясадылар.

Докладларда, чыгышлар­да сүз инде бакыйлыкка күчкән язучылар, аларның иҗатлары турында гына барды. Ә бүген ул районнарда әдәби иҗат ничек үсә, яшьләр киләме, иҗат әһелләренә нинди игътибар бар республикада? Бу сорауларга җавап ишетелмәде. Удмуртия Язучылар берлегенең авыр хәле турында бер сүз әйтүче дә булмады. Ни гаҗәп, әдәбият турында сүз барган кичәдә язучылар берән-сәрән генә күренделәр. Вячеслав Ар-Серги, Владимир Михайлов һәм тагын берничә кешене генә күрдем кичәдә.
Күрәсең, язучылар якты килә­чәккә ышанычларын югалтып, төшенке күңел белән яши башлаганнар. Ә бит Милли китапханәнең бу инициативасы нәкъ менә китапханәләргә укучыларны тартуга гына түгел, ә республикада әдәби иҗатка җан өрүгә, ул эшкә бер импульс бирүгә дә юнәлдерелгән иде.

Гыймран Сафин, Ижау шәһәре.

Редакциядән: Республика Милли китапханәсенең бу файдалы башлангычына уңышлар телибез. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: әдәби еллык татар әдәбиятына да кагыла. Әдәби еллыкның барышы турында хәбәрчеләребезнең язмаларын көтеп калабыз.