Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Һәр өйгә — Кыш бабай
29.12.2018

Һәр өйгә — Кыш бабай

Яңа ел алдыннан инвалид балалар һәм аларның әти-әниләрен берләштергән “Ассоль” иҗтимагый оешмасының волонтерлары шул исемдәге акция уздырдылар. “Без йөри алмый торган утыз баланы, өйләренә барып, бәйрәм белән котладык инде. Ярдәмгә мохтаҗ булган бер генә баланы да игътибарсыз калдырмаска тырышабыз. Өйләреннән чыгу мөмкинлеге булмаган балалар өчен Кыш бабай һәм Кар кызы килү әкияткә тиң. Бу акцияне уздырганда безгә гап-гади кешеләр булышалар. Хакимияттә дә безгә теләктәшлек белдерәләр”, — ди республиканың Иҗтимагый палата әгъзасы Александра Семенова.