Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Төп язма - Һәр әби игътибарга лаек
25.05.2020

Һәр әби игътибарга лаек

26 май – Әбиләр көне

Һәр елның 26 маенда Удмуртиядә Әбиләр көне билгеләп үтелә. Барысы да 2012 елда “Бураново әбиләре” “Евровидение”дә уңышлы чыгыш ясаганнан соң башлана. Республиканың ул вакыттагы президенты Александр Волков “Бураново әбиләре”нә рәхмәт белдереп, һәрберсен “Удмуртиянең халык артисты” бил-гесе белән бүләкли һәм алар чыгыш ясаган көнне Удмуртиядә Әбиләр көне дип игълан итә. Шуннан бирле ел саен “Известия Удмуртской Республики” газетасы “Минем әбием” дигән конкурс оештыра һәм аңа нәтиҗәне Әбиләр көнендә ясап, җиңүчеләрне зур залга җыеп зурлый. Ләкин быел коронавирус аркасында әлеге чара да көзгә күчерелде. Бу бер яктан яхшы да, чөнки конкурста катнашырга теләп тә, яраткан әбиләрегезнең фотосурәтләрен җибәрә алмаган булсагыз, менә дигән форсат туды. Аларны “Яңарыш” газетасына да юллый аласыз. Фотосурәткә аңлатма да язуыгыз сорала.
Көндәлек тормышта әбиләрегезгә сезнең игътибар җитәме? Назлы җылы сүзләрне еш әйтәсезме? Аларны аңлыйсызмы? Конкурс — бу хакта тагын бер уйланып, иң якын кешеләрегезгә бүләк ясау мөмкинлеге. Газетаның бу санында әлеге конкурста катнашучы Балезино районы Әхмәди авылында яшәүче Рәшидә Дюкина белән таныштырабыз. Газетаны укучы, аны яздырып, атна саен таратучы һәр әби игътибарга лаек.
Кадерле әбиләр! Барыгызны да бәйрәм белән котлап, сәламәтлек, имин мул тормыш телибез. Балаларыгыз, оныкларыгыз белән бер-берегезне бер сүздән, бер караштан аңлап, бәхет-сәгадәттә яшәргә язсын.
(Рәшидә Дюкина турында биредә укый аласыз).