Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Әбиләр – гаиләнең терәге
26.05.2022

Әбиләр – гаиләнең терәге

26 май Удмуртия Республикасында Әбиләр көне буларак билгеләп үтелә.

Элек-электән әбисе булган бала бик бәхетле саналган. Чөнки мондый гаиләдә тәртип, өлкәннәргә карата ихтирам, туган телгә, гореф-гадәтләргә мәхәббәт тәрбияләнгән. Кызганыч, бүгенге көндә күпчелек яшь гаиләләр әби-бабайлар белән бер йортта яшәмиләр. Ә балаларны әбиләр түгел, урам, телефон тәрбияли. Чөнки әти-әниләре акча эшли, дөнья көтә. Шулай буыннар бәйләнеше дә өзелә. Әбиләр көне нәкъ менә шуны истә тотып, яшь буынны тәрбияләүдә әбиләрнең ролен арттыру максатыннан 2012 елда барлыкка килде.
Әбиләр, сез тыйнак та, сөйкемле дә, эшчән дә, сабыр да. Дөнья йөген күтәрү өстенә, гаилә учагын да сүндермичә дөрләтеп торучы да. Сез – өйләребезнең яме, ашларыбызның тәме. 100 яшен тутыручы Маһинур Шәймөхәммәт кызы Губашева (Тимершина) турында да балалары, оныклары шулай диләр.
1922 елның 3 июнендә Әгерҗе районы Уразай авылында дөньяга килеп, сугыш дигән ачы хәсрәтнең фаҗигасен үз күзләре белән күреп, ачлык-ялангачлыкны татып үсә Маһинур апа. Шуңа күрә сабыр, нык, түземледер ул. 19 яшендә Казанның 1311 нче эвакуацион госпиталенә шәфкать туташы булып җибәрелә. Анда 1945 елның апреленә кадәр яралы сугышчыларны дәвалый. Болгавыр заманнар күпме генә сынаса да, Маһинур апа сынмаган, сыгылмаган.
Бүгенге көндә ул Ижау шәһәрендә кызы Гөлнур һәм кияве Тәлгать тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яши. «Шушы яшемдә дә үз аягымда йөри алуыма, тыныч көннәрнең рәхәтен тоеп яши алуыма сөенеп туя алмыйм», – ди ул. (Маһинур апа турында тулырак язманы киләсе санда укырсыз)
Барлык әбиләрне бәйрәм белән котлап, чын әби булып, балаларын-оныкларын милли рухта тәрбияләүләрен, картлык көннәрендә бала-оныкларының игелеген күреп, рәхәттә, муллыкта, бәхетле булып яшәүләрен телибез.