Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Алтын йомгак - Әгерҗе шәһәренең 4нче мәктәп укучылары бездә кунакта
11.04.2018

Әгерҗе шәһәренең 4нче мәктәп укучылары бездә кунакта

Алтын йомгак

Алинә Сәлимова

“Алтын йомгак” – көткән кунак,
Тәгәрәп дуслар таба.
Тиз тәгәри, танышлары
Артканнан-арта бара.

“Яңарыш” белән берлектә
Бик күп җиргә җитәрсең.
Белем серләре илендә
Мөгаллим күк йөртәсең.

Туган телне яратырга
Синнән үрнәк алабыз.
“Алтын йомгак” белән бергә
Зур тормышка барабыз.

Язгы дәрт

Динара Латыйпова

Шаулап-гөрләп язлар килә җиргә,
Түбәләрдән тама тамчылар.
Җылы яктан кайтучы кошларны
Балалар шатланып каршылар.

Гөрләвекләр ага челтер-челтер,
Барып җитәрбез, дип, елгага.
Кояш көлеп, бозларны эретә,
Су сыеша алмый ярларга.

Елга ага, ярларына кага,
Дулкыннары кая ашкына?
Сулар ташып, ярларыннан чыга,
Бозлар китә ашыга-ашыга.

Яз, яз килә! Табигать уяна!
Кошлар сайрый юкә-талларда!
Туган ягым яшеллеккә күмелә,
Көч-дәрт өстәп барлык җаннарга!

Кычыткан белән тигәнәк

Язгы кояшның беренче җылы нуры сибелү белән кычыткан җирдән калкып чыга да мактана башлый икән. Көн мактана, төн мактана. Мин барлык үсемлекләрдән дә җитез, көчлерәк, файдалырак. Мин барлык туфракта да үсә алам. Минем орлыкларым җил белән як-якка чәчелә. Мин үзем монда үсеп утырсам да, минем бәбиләрем аланның төрле почмагында үсеп чыга ала. Минем кечкенә энәләрем барлык кеше, хайваннарны куркытып тора. Ә иң файдалы үлән булуымны әйтеп тә тормыйм.
Көннәрдән беркөнне кычытканнан ерак түгел бер тигәнәк үсеп җитә. Ул кычытканнан зуррак та, көчлерәк тә, җитезрәк тә. Ул бик тыйнак, акыллы, игелекле, ләкин бер дә мактанырга яратмый икән. Мактанчык кычыткан тигәнәк белән бәхәскә кергән. “Минем орлыкларым синекеннән ераккарак чәчелә”, – дигән. Ә тыйнак тигәнәк бер дә тарткалашмаган. Менә аларның орлык­лары җитешкән. Тигәнәкнең орлыклары хайваннарның тиреләренә, кешеләрнең киемнәренә эләгеп, әллә кайларга киткәннәр. Кычыткан бик күп мактанса да, бу бәхәстә җиңә алмаган.

Алсу Муллаәхмәтова.

Татар теле укытучылары — Фәридә Хафизова, Әлфия Заһретдиновалар әзерләде.