Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Һөнәри осталыкларын сынадылар
25.10.2017

Һөнәри осталыкларын сынадылар

«Абилимпикс» – инвалидлар һәм сәламәтлекләре чикле булган кешеләр арасында һөнәри осталык чемпионаты. Беренче тапкыр ул Япониядә 1953 елда үткәрелә. Соңыннан ярышлар халыкара дәрәҗә статусын алалар. 1972 елдан 46 илне берләштергән чемпионатны Халыкара Абилимпикс Федерациясе уздыра.
2015 елда әлеге чемпионат Рос­сиядә беренче тапкыр уздырыла. Ярышны Россия дәүләт социаль университет оештыра. Конкурста студентлар һәм яшь белгечләр — 45 һәм мәктәп укучылары 6 юнәлештә көч сынашалар. Илебезнең күп кенә шәһәрләрендә «Абилимпикс» агымының регион үзәкләре барлыкка килә. Чемпионатның төп максаты — сәламәтлеге чикле булганнарга һөнәрчелеккә кушылырга, яшь белгечләргә һәм укуын яңа гына тәмамлаган яшьләргә хезмәт базарына керергә ярдәм итү.
«Абилимпикс» чемпионатына быел Удмуртия дә кушылды. Региональ этапта республиканың төрле шәһәр-районнарыннан килгән, күрү һәм ишетү сәләтләре начар, терәк-хәрәкәт системасы авыру булган 29 конкурсант үз көчләрен сынап карады. Алар пешекче эше, сәүдә, медицина һәм социаль ярдәм, башлангыч сыйныфлар укытучысы, машиналар төзекләндерү номинацияләре буенча ярыштылар. Ярышта катнашу — матур киләчәккә старт, дип уйлыйм. Чөнки биредә аралашу мәйданы да киң. Катнашучылар үзләре өчен тәҗрибә дә туплый, эш тәкъдим итүчеләр белән дә таныша ала. Бу – киң кырлы эшчәнлек мөмкинлеге тудыру дигән сүз”, — диде Удмуртиянең Фән һәм мәгариф министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Светлана Болотникова.
Чемпионат Советлар Союзы Герое Ф.А. Пушин исемендәге Ижау медицина көллиятендә, Республика педагогика көллиятендә, Ижау сәүдә-икътисад техникумында һәм Ижау политехник көллиятендә уздырылды. Катнашучыларның эшләренә 47 һөнәри белгеч бәя бирде, ярышларны оештыруда 100дән артык волонтер ярдәм итте.
Беренче көнне үк эш мәй­данчыклары гөрләп торды. Миңа сәүдә-икътисад техникумында пешекчелек эше юнәлеше буенча барган ярышларны күзәтү бәхете тәтеде. Техникум лабораториясендә 5 катнашучы үзләренең оста пешерә белүләрен күрсәттеләр. Алар порцияләре бер төрле күләмдә булган кайнар ризык – кыздырыл­ган судак балыгы һәм гарнирга кыздырылган яшелчә әзерләргә тиеш иделәр. Белгечләр әзерләнгән ризыкны күп төрле критерийләр буенча бәяләделәр. Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү, пешерү өчен кирәкле ашамлыкларны тиешле дәрәҗәдә куллану, эш урынын чисталыкта тоту кебек шартларның үтәлүенә игътибар иттеләр, әзер ризыкның тәме, исе, тышкы кыяфәте, төсе, консистенциясе кебек сыйфатлар да югары бәяләнде.
Пешекчелек эше юнә­лешен­дә үз осталыгын әлеге техни­кумның “Җәмәгать тук­лануы предприятиеләре техноло­гиялә­ре” факультетының 4 курсында белем алучы Илшат Гастинов та күрсәтте. Аның тиз-тиз, шул ук вакытта җиренә җиткереп эшләвен күзәттем. Ул узган ел Мәскәүдә узган II «Абилимпикс» милли чемпионатында катнашып, 12 урынны яулап кайткан. “Минем өчен әлеге фестивальдә үземнең белемемне, мөмкинлекләремне тагын бер кат сынап карау мөһим. Тәҗрибә тупладым, яңа тәэсирләр алдым. Шулай ук чемпионатта эш тәкъдим итүче җитәкчеләрнең булуы да зур роль уйный. Алар безнең ничек эшләгәнне күрделәр, киләчәктә эшкә урнашырга да мөмкинлек булачак”, — дип сөйләде Илшат. Әлеге чемпионатның региональ турында яшь милләттәшебез 4нче урынны яулады.

Эльвира Хуҗина.